Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кем ул Кенәбаш каһарманы: 12 яшьлек Ринат өч сеңелкәшен янгыннан саклап калган

9 июль көнне Кукмара районының Кенәбаш авылында агач йортта янгын чыгып, дүрт балалы гаиләне урамда калдыра. Республика матбугат чаралары сеңелләрен уттан коткарган малай турында каһарман дип язды. «Интертат» укучыларын шушы батыр егет белән таныштыра.

news_top_970_100
Кем ул Кенәбаш каһарманы: 12 яшьлек Ринат өч сеңелкәшен янгыннан саклап калган
фотолар Әлфия Хәлимованың шәхси архивыннан, "Кукмор ТВ " Вконтакте төркеменнән, МЧС сайтыннан

Кукмара районы Кенәбаш авылында янгын кичке 4 ләр тирәсендә чыга, янгын сүндерүчеләр килеп, 68 метр мәйданда утны сүндерә. Әлегә янгынның ни сәбәпле чыгуы билгесез.

Әлфия Хәлимованың бакчада эшләгән чагы була. Берзаман янгын турында кисәтү җайланмасы кычкырта башлый. Әлфиянең олы улы Ринат югалып калмый: шундук 11 һәм 7 яшьлек сеңелләре Әлфинә белән Камиләне һәм бу вакытта йоклап ятучы 2 яшьлек нәни сеңлесе Динияне уятып, тизрәк өйдән алып чыга. Бәхеткә, әле ул вакытта өй эчендә ялкын таралмаган була.

 

Фото: © ГУ МЧС России по РТ

«Әни, янабыз!» дип йөгереп чыкты»

Әлфия Хәлимова янгын турында улы «Әни, янабыз!» дип йөгереп чыккач белә.

Әлфия Хәлимованың кесә телефонында гаилә архивыннан берничә генә фото сакланып калган.

Фото: © Әлфия Хәлимованың шәхси архивыннан

– Мин бакчага чыкканда, 7 яшьлек кызым апасы белән баскыч төбендә уйнап утыралар иде, улым өйдә иде. Янгын кисәткечләр кычкырта башлагач, улым да, кызлар да өйнең котельный ягын ачып караганнар, анда идән яна башлаган булган. Алар курыкканнар инде, ишек ачуга төтен бәргән. Шуннан улым 11 яшьлек Әлфинә белән залда йоклап ятучы иң кечкенә сеңелләрен күтәреп алып чыкканнар. Аннары минем янга бакчага йөгереп чыктылар.

Мин кергәндә әле өй эчендә ут юк иде, ләкин котельный ягыннан янып килә иде. Мин тиз генә ишекне ачып кереп, документларны булса да алып чыгасы идем дә, төтен исенә керерлек түгел иде инде. Тиз генә ишекне яптым да, чыгып киттем өйдән.

Безне бер иске йортка урнаштырып торабыз диделәр, ләкин түбәсе дә начар, ремонт кирәк, диделәр. Июль-август айларында гына булса да яшәп тора алсак... Капкасы да ава башлаган инде аның, терәү терәтеп куябыз дип әйткән иде авыл җирлеге башлыгы. Балалар уйнап йөри башласа, өсләренә җимерелеп төшмәсме икән, дип уйлап утырам әле менә. Бәләкәй балалар тик тормый бит.

Ярдәм акчалары җыелса, арендага фатир да алып торырга булыр иде дигән өмет бар инде. Әлегә без хастаханәдә, янгыннан соң безне, теге иске йортны җыештырып, газларын тоташтырганчы шушында урнаштырдылар. Әле Камилә белән монда ятканда медицина тикшерүе дә узабыз, быел көз көне беренче класска керә, – диде Әлфия ханым.

 

Фото: © Әлфия Хәлимованың шәхси архивыннан

Әлфия ханым улы Ринат белән бик горурлануын әйтте.

– Улымның батырлыгына шаккатттым әле. «Син, улым, батыр икәнсең, ничек аңыңны югалтып егылмадың, ничек каушап китмәдең сеңелләреңне алып чыкканда, дидем инде. Кайбер бала югалып кала бит инде. Курыккандыр инде ул барыбер, әле 12 яшьлек бала бит үзе дә. 13 яше августта гына тула әле.

Кызлар да курыккан инде. Олы кыз белән уртанчысы «кайда яшибез инде хәзер» дип борчылалар, - дип сөйләде хуҗабикә.

Әлфия Хәлимова үзе хәзерге вакытта беркайда эшләми. Гаиләдә туендыручыны югалту буенча пенсия ала. Хуҗалыгында бакча үстергән, сарайлары булган, тик өч ел элек тол калгач, мал-туар асрамаган.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ 

«Үземне герой дип саныйм»

Герой егетләр белән сөйләшү бәхете гел тәтеми дип, Ринатның үзе белән дә сөйләшеп алдым.

– Курыктым инде, янгынны күргәч, бер минут вакытны да әрәм итмичә, бөтенесен алып чыктым. Сеңелкәшләремне бик яратам. Янгын турында сирена барлыгын белә идем үзем, шуны ишетүгә, котельныйны ачып карадым – идән яна иде. Курыксам да, өйгә кердем, төтен әле таралмаган иде, ишектән чыгарлык булды. Аннары гына әни янына йөгереп: «Әни, янабыз», – дидем.

Дусларың ни дип әйтте, дип сорыйм. 

Классташларның барысы да белмидер әле бу хәлләрне. Булат кына миңа ватсаптан «ничек сез анда» дип хәлләрне сорашып язды. Бу хәлләрдән соң үземне герой дип саныйм, - дип уртаклашты 7 нче сыйныфка күчкән Ринат.

«Алар гел дүртәү бергә, беркайчан берсен берсе калдырмый»

Сыйныф җитәкчесе Лилия Баһаманова Ринатны «бик булган малай» дип бәяләде.

– Бик акыллы, мәрхәмәтле егет, ярдәм сораган классташларының да бер үтенечен кире какмый ул. Алар класста биш бала, бер-берсенә булышып торалар. Күрше Починок Кучук мәктәбенә автобуста йөреп укыйлар. Әтисе булмагач, булыша инде, әнисенә дә, сеңелкәшләренә дә. Үзенчә тырыша, ләкин әти кулы, әтинең өйрәтүе җитми инде. Авыр инде үзләренә генә, әтисез дүрт бала белән бик авыр, шуңа күрә мәктәптә дәресләрен әзерләргә дә бераз ярдәм итәбез. Кием-салымнар белән дә булышабыз.

Бу очракта бик булдырган дип саныйм мин аны, сеңелкәше Әлфинә дә бик булышкан аңа, кечкенә сеңелкәшләрен калдырмагач, бик булдырганнар. Андый халәттә белеп булмый бит, Аллаһ сакласын, шок хәлендә югалып калулары да бар иде. Кемнәрдер, сеңелкәшләре йоклаганын онытырга да мөмкиннәр иде, дип уйлар, ләкин алар турында мин алай дип әйтмәс идем. Ринат белән Әлфинә – олыраклары кечкенә сеңелкәшләрен гел карап йөриләр. Урамда да күрәсең аларны – алар гел дүртәү бергә, беркайчан берсен берсе калдырмый. Мәктәпкә төшкәч тә, «абыем, сеңлем» дип эндәшәләр. «Әнием» дип бик якын итеп әйтәләр. Бик йомшак алар. Әнисен бик яраталар.

Ә уку елы башлангач, Ринатның батырлыгын мәктәптә берәр ничек билгеләп үтәчәксезме?

Тырышырбыз инде, Аллаһ боерса. Аны үрнәк итеп күрсәтәчәкбез инде, хастаханәдән исән-сау кайтсалар…

Аларга искерәк кенә йорт биргәннәр икән...

– Әйе, кичә шул өйне җыештырып чыгардык – укытучылар да, авыл советыннан да вәкилләр. Алар кайтышына әзерләп куйдык, әйберләр җыя башладык. Иске йорт инде, кыш көне торып булмый ул өйдә, идәннәре, тәрәзәләре черегән. Газга тоташтырылган, газ плитәсен тапканнар бугай инде, аны алмаштырырга кирәк. Әйбәтрәк өй булса, яхшырак булыр иде дә… Аларга фатир булса, әйбәтрәк булыр иде. Өйне бит аны гел рәтләп торасы, торган өйне дә гел төзәтеп торабыз бит. Алар үзләре дә күбрәк фатир ягын карый бугай инде. Ничегрәк булыр… – дип уртаклашты Лилия Рәфкатовна.

«Мин аңа хәзер тулысынча ышана алам»

Ринатның бик тере генә, ачык, аралашучан классташ кызы Гөлчәчәк Фатыйхова белән дә сөйләшү насыйп булды.

– Әйе, мин бу хәл турында беләм. Ринат ул батыр кеше, сеңелләрен ташлап китмәгән, курыкмыйча кергән. Герой дип уйлыйм инде мин аны. Әле үзенә берни язмадым, әлегә телефоны эшләмидер дип уйладым. Классташ буларак бик ярдәмчел, минем белән әйбәт сөйләшә, ягымлы, берәр нәрсә булса, яклый ала торган малай ул. Бу хәлдән соң, әлбәттә, хөрмәтем тагын да артты. Мин аңа хәзер тулысынча ышана алам. Без аның белән күрешеп торабыз авылда. Алар кайткач, уен мәйданчыгында күрсәм, «ничек хәлләрең» дип сорарга җыенам, «син молодец» дип әйтер идем, ләкин ул янгын турында сорашмас идем, чөнки бик куркыныч… Шулай да, аның урынында булсам, мин дә курыкмыйча кереп, коткарыр идем, ләкин Аллаһ сакласын инде… – ди Гөлчәчәк.

 

 

Батырлык тиешенчә бәяләнәчәк

Починок-Кучук авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятов әйтүенчә, күп балалы гаиләләрдә, ялгыз кешеләрнең һәрберсендә янгын турында кисәтү җайланмасы – сигнализацияләр куелган.

– Без андый хуҗалыкларны ел саен карап, йөреп чыгабыз, инструктаж үткәрәбез. МЧС шундый җайланмалар тарата. Калган гаиләләр дә шундый җиһазлар куя.

Хәлимовларның әтиләре 2019 елда вафат булды. Әлфия ханым дүрт баласын ялгызы үстерә. Өй янгыннан соң яшәрлек түгел, гаилә хәзер вакытлыча бер йортка урнаштырылды. Соңрак яңа йорт төзеп булыр дип өметләнәбез. Булышучылар булса, ярдәм кабул ителә. Авылдашлар, туганнары ярдәм күчерә башлады инде, – дип сөйләде авыл башлыгы.

Аның йорт-җирен төзеп тә булыр, анысы - дөнья малы, иң мөһиме, барысы да исән-сау булуына шөкер итәргә кирәк. «Интертат» батыр егетнең бу гамәле бәяләнәчәкме дип кызыксынды.

Ринатны батырлыгы өчен бүләкләү дә каралган, МЧС тарафыннан да, район тарафыннан да булырга тиеш, - дип вәгъдә итте авыл җирлеге башлыгы.

Тамчыдан күл җыела. Янгын фаҗигасе кичергән гаиләгә ярдәм итик, дүрт бала тиздән яңа өйгә күченер дип өметләник. Әлфия Хәлимованың карта номеры 5336 6901 5107 8724 (8-906-115-49-12 номерына беркетелгән).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100