Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кем күбрәк охшаган?»: Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе «Барби» стилендә киенгән

news_top_970_100
«Кем күбрәк охшаган?»: Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе «Барби» стилендә киенгән
Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчылар, блогерлар «Барби» стиле белән мәш килә. Блогерлар ал төстән киенеп, Барби хәрәкәтләре ясап, җәмәгать урыннарында кеше шаккатырып йөрсә, җырчылар клип төшерә, якыннарының туган көнен үткәрә.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе дә икенче кызлары Камилланың туган көнен «Барби» стилендә үткәргән. Кызлар «Барби» булып киенсә, егетләр «Кент» булган.

«Камилланың туган көнен уздырдык, фото куярга вакыт та булмады. Карагыз әле, монда кем күбрәк «Барби» килеп чыккан соң?» – дип язган 4 бала әнисе гаилә белән төшкән матур фото куеп.

Иҗади гаиләнең иҗатын һәм тормышын күзәтеп баручылар «матур гаилә» дип сокланган, изге теләкләрен юллаганнар һәм кемнең күбрәк Барбига охшаганын да язганнар. Күпчелек олы кызлары Элларины «чын Барби» дип белдергән.

Шундый матур фотолардан кимчелек эзләүчеләр дә табылган.

«Нигә ул Самирның чәчен алдырмыйсыз?» – дип сораучыга җырчы: «Дөресен әйтим, ышанмыйсыз, вакыт юк», – дип язган.

Җырчының язылучылары да Самирның «модный» прическасына «бәйләнерлек урын юк» дигән фикер белдергән.

Фото: © Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100