Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина «Суларда» җырына «Барби һәм Кен» стилендә клип төшергән. Матур килеп килеп чыккан, ал төстә киенгән парлы җырчылар суда йөзә.
Җәйнең соңгы аена кердек. Җәмәгать, эшләп каласы эшләр көн саен артып тора. Кояш нурлары астында кызынып су коенасы, укучыларны мәктәпкә әзерлисе, каййнатмалар, лечо ясыйсы, кыяр тозлыйсы… Әле клип төшерәсе, яңа җыр яздырасы, Ростовка һәм Мәскәүгә барып туй уздырасы, шул тыгызлыкта Рәзилнең песи, минем эт баласы аласы килә. Кайсын алырга киңәш итәсез? – дип тә язган Рәфинә Ганиуллина.