«Кем көрәшми, шуны к.т.нә тибә-тибә куачакбыз» – «Манзара» премиясеннән нәрсә көтәргә?
Рәсми ярышлардан аермалы буларак, көрәш дөньясына «шоу», «акча», «хайп», «чемпион билбавы», «Салават килә» дигән сүзләрне алып кергән һәм пыскып кына янган учакка бензин сибеп, бераз дөрләтеп җибәргән «Манзара» спорт һәм музыка премиясе быел да була.
Данлыклы совет фильмындагы «һәр елны 31 декабрьдә без дуслар белән мунчага барабыз» дигән сүзләрне үзгәртеп, «һәр елны гыйнвар башында без дуслар белән «Манзара»га барабыз» дип әйтеп була хәзер.
Журналист Айдар Шәймәрдановның хыялы һәм тырышлыгы белән каты җирдә ныклы тамыр җибәргән тамаша быел 14 гыйнвар көнне Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Машина буламы? Салават киләме? Күпме акча бирәләр? «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шушы һәм башка сорауларга җавап бирделәр.
«Кем дә кем көрәшми, аны к..нә тибә-тибә куачакбыз»
«Безнең «Манзара»ны тамаша итеп, татар көрәшенә игътибарны арттырасыбыз килә», – дип башлады сүзен ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. Көрәшкә багышланган матбугат конференцияләрендә Хәлил Хәмитович булмый калмый. Һәм ул һәр очрашу саен берничә фикерен кабатлый: көрәшкә тамашачыны хоккей һәм футболдагы кебек күп итеп җыярга кирәк, журналистлардан көрәшкә игътибар җитми һәм сөйләшеп көрәшү булмаска тиеш. Башка очрашуларда тагын бер базага әйләнгән «хатын-кызлар көрәшенә ничек карыйсыз?» дигән сорауга әйтелгән җавабы да шул фикерләр тезмәсенә кереп китә. Бу юлы ул сораусыз гына булды, шөкер.
«Сөйләшеп көрәшү» дигәненә менә бер укуда аңлашыла торган итеп әйтте Хәлил Шәйхетдинов. Ул сүзләрдән соң да сөйләшеп көрәшүчеләр булса, оятларыннан кая барырлар.
Башланыр алдыннан бөтен көрәшчеләрне раздевалкада җыеп әйтәчәкмен. Кем дә кем көрәшми, «Ак Барс» көрәш сараеннан к..нә тибә-тибә, мөмкин булганча ераккарак куачакбыз. Чакырганда ук: «Алыш-билеш булса, килеп йөрмәгез. Безнең чын көрәш карыйсы килә», – дидек.
Бу – нибары 1,5-2 сәгатьлек тамаша. Монда кискен, мавыктыргыч очрашулар кирәк. Әгәр дә алар татар көрәшенә игътибар булсын дисәләр, үзләре дә матур, гадел көрәш күрсәтергә тиеш. Тамашачы күбрәк килсен, сез язсын, акчалата приз зуррак булсын өчен, алар да тырышырга, бар нәрсәнең бездән генә түгел, алардан да торуын аңларга тиеш. Күпләр моны аңлый. Аңлап җиткермәгәннәрен тагын бер кисәтәбез. Кайбер көрәшчеләр үзенең көндәшенә җиңеләсен белә. Әмма бу бәйгедә сөйләшү, бирешү булмаячак, – диде Хәлил Хәмитович.
«Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салиховның: «Узган «Манзара»да ике көрәшче хәлиткеч көрәшкә чыгудан баш тартты. Быел шундый хәл булмасын өчен берәр нәрсә эшләргә җыенмыйсызмы? Бәлки, ул көрәшчене бөтенләй призсыз калдырыргадыр?» – дигән сорау-тәкъдименә җавап итеп әйтте ул бу сүзләрне.
Ике көрәшченең хәлиткеч көрәшкә чыгудан баш тартулары дип, Фәрит Салихов 2021 елгы җәйге «Манзара»да Муса Галләмов белән Булат Мусинның абсолют батырга көрәшмәүләрен күздә тотты булса кирәк. Аягы авыртуны сәбәп итеп, Муса көрәшкә чыгудан баш тарткан иде. Ул чакта Хәлил Хәмитович сәхнәгә чыгып басып, кулына микрофонны алды да, бөтен көрәшчеләрнең, шул исәптән Мусаның да тетмәсен тетте.
Без «аяк авырта», «бот авырта», «бу төш, теге төш авырта» дип көрәшмәдек. Аяк та катмады, мускул да катмады – соңгы сулышыбызга кадәр келәмдә көрәштек. Моннан соң сүз шул, Муса, сиңа да кагыла, башкаларга да кагыла, чыгасыз икән, димәк, көрәшәсез. Яки кереп тә тормагыз. Мускулларыгыз, башка җирләрегез катса, башка кермәскә кирәк. Моны күргән тамашачы бүтән килми монда, кул селтәп кайтып китә. Мин дә шулай ук. Без көрәшкән вакытта аяк та авыртмады, бот та авыртмады, баш та авыртмады, к... тә. Спектакль ясап монда... – дип әйткән иде.
Шуңа күрә, кем дә кем үзара сөйләшеп көрәшергә уйласа, нинди сүзләр ишетәсегезне белеп керегез инде.
Мусасыз «Манзара»
«Манзара» – елдан-ел үзгәреп тора торган тамаша булуы белән кызык. Бер елны көрәшчеләрне циркны тутырырдай итеп, күпләп чакырганнар иде. Бер елны сумоистлар халыкның ушын алды. Тагын бер елны ике үлчәү авырлыгында абсолют батырны ачыкладылар. Артистлар да көрәште, Айдар Шәймәрданов үзе дә көрәште әле бер елны.
Айдар Шәймәрданов белән Илшат Идиатов реваншы булырмы, дип тә кызыксындылар журналистлар. Айдар, үзе дә журналист буларак, бик аптырап тормады. «Мин һәрвакытта да әзер. Миңа кем белән көрәшү дә мөһим түгел. Павлик булса да, Раил булса да, дигәндәй. Көрәшү турында сүз бара бит, җиңү турында бармый», – диде, елмаеп.
Ел саен ниндидер кызык уйлап табалар, кыскасы. Быел менә төп үлчәү авырлыгы – 130 кг кадәр. Җәмгысе 14 баһадир көрәшче традицион чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акча өчен көрәшәчәк.
Алар – Лаештан Радик Сәлахов һәм Руслан Газизуллин, Теләчедән Раил Нургалиев, Казаннан Булат Мусин, Яр Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов һәм Элдар Хәмитов, Балтачтан Рәдис Сәмигуллин һәм Руслан Рафиков, Кукмарадан Ринат Дәүләтшин, Удмуртиядән Илдар Шабаев, Питрәчтән Алмаз Галиуллин, Сабадан Делюс Закиров, Минзәләдән Ришат Гайнетдинов.
Ундүртенчесе – Лаеш өчен көрәшүче Муса Галләмов килергә тиеш булган. «Муса авырып киткән. Көрәшмим, дип, бүген хәбәр бирде», – диде Хәлил Шәйхетдинов. Ә бәлки, әле көрәшер дә. Көрәшсә дә, Хәлил Хәмитовичның сүзләрен истә тотып көрәшер Муса. Кыскасы, төгәл кемнәр көрәшәсе һәм кемнең кемгә эләгәсе урында гына билгеле булачак.
Хәлил Хәмитович тагын бер интрига тудырды. Шушы санап киткән көрәшчеләрнең берсе җиңсә, бүтән аягын да атламаячагын белдерде. Үзе көлсә дә, сүзләре җитди яңгырады.
Миңа «бер көрәшче җиңә ала» дип әйттеләр. Тик ул җиңәргә тиеш түгел. Чөнки аннан да көчлерәкләр бар. Әгәр дә ул җиңә икән, димәк, без Айдар белән начар эшлибез. Ул җиңә икән – все, бетте. Мин аннары монда бүтән килмим, аягымны да атламаячакмын, – диде. Кем икәнен генә әйтмәде.
«Көрәшчеләргә барган җиренә туры барып, туры гына кайтасы була»
Ничә тапкыр кабатласам да жәл түгел – «Манзара» көрәшкә шоу алып килде. Аның иганәчеләрне җәлеп итеп, шул акчага махсус ике көрәшчене көрәштерүе дә – шуның мисалы. Ул бит – дөньякүләм дәрәҗәдә кулланыла торган алым.
Бу елны иганәчеләр бүләге өчен үзе Теләченеке булган, үзе Лаеш өчен көрәшүче Ранис Галимуллин һәм Балык Бистәсендә туып, Казанда көрәшүче Илмир Төхвәтуллин бил алышачак. Минемчә, бу ике егет келәмнең кирәген бирәчәк. Чөнки Илмир Төхвәтуллин – соңгы елларда 90 кг да матур һәм чиста көрәш күрсәтүче көчле көрәшчеләрнең берсе. Ранис Галимуллин да бөтен «топ» көрәшчеләрне үзенә җыйган Лаеш командасында әзерләнеп, Татарстан һәм Россияне отты.
Егетләрнең әле бер дә көрәшеп караганы юк икән. Ничә сумга көрәшәселәрен дә әлегә әйтмәделәр.
Безнең Илмир белән бер тапкыр да көрәшкән юк. Инде күптән көрәшеп карыйсы килә иде. Илмир – хәзерге вакытта 90 кг да иң көчле көрәшчеләрнең берсе. Безне чакырганыгыз өчен зур рәхмәт, – диде Ранис.
Көрәшчеләргә үзләрен таныту буенча да сүз чыкты. Айдар Шәймәрданов шул уңайдан көрәшчеләргә мөрәҗәгать итте: «Мин һәм Хәлил Хәмитович кына сезне күтәреп йөри алмыйбыз, сезгә үзегезгә дә эшләргә кирәк. Ни өчен артистларны беләләр? Чөнки алар үзләрен күрсәтәләр. Без генә пиар машина буларак эшли алмыйбыз», – диде.
Ранистан да: «Син үзеңне таныту өчен берәр нәрсә эшлисеңме? Социаль челтәрләр алып барасыңмы? Җырлыйсыңмы?» – дип сорадылар.
Танылу буенча алай эшләгәнем юк. Көрәшәбез, эшлибез. Әйбәтләп көрәшсәң, һәр җирдә дә таный башлыйлар. Кая гына барсам да: «Син Теләче егете бит әле», – диләр. Лаеш өчен көрәшсәм дә, бөтенесе Теләчедән дип белә, – диде Ранис.
Хәлил Хәмитович: «Татар көрәше белән шөгыльләнгән спортчылар бик данлыклы булалар. Көрәшчеләргә барган җиренә туры барып, вакытында туры гына кайтасы була инде. Бөтен җирдә күрәләр, таныйлар», – дип, әллә төрттереп, әллә кисәтеп әйтеп куйды.
Юмарт «Манзара»
«Манзара» – гомумән бик юмарт бәйге ул. Килеп, беренче әйләнештә үк җиңелгән өчен әле кайчан һәм кем акча бирә? Монда менә бирәләр. Бик көчле көндәш эләгеп, сына-сына көрәшмәсәң дә була, чөнки «кэш» дигән кирәкле бонус белән кайтып китәсең. Быелгы ярышның тагын бер үзенчәлеге – шул «кэш»лар. Әйләнеш саен акча бирәчәкләр көрәшчеләргә.
«Көрәшчеләр чынлап көрәшсен өчен, беренче әйләнештә оттырган көрәшчегә дә акчалата бүләк – 10 мең сум бирәбез. Икенче әйләнештә оттырганы 20 мең ала. Баш батыр – 100 мең, икенче урын – 75 мең, өченче – 50 мең, дүртенче урын алган көрәшче 25 мең күләмендә акчалата призга ия булачак», – диде оештыручылар.
Тамашачылар арасында елдагыча бүләкләр уйнатачаклар. «Лотереяга йорт җиһазлары, көнкүреш кирәк-яраклары уйнатылачак. Узган еллардан ким булмас дип уйлыйм», – диде Айдар Шәймәрданов. Ә машина быел юк. Билетлардан кергән акчаның бер өлеше махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк.
Әмма тормыш 2020 елдан соң үзгәрде. Тамашачы массакүләм чараларга шикләнеп кенә килә. Билет сатудан килгән акча яртысын гына капларлык булса да, без машина уйната идек. Быел керемнәрнең бер өлеше мобилизациягә эләккән егетләргә ярдәм итүгә китәчәк. Тамашачыга машина биргәнче, ул акча ил һәм көн тынычлыгы өчен көрәшүче егетләргә китсә, күпкә файдалы булыр, дип уйладык, – диде Айдар Шәймәрданов.
Салават килә, Зәйнәб тә
«Манзара» премиясендә күп игътибар, әлбәттә, көрәшкә бирелә. Шулай да, аның спорт һәм МУЗЫКА премиясе булуын онытмаска кирәк. Сәхнәгә, дөресрәге, келәмгә чыгып җырлаучы артистларны көрәш арасында ял итеп алу өчен чыгаралар, дип кенә уйлыйбыз инде. Аларның кайберләре – «Манзара» музыка премиясенә дәгъва кылып йөрүчеләр.
Музыкаль премиягә безнең формат кысаларында клиплар төшергән, тамашачыга үзен тәкъдим итә алган артистлар лаек була. Кубогы өчен сайлап алынган артистларыбыз бар. Аларның берсе – Хәмид Мәткәримов, тагын берсе – эстрададан әллә кайчан китеп, хәзер тагын үзен танытырга теләгән Алмаз Гайфуллин. Узган елларны 37шәр артист катнашкан чаклар булды. Быел бераз киметтек. «Манзара»да популяр булган, үзләрен күрсәткән артистлар гына чыгыш ясаячак, – дип аңлатты Айдар Шәймәрданов.
Шулай ук, махсус кунаклар булып, «Казан егетләре» төркеме, Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов чакырылган.
Кыскасы, көрәш һәм җыр бәйрәменә әйләнгән, татарның батыр ирләрен һәм матур кызларын бер урынга җыя торган урын ул «Манзара». Шуңа өстәп, Салават белән Зәйнәбне дә тыңлап кайтып китәсең. 2023 елгы батырның кем икәнен 14 гыйнвар көнне «Ак Барс» көрәш сараенда белербез.