Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кем ашы тәмлерәк? (Сәлия Гарифуллина)

Килен-кайнана мөнәсәбәте кемнедер читләтеп үтә, бәгъзеләрнең җанына тия, авыр ярасына гомер буе «тоз сибә». Һәркайсының — фәкать үз сәбәбе.

news_top_970_100

Фирүзә күз төшмәслек кыз түгел иде. Мәктәптә үк дуслашып-очрашып йөргән егетен армиядән көтеп алды. Гөрләтеп туй ясадылар. Әлегә үз почмаклары булмау сәбәпле, яшь ирнең әти-әнисе белән бергә яши башладылар. Сер түгел, кайнана киленне тәүдә үк ошатмады. Ни төсе, ни буе. Укуы да училище гына. Ата-анасы гади эшчеләр, гомер бакый заводта «тузан суыралар». Юк, мондый килен турында хыялланмаган иде Гөлниса. Бай гаилә белән туганлашып, дошманнар күзен яндырып, дер селкетеп йөрергә тели иде дә бит… Тинтәк улы тәки капланды шул нәмәстәкәйгә. Кыз беткән, диярсең. Улы Мирас исә чиксез бәхет диңгезендә йөзде. Ниһаять, сөеклесе белән кавыштылар. Башка беркем кирәкми аңа. Нәкъ җырдагыча: «Мин ул — син, ә син ул — мин…»

Яшь пар матур гына торып китте. Килен эш рәтен белә, анасы кызын йорт карау тәртибенә ярыйсы өйрәткән. Монысына аеруча үзәге көя Гөлнисаның. Ошамагач, ошамый инде бу кызый, нишләсен. Ире Фәнүр дә җае чыккан саен әйткәли югыйсә: «Хатын, нигә җәберлисең килен балакайны. Килешмәгән бер җире юк. Тинтерәтмә яшьләрне!», ди. Бичәсе кабынып ук китә: «Сине дә сихерләдеме әллә ул нечкә сыйрак? Кара аны!» Фәнүр кул гына селти. Әй, теләсәң ни эшлә. Синең белән бәйләнгән мин тинтәк…

Яшь ханым түзә. Әнкәсе дә сабыр итәргә куша. «Ике хатын бер кухняга сыймый инде ул, балам. Өйрәнер кайнанаң. Ярарга тырыш, каршы сүз әйтмә», дип үгет-нәсихәт бирә. Бик ярата шул Фирүзә Мирасын. Аның хакына түзәргә дә була. Тагын бер сере бар кәләшнең: йөрәге астында нарасыен йөртә ул. Аларның бәбиләре булачак!

Бу хакта ишеткәч, яшь ирнең түбәсе күккә тиде. Фирүзәсен өрмәгән җиргә утыртмас булды. Көн аралаш дигәндәй сөеклесен күчтәнәчләр белән куандырды.

Анасына бу бер дә ошамады, әлбәттә. «Без авырлы чакта күтәреп йөрүче булмады әле, яшәдек», дип «ысылдады».

Сабый дөньяга туды. Гаиләдәге шырпы төртсәң кабынырга торган хәлләргә исе китмәде аның. Барысына елмайды, нәни кулларын сузды. Әби кеше бик эремәде, билгеле. Текә басып, башын горур тотып йөрүен белде.

Килен тиз арада эшкә чыкты. «Икәүләп өйдә ятасызмы инде хәзер», дип такылдаулар тәмам туйдырган иде аны. Бәләкәчне яслегә бирделәр. Мирас еш кына эштән соң иптәшләре белән гәп сатып утыргалый башлады. Өйдә — тавыш. Йә әнисе «пырх-пырх» килә, йә бала елый шунда… Соңгы вакытта хатыны да никтер үзгәрде. Суырылып-ябыгып, уйчанланып китте. Үзе берни дәшми. Тамакка әзерләвенең дә рәте-чираты чамалы. Эштән кайтуга өстәлгә куяр нәрсәсе юк диярлек. Ярый әле әнкәсе бар, тиз генә табынны тутырып ташлый…

...Көннәрнең берендә ир эштән иртәрәк кайтты. Почта яшниген ачты, гәзитләрне алды. Кисәк идәнгә ниндидер конверт килеп төште. Иелеп кулына алды. Сәер. Судтан. Әллә ялгыш салганнармы? Юк, адресы аларныкы. Түзмәде. Конвертны ачты… Нәрсә? Аерылышу буенча судка чакыру кәгазе?! Булмаганны... Кат-кат карады ир язуны. Ничек инде, хатыны аерылырга гариза биргән булып чыга түгелме? Йөрәге дөрселдәп тибә, тыны кысылды. Кайтсын гына Фирүзәсе, бары да аңлашылыр…

Нарасыен күтәргән яшь ананы ире сөсмерләре коелып каршылады. «Бу ни?» Судтан җибәрелгән хатны күрүгә, хатын беразга каушады. Әмма тиз арада үзен кулга алды. Ишекне япты. Мирас янына килеп утырды. «Башта ук әйтмәгәнгә ачуланма. Безгә аерылышырга кирәк».

Күзләрен зур ачып катып калган ир һични аңламады. Ничек инде аерылырга. Тиктомалдан. Нәрсә булган бу хатынга?! Бар сорауга яшь хатын бер җөмлә белән җаваплады: «Судта белерсең бөтенесен дә». Мирастан аш-йокы кайгысы китте. Чуендай каткан башкаен кайда куярга белмәде. Әнисе үзенекен тукыды. «Башта ук кисәткән идемме, тыңламадың бит!» Ата кеше дәшмәс булды, ара-тирә, улын тынычландырырга теләп: «Борчылма, үзеңне кулга ал. Ачыкланыр бары да», дигәләде.

Ниһаять, җитте ул көн. Судка ир-хатын чит-ят кешеләрдәй аерым-аерым килде. Судья, әлбәттә, яшь парны татулаштыру ягында иде. Гаилә башлыгы эчми, азып-тузып йөрми. Хатыны күпләргә өлге булырлык. Өстәвенә кечкенәләре үсеп килә. Аны ничек ятим калдырмак кирәк? Аңлашылмый. Ни җитми бу яшьләргә! Бер-берен хурламыйлар да бит әле. Ир кеше аерылышуга риза түгел. Ханым үзенекен тукый: «Китәм! Аерыгыз».

Күпне күргән судья аның саен үгетләде, төптән уйларга өндәде. Ниһаять, Фирүзәнең сабырлык җебе өзелде бугай. Бөтен эчке хис-тойгылары бергә ургылып чыкты. «Ярар. Сөйлим алайса. Тыңлагыз».

Сөйләде.

Ис-акыллары китеп тыңлады Мирас. Йә Хода, дияр иде мәрхүмә әбисе. Ишетмәгәнеңне ишет. Чәчләре үрә торды валлаһи. Ниләр генә яшеренмәгән хәләленең күңел түрендә. Баксаң, берни белми-күрми йөргән Мирас. Эш шунда ки, кайнана киленен улы каршында начар хуҗабикә сыйфатында танытырга теләпме, «чистый сериал» майтарган. Яшь бичә пешергән ризыкларны чүплеккә түгеп, улы кайтыр алдыннан гына плитәгә аш утырта торган булган. Ә бит Мирас бичара Фирүзәне күпме кыерсытты шуның өчен, эшкинмәгәнлектә, ялкаулыкта гаепләде! Ояты ни тора. Шаккатмалы.

«Бәй, нигә аны миңа әйтмәдең, яшердең?» Иренең аптыраулы соравына хатын ишетелер-ишетелмәс җавап бирде: «Син миңа барыбер ышанмас идең…» Башына күсәк белән тондырдылармыни. Хак әйтә чибәре. Ышанмас иде. «Юрамалга кыерсытасың әнкәйне», дип тә җибәрер иде әле. Фирүзәкәй генәм, ничек түзде икән андый нахакка.

Сөеклесен тәү күргәндәй булды Мирас. Сылу гына түгел, акыллы, сабыр, зирәк икән лә хатыны. Ул-ана арасын бозмас өчен үзен фида кылыр дәрәҗәгә җитсен әле. Горурлыгы да әсир итте. Ай-һай, бигрәк тәвәккәл, кыю икән Фирүзә. Күзләрендә хәтәр, зәһәр очкыннар «биешә», тавышы кем әйтмешли, «бөереннән чыга». Аеруча матурланып китә ул мондый мәлдә. Ир үзалдына көлемсерәп куйды: «Һе, юаштан юан чыгар диләрме әле… Кара син аны, ничек белми-күрми йөргәнмен. Тинтәк…»

Бар мин-минлеген читкә куеп, Мирас хатынын яңадан яуларга, дигән анык фикергә килде. Фирүзә алдында ихлас гафу үтенде. «Ә әниең?» Бераз йомшый төшкән ханымның икеләнүе йөзенә чыккан. «Борчылма. Аның белән мин үзем сөйләшермен!» Катгый яңгыраган җавап барына нокта куйды сыман. Яшь пар килеште. Судья иркен тын алды. Бик шат иде ул гаилә өчен. Юк кына сәбәп аркасында челпәрәмә килә язды ич язмышлары. Адәм балалары ник үзара аңлаша, проблемаларны уртага салып сөйләшергә өйрәнми икән. Олысы олы, кечесе кече була белми. Мәктәптә үк гаиләдәге, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр буенча дәресләр кертелсә, комачауламас иде лә.

… Ана белән ул арасында җитди сөйләшү булды. Ниләр хакында бәянләнгәндер, билгесез. Әңгәмә шаһитларсыз үтте. Аңлашканнардыр, чит кешеләр түгел ич… Гөлниса уйчанланып-моңсуланып калды бу сөйләшүдән соң. Килененә, иренә бер кәлимә сүз дәшмәде, эчендәген тышка чыгармады. Яшь гаилә вакытлыча танышларының буш торган фатирына күчте. Чак бозылмый калган мөнәсәбәтләрне ныгытырга, йөрәк яраларын дәваларга кирәк иде. Икәү гадәттә тизрәк татулаша, өченчеләр комачауламаса… Озакламый Мираска эшеннән фатир бирделәр. Икенчегә бәбиләре туды. Яшь ана тагы да матурланып, тулыланып китте. Ата-аналары хәлен даими белешеп тордылар. «Ерактагы кояш җылырак», дигәндәй, килен-кайнана мөнәсәбәте дә яхшыга үзгәрде. Низаглар онытылды сыман. Гөлниса улының теге чактагы халәтен истән чыгармый. Җәнҗал куптарырга ниятләсә, тизрәк телен тешли. Киленне яратмыйм дип, малаеңнан колак какмассың ла инде.

Бәян ителгән вакыйгалардан соң ярыйсы гына вакыт узды. Мирас-Фирүзә олыгайды, олпатланды. Балалары башлы-күзле булды, һәркайсының үз куышы, дөньясы. Аларның хаталарын яшьләр кабатламасын иде. Теләкләре шул ата-ананың. Хәер, адәм баласы сынауларын үз башыннан үткәрми канәгатьләнмидер ул. Абыну-сөрлегүләрсез булмыйдыр. Аның каравы, киртәләрне җиңеп чыга алсаң, көч-дәрманың арта, өмет чаткысы уяна. Булсын ул хата-ялгышлыклар. Аларны төзәтә-төзәтә яшибез ич дөньяларда. Кадере дә шунда гомеркәйләрнең…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100