Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кем алганын белмибез»: Зөлфирә Шәйдуллина сәхнә күлмәген югалткан

news_top_970_100
«Кем алганын белмибез»: Зөлфирә Шәйдуллина сәхнә күлмәген югалткан
социаль челтәрләр

Зөлфирә Шәйдуллина «Татар җыры – 2023» фестивалендә үзенең бик матур ак төстәге сәхнә күлмәген югалткан.

Бөтен гримеркалар буйлап эзләсәләр дә, күлмәкне таба алмаганнар.

«Калган – 100%. Кем алганын белмибез. Бүген Буада концерт. Нәрсә эшләргә?» – дип аптырап язып калдырган үзенең сторисларында җырчы.

«Татар җыры» фестивале, традиция буенча, 16 декабрь көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узды.

Бу хәбәрдән соң җырчы, күлмәгенең табылуын хәбәр итеп, фото урнаштырды. Ул, кыска гына итеп, «таптык» дип язып куйган һәм камералар яздырып алган күренешне күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100