Келәмгә көрәш кайтты: Нургалиевның оттыруы, чаллылыларның 21 ел көткән җиңүе турында
Көрәш буенча Татарстан беренчелеген күзәтеп кайттым. Халык та, көрәшчеләр дә көрәшне сагынган икән. Раил Нургалиев белән Муса Галләмовның җиңелүләре, кече Кәлимуллин һәм Чаллы командасының 21 елдан соң чемпион калуы турында әлеге репортажда.
Килде ул көн: келәмгә үзебезнең көрәш кайтты
«Быел көрәш тансык безгә. Татарстан беренчелеген дә дүрт күз белән көч-хәлгә көтеп алдык. Татарстанны үткәрмичә, Россия беренчелеген уздырып куюның бераз теңкәгә тиюе дә онытылды. Кайбер кимчелекләрне искә алмаганда, бу көрәш шәп булды! Чөнки келәмгә көрәш яңадан кайтты! Эленке-салынкы тәгәрәшеп йөри торган көрәш тә түгел, үзебезнеке кайтты.
25-26 декабрь көннәрендә «Ак Барс» көрәш сарае гөрләп тә, гүләп тә карады, ичмасам. Ике көн буе ун үлчәү авырлыгында 305 көрәшче сынашты. Шунысы да мөһим: Россия беренчелегендә башка төбәкләр өчен чыгыш ясаган көрәшчеләргә бу ярышка юлны япканнар. Бүтән елларны төрле районнар өчен көрәшеп йөрүче чит төбәк егетләрен дә күрмәдек бу юлы. Әйтәм бит, үзебезнекеләр үзебезчә итеп көрәште.
Ярышларның икенче көнендә узган ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов та катнашты.
— Бик катлаулы һәм безгә бик зур чикләүләр тудырган авыр ел тәмамланып килә. Ул безнең спорт тормышына да йогынты ясамый калмады. Республика чемпионатын да кысылган шартларда үткәрергә туры килә. Ләкин республикабызның, милләтебезнең гореф-гадәте булган көрәшне сакламый кала алмыйбыз. Мондагы егетләр - милләтебезнең йөзек кашлары. Барыгызны да киләсе Яңа еллар белән тәбриклим! — дип, Марат Готыф улы барлык көрәшчеләргә, җанатарларга сәламәтлек, бәхет теләде.
Ачылыш тантанасында 2020 елда арабыздан киткән мәшһүр, легендар көрәшче Ильяс Галимов белән Сирин Сәлаховны бер минутлык тынлык белән искә алу да күңелләрне чемердәтеп алды. Киләсе еллар югалтуларсыз булсын иде.
Эх, сагындырган көрәш!
Шулай да тамашачылар да өелеп килгәннәр иде: урта рәттә утырырга урын табу авыр булды. Яшерен-батырын түгел, көрәшне тамашачылар гына түгел, көрәшчеләр үзләре дә зарыгып көткән икән. Һәр үлчәү авырлыгында лидерлар да әллә ничәшәр иде. «Моны карап та торасы юк: фәлән җиңәчәк!» - дия торган көрәш булмады ул. Шунысы белән дә кызык һәм кадерле. Көрәшнең һәр секундын дөп-дөп типкән йөрәк һәм азарт белән карыйсың.
Өч келәмдә, өч үлчәү авырлыгында өч пар да пыр туздырып көрәшә башласамы… Кайсын карарга, кайсына җан атарга белмисең. Башка тамашачылар да шулай урталайга ярылырдай булып утыргандыр дип уйлыйм. Тегесен дә карыйсың килә, монысын да, анда кычкырып җибәрәләр, монда челлендж аталар. Кыскасы, канда адреналин эшкәртелеп, азарт белән бергә кушылу шул була икән.
Һәр үлчәү авырлыгында да көрәшчеләр шәпләп әзерләнеп килгәннәр. Хис-кичерешләргә бик бирелеп китә торган кешеләр булмасалар да, сагынганнар бит инде. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге дигән кебек, әллә каян күренеп тора бит ул келәмгә талпына-талпына чыгучылар.
60 кг үлчәү авырлыгында да җир җимертеп көрәшүчеләр байтак иде. Шулай да, төп фаворит дип быел икенче тапкыр Россия чемпионы калган Актаныш егете Раббани Нургалиевны атарга буладыр. Раббани барлык әйләнешләрне отып чыкты, әмма ярымфиналда Чаллы командасыннан Ришат Камаловка оттырды. 7:5 белән отып барган җирдән, соңгы секундларда ялгышлык эшләп, финалга чыга алмый калды Раббани Нургалиев. Ришат Камалов исә финалда Алексеевскидан Алексей Абрамовка 3:4 исәбе белән оттырды.
65: Балтач чемпион!
65 кг үлчәү авырлыгының финалында Балтачтан Илназ Миңмуллин һәм Зәйдән Зөлфәт Хәмидуллин очрашты. Бу ике егет тә финалга утлар, сулар кичеп килгән иң көчлеләре.
Без соңгы елларны 65тә лидер итеп Әлмәт көрәшчесе Искәндәр Мортазинны күрергә өйрәнгән идек. Жирәбә ничек туры килгән бит: Татарстан беренчелегенең беренче әйләнешендә үк Мортазин белән Миңмуллин келәмне пыр туздырдылар. Бу көрәшне чын искиткеч көрәш дип атарга да тел жәл түгел. Башта Илназ алып ата, аннары Искәндәр күтәреп сала — бу көрәш алымнардан гына тора, иптәшләр. Нәтиҗәдә, Миңмуллин Мортазинны 6:4 исәбе белән отып, киләсе әйләнешкә үтте. Искәндәр - көчле көрәшче, төп фаворитларның берсе булса да, җиңелүен таный белә. Бу сыйфат спорт дөньясында иң кирәкләренең берсе.
Зәйдән Зөлфәт Хәмидуллин да беренче әйләнештә яңа гына табадан төшкән Россия чемпионы - Алексеевск көрәшчесе Илнар Закиров белән тартышты. Көрәш 4:4 исәбе белән тәмамланды һәм Зөлфәт, соңгы актив балл эшләүче буларак, бу алышта өстен чыкты.
Ә финалда исә Балтач егете Илназ Миңмуллинга тиңнәр булмады. Көрәш башлану белән рәттән бер баллык ике алым ясап, келәмдә кем хуҗа икәнен билгеләп куйды ул. Вакыт тәмаланганчы без инде 65 кг үлчәү авырлыгында чемпион калган көрәшченең исемен белә идек. Балтачлы зәйлене 6:1 исәбе белән отып, көтелгән җиңү тәмен татуга иреште. Булдырды!
70: авырткан аяк һәм көрәшчеләр бердәмлеге турында
70 кг үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләргә дә җиңелләрдән булмады. Дөнья чемпионнары Ислам Фәләхов, Динар Кәримуллин, Виталий Колесниковлар гына ни тора бит!
Дүртенче әйләнештә кискен көрәш Лаеш өчен көрәшүче Динар Кәримуллин белән Яр Чаллының яшь чемпионы Виталий Колесников арасында булды. Бер баллык алым һәм Колесников алган кисәтү белән исәп Кәримуллин файдасына 2:0 булып барганда Динар аягын авырттырды. Һәм беренче булып кемнәр йөгереп килде дип уйлыйсыз? Дөрес уйлыйсыз: теләчелеләр. Динар хәзер Теләче түгел, Лаеш өчен көрәшсә дә, ул барыбер Теләченеке бит инде. Ә көрәшчеләр бер-берсен беркайчан ташламыйлар. Теләче егетләре аякларындагы бинтларына хәтле салып бирделәр. Молодецлар! Х-хөрмәт!
Колесников япь-яшь булуына карамастан, арбитр сызгырып җибәрү белән, күтәреп ала. Анда уйлап та тора алмыйсың, тарткалап карарга да мөмкинлек юк. Ә Динарның тәҗрибә җитәрлек: ул андый кискен һөҗүмнәрдән оста котыла белә. Нәтиҗәдә, Колесников өченче кисәтүен алып, Динар Кәримуллинга оттырырга мәҗбүр булды.
70 кг ның финалында күпләр көтеп алган һәм яраткан тандем очрашты. Ул да булса, Динар Кәримуллин һәм Ислам Фәләхов. Әйткәнемчә, Динар алдагы әйләнештә тезен бик каты авырттырган иде, әмма финалда тиз генә бирешмәде. Башта егетләр көрәшергә ашыкмады, бер-берсен көтеп кенә торып карадылар һәм икесенә дә «бонус» буларак, берешәр кисәтү очып килде. Фәләхов бер балл эшләп, исәпне үз файдасына 2:1 итте.
Аннары Ислам, хөкемдарлар фикере буенча, рәттән ике актив алым эшләде. Ә рәттән ике актив алым эшләү — ул көндәш копилкасына бер кисәтү өстәлә дигән сүз. Ә көндәшнең бер кисәтүе — сиңа бер балл дигән сүз. Шундый авыр схемалар аша исәп 3:1 булгач, Фәләхов башта бер баллык, аннары матур итеп күтәреп алып ике баллык алым ясады, Кәримуллинга автомат рәвештә өченче кисәтү бирелде.
7:1 исәбе белән 70 кг авырлыкта Алабугадан Ислам Фәләхов чемпион калды. Бу аның күптән көтеп алган җиңүе дә бит әле.
80: Кәлимуллин феномены
Көрәш дөньясында Кәлимуллин дигән фамилияне белмәгән кеше юктыр. Күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, халыкара классы спорт остасы, Теләче командасы көрәшчесе Ренас ул. 80 кг авырлыкта чын фаворит булган Ренас Кәлимуллин шушы көннәрне генә булып узган «Ел спортчысы 2020» тантанасында «Олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләрендәге иң яхшы спортчы» номинациясендә җиңеп чыкты. Ә икенче көнне ул инде ничәмә ничәнче тапкыр Татарстан чемпионы булып танылды. Бу тенденция күпләр өчен яңалык түгел инде. Ренасның җиңүе иртән торып су эчкән кебек кенә хәзер. Бу урында өч тапкыр төкереп куярга кирәк, күз тимәсенгә.
80 кг үлчәү авырлыгының ярымфиналында Әлмәттән Марат Кәримовның Яр Чаллы көрәшчесе Ренат Шәйхетдинов белән булган көрәше дә җиңелләрдән булмады. Көрәшчеләр арасында «Шейх» буларак кереп калган Ренат белән Марат келәмнән тиз генә китәргә теләмәделәр. Шулай да Кәримов берничә матур техник алым ясап, 2:5 исәбе белән Чаллы көрәшчесеннән өстен чыкты.
Шулай итеп, 80 кг ның финалында Ренас Кәлимуллинга көндәш булып Марат Кәримов чыкты. Бу ике көрәшченең финал ярышларында беренче очрашуы гына түгел. 2019ның Минсельхоз ярышларында Марат Ренасны отып чыккан иде. Бу юлы исә техник баллар алып, 6:0 исәбе белән кабаттан Ренас өстен калды. Кәримов еш кына икенче урын алуы белән төшенкелеккә бирелеп алган сыман була кайвакыт. Әле якын киләчәктә Маратның беренче урын алган көннәрен дә күрергә язсын.
75: келәмдә яңа буын, яки кече Кәлимуллин
Ренас дип сөйләдем, хәзер келәмдә икенче Кәлимуллинны да күрер чаклар җитте, иптәшләр. Ренасның бертуган энекәше Рафаэль абыйсыннан калышырга уйламый монда. 75 кг үлчәү авырлыгында көрәшкән Кәлимуллин «младший» беренче тапкыр Татарстан беренчелегендә чемпион калды. Финалда Яр Чаллыдан күп еллар көрәш дөньясында кайнаучы тәҗрибәле Ленар Садыковны да отып чыкты Рафаэль. Бер гаиләдән нинди батырлар чыга менә! Сокланырлык күренеш бу. Буыннар чылбыры!
85: тәҗрибә отты
85 кг үлчәү авырлыгының ярымфиналында Арчадан Фаяз Зарипов белән Әлмәттән Рәмис Шириев очрашуы да кискен булды. Хәтта район вәкилләре сүзгә килеп, кабынып та киттеләр. Әйтәм бит, адреналин белән азарт бергә кушылгач, йодрыклар да төйнәлә, кирәкмәгән сүзләр дә авыздан чыгып киткәли башлый икән. Бу ике район да бер гөрләп, сүзгә килеп алды да сүрелде тагын үзе.
Вәкилләрнең сүзгә килүе ярдәм иттеме-итмәдеме — анысы безгә караңгы. Әмма әлмәтле Рәмис Шириев Арчадан Фаяз Зариповтан өстен чыкты. Зариповка тамашачылар да зур өметләр баглап утырган иде, әмма ул өченче кисәтүен алып, пьедесталның өченче урынында калырга мәҗбүр булды.
2002 елгы Рәсим Шириев финалда тәҗрибәле Теләче егете Ранис Галимуллин белән очрашты. Ранис Галимуллин күптән түгел генә булып узган Россия беренчелегендә күптән көтелгән җиңү бәхетен татыган иде. Күптән көтелгән, чөнки күп кенә җәрәхәтләр алып та, ул көрәштән китмәгән. Менә бу юлы да финалда тәҗрибә яшьлекне 6:2 исәбе белән җиңеп чыкты. Ранис Галимуллин — 85 кг үлчәү авырлыгында Татарстан чемпионы.
130: Муса Галләмов белән Раил Нургалиевны откан Радик Сәлахов
Татарстан беренчелеге беренче әйләнештән башлап, финал ярышларына кадәр бөтенебезне дә тонуста тотты. Иркен суларга, игътибарны читкә юнәлтергә дә җай булмады дияргә була. Бу юлы җиңелмәс Раил Нургалиев 100 кг үлчәү авырлыгында түгел, 130да көрәште. Белүебезчә, бу үлчәү авырлыгында фаворитлар җитәрлек. Мәсәлән, Теләче өчен көрәшүче Муса Галләмов һәм Әлмәт өчен көрәшүче Радик Сәлахов.
Җиңелмәс көрәшчеләргә дә кайчак оттырырга туры килә. Бу очракта төп фаворитлар Раил Нургалиев та, Муса Галләмов та югары баскычка күтәрелә алмады. Чемпионлык исемен быел Раилне дә, Мусаны ди җиңеп чыга алган Радик Сәлахов яулады. Ай, ул көрәшләрдә халыкның дулавы!
Раил белән Радик ярымфиналда күрештеләр. Урта келәмне астын өскә китерәчәкләре, әлбәттә, билгеле иде. Нургалиев көрәш башлану белән бер баллык алым ясап, алга ыргылды. Аннары рәттән ике актив алым исәпне Раил файдасына 2:0 итте. Шулай да көрәшчеләр финалга чыгу өчен генә түгел, батырлыкны кабаттан раслар өчен очрашуларын онытмадылар. Озак көрәштеләр, озак тартыштылар, кемнең баш бирәсе килсен ди. Келәмдә атмосфера басымы да югары булуын исәпкә алып, баш хөкемдар аларны үзе янына чакырып китереп, икесенә дә аңлатып та карады.
Нургалиев тагын бер балл алып, аннары кабат рәттән ике актив алым ясап, исәпне 4:0 итеп куйган иде инде. Радикка юри генә дә ялгышырга ярамаганлыгы келәмне дә, тамашачыларны да кыздырды гына. Әллә кандагы адреналин үз эшен эшләде, әллә тагын нәрсәдер булды: Радик рәттән берешәр баллык ике алым ясады. Вакыт бетәргә 18 секунд калганда исәп Нургалиев файдасына 3:4 иде.
Сәлахов эчендәге җеннәре белән Раилне тагын бер атып җибәрде. Хөкемдарлар бу алымны бары тик активлык дип санадылар. И китте гүләү, и китте акыру-кычкыру! Ике бармакларын өскә күтәреп, халык Сәлаховның алымын ике баллык дип бәяләүне сорады. Видеоны кабат-кабат карадылар, аннары барып тагын кабат-кабат карадылар, актив алымнан башка бернәрсә юк анда диделәр азактан. Сәлахов кызды, халык кызды, келәм мае чәчрәп торган табаны хәтерләтте берзаман.
Салахов тагын бер активлык эшләп, исәпне 4:4 итте. Исәбе дә исәбе, әле икесендә дә икешәр кисәтү бар бит. Берсенә дә ялгышырга, ялгышу турында уйларга да ярамый. Шулай да Сәлахов тәвәккәлләде һәм соңгы секундларга Нургалиевны күтәреп алып салды. 6:4 исәбе белән җиңелмәс Раил Нургалиев ярымфиналда оттырырга мәҗбүр булды шулай. Алла, хоккей ареналары бер читтә торсын!
Күкләргә чөеп мактарлык батыр Радик Сәлаховны алда тагын бер батырларның батыры көтә иде. Финалда Сәлахов белән Галләмовның очрашуын да халык йотлыгып-йотлыгып карады. Радик ике балл, аннары бер баллык алым ясап, алга ыргылды. Сөлгеләрне бәйләгәнче, Муса да бер балл эшләп кала алды. Бәйләү белән башта Радик, аннары Муса, аннары кабат Радик берешәр баллык алым ясап, исәпне 6:2 итеп куйдылар. Аннары исә Радик бераз ялгышып алды. Башта кулын ычкындырган, аннары аркага яткан өчен ике кисәтү эшләде үзенә. Шулай да вакыт Сәлахов файдасына 6:4 исәбе белән тәмамланды. 130 кг үлчәү авырлыгында чемпион — Радик Сәлахов.
Җир җимертеп көрәштеләр егетләр, күзләреннән утлар күренгәнче тартыштылар. Мусаның күкрәген тотып, көч-хәлгә сулыш алып йөрүен күргәч, матур көрәшнең икенче ягы авыр икәнен аңлыйсың. Аякларын авырттырсалар да, маңгайлары ярылса да, келәмгә ыргылган көрәшчеләргә, гомумән, бөтен көрәшчеләргә дә сәламәтлек телисе килә.
Әлмәт белән Чаллы көрәше
100 кг үлчәү авырлыгында да Әлмәт батыры чемпион калды. Ул да булса — Айдар Алтынбаев. Финалда ул Яр Чаллыдан тагын бер танылган көрәшче Элдар Хәмитов белән күреште. Исәпне үз файдасына 2:8 итеп, Алтынбаев Әлмәт командасына тагын бер алтын медаль бүләк итте.
Ә 90 кг үлчәү авырлыгында нәкъ менә Чаллы көрәшчесе Илнар Галимов чемпион исемен яулады. Финалда ул Кукмара егете Нәфис Галиевны отып чыкты.
Иң югары авырлыкта да чистага атучы Зәйнуллин
130 кг нан югары үлчәү авырлыгында, иң югары авырлыкта фамилиядәш Зәйнуллиннар очрашты. Яшел Үзән көрәшчесе Фирдүс Зәйнуллин Арча көрәшчесе Илнур Зәйнуллиннан өстен чыкты. Шундый авырлыкта көрәшеп тә, Фирдүс Илнурны һавага күтәреп, аркасына салды. Чиста алым белән чемпион калды Фирдүс Зәйнуллин.
21 еллык тәнәфес һәм... Чаллы чемпион!
Иң хисле, эмоциональ мизгел командаларны бүләкләү вакытында булгандыр, мөгаен. Чөнки 21 елдан соң Чаллы җыелма командасы Татарстан чемпионатында беренчелекне яулады. Бу шундый көткән, хәтта еллар буена зарыгып көткән җиңү бит. Быел Чаллы командасы чыннан да ныклы әзерлек белән килгән иде. Ярышларда берничә команда булып чыгыш ясадылар, әмма бердәмлекләрен югалтмадылар. Кызылдан киенгән Чаллы егетләрен әллә каян танып була иде.
Бүләкләү тантанасыннан соң тренерлары Илнур Хәйбуллинны күккә чөйде егетләр. Чөймәслек тә түгел, чөнки Илнур Хәйбуллин бөтен җанын, тәнен биреп, әле шуңа өстәп тавышын да келәм янында калдыручы тренерларның берсе. Җиңүләргә һәркем сөенә ансы, әмма ул бөтенләй үзенчәлекле итеп сөенә. Эшләгән эшеңнең уңышын татудан да рәхәтрәк әйбер юктыр дөнья йөзләрендә.
Шушы ук сүзләрне Арча командасына да әйтеп була. Чөнки пьедесталның икенче урынын Арча көрәшчеләре яулады. Аларның да авызлары колакта, колаклары еракта, чөнки Арчаның да күптәннән мондый дәрәҗәле урын алганнары булмаган икән.
Ә өчлекне Әлмәт командасы йомгаклап куйды. Әлмәт — яшь батырлары күп булган стабиль командаларның берсе. Булсын дип йөриләр, булдырам дип көрәшәләр. Молодецлар!
Сәламәт булыйк!
Гомумән, бу ике көн буе барган көрәш өчен көрәшчеләргә рәхмәт әйтим әле. «Кайчан бетә инде» дип түгел, «бетте дә мени?» дип утырган өчен рәхмәт әйтәсе килә. Шундый зур тәнәфестән соң кимчелекләрне дә күрәсе килми икән. Хәтта финал ярышлары алдыннан гына көрәшнең ачылыш тантанасын ясауны да игътибарсыз калдырып торырлык. Икенче көн барган көрәшне ябылу алдыннан ачып кую гадәткә әйләнде бугай инде ансы. Шуңа күрә бөтен идиллияне аны уйлап бозып кую дөрес эш булмас.
Шушы авыр елны йомгаклап, көрәшчеләргә дә, җанатарларга да ныклы сәламәтлек телим. Киләсе яңа елларда шундый матур-матур турнирларда матур-матур көрәшләр караганда күрешергә язсын иде!
Галерея: Көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан фоторепортаж