Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кечкенә вакытта мәктәпкә салда йөзеп бара идек» - елгалардагы бозны шартлата башладылар

Һәр елны 31 гыйнварда дуслар белән мунчага барабыз, дигән сыман, һәр елны 5 апрельдә бер төркем халык елгага боз шартлатырга бара. Быел Татарстандагы беренче боз Кайбыч районындагы Бәрле елгасында шартлады.

news_top_970_100
«Кечкенә вакытта мәктәпкә салда йөзеп бара идек» - елгалардагы бозны шартлата башладылар

Елганың тар җирләренә боз тыгылып, су авылларны басып китү куркынычы булган урыннарда бозны шартлаталар. Гомеремдә беренче тапкыр шул күренешне күзәтергә туры килде.  

Дөрес киелмәгән аяк киеме

Елга буена боз шартлатырга барасын белгәч тә, анда басу аша җәяү барасыдыр, дип башка да килмәде. Ике журналист кыз яз көне авылга шәһәрчә аяк киеменнән киттек. Без авылга килеп җиткәндә запас вакыт бар иде әле, шуңа машинада утырып тордык. Урамда бер төркем абый аяк киемен резина итеккә алмаштырып тора. Бер дә булмаса, күтәреп барырлар әле, дип тә шаярттык. Шәһәрдә резина итек киеп йөрисеңме инде. Авылда да өстерәп туйган. Монда инде диңгез кадәр күлләвекне дә матур аяк киеменнән йөзеп чыгасың.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгиннның соравын күз карашыннан ук укып була иде. «Минем резина итек юк», - дибез бер-бер артлы. Йөзгә кырыс булып күренгән абый бер кешелек чараны тапты. Дөресрәге, бер ир-аттан салдырып алды. Аңа да үзе биргән булган икән. Минем аяк киеме балтыры кыскарак булгач, жирәбә үткәреп тормадык. Су үткәрми торган тукымадан ясалган әйбернең триконыкы кебек элмәге бар. Шунда аякны тыгасың да, калган өлеше белән аяк балтырын әйләндереп аласың. Балтырның дәвамы сыман килеп чыга. Анысын да үзе кидереп, эләктереп бирде Андрей абый. Дөрес аяк киеме кимәгән журналистлар без генә түгел идек лә (соңрак килгән кешеләрдән аңлашылды).

Баштан ук “анда тездән кар” дип куркытып куйсалар да, авыл читеннән елгага кадәр сукмак салынган иде инде. Шуннан сикерә-сикерә барасы гына. Башта елга буена ук китмәдек. Махсус киемле егетләр бозны шартлата торган зарядларны әзерләде. Тротиллы шашкаларны агач таякларга беркетәләр. Һәрберсенә 200 грамм шартлаткыч матдә тутырлган сигез шашканы тартмага сала баралар. Беркетелгән таяклары өскә карап торгач, таяктагы туңдырмага охшап калды бу әйберләр. Алар эшләгән җирдә инде кара җир чыккан иде. Кояш җылыта.

Челпәрәмә килгән боз

Ул егетләр зарядларын ясап бетергәнне көтмәдек, теге сукмак буйлап тезелеп киттек. Кар көпшәк, бераз читкә бассаң, төшеп китәсең. Яр буенда карга баскалый-баскалый каты җир ясадык та, шул урыннан селкенмәскә тырыштык. Аста, боз өстендә белгечләр тишекләр ясый иде. теге зарядларны соңыннан шунда урнаштыралар. Монда бозның калынлыгы 50-80 сантиметрга җитә, диделәр.

Боз елганың уртасында гына калган кебек, чөнки ике кырыйдан су ага. Тишек ясаучы кешеләр дә бозга резина көймә ярдәмендә керде. Бу урында елга бормалы-бормалы, шуңа боз тыгылу куркынычы бар. Бәрле елгасының Зөягә коя торган урыны да моннан биш йөз метр ераклыкта гына. Авылга су Бәрледән генә түгел, Зөядән дә керергә мөмкин.

Бозда тишекләр ясалганнан соң, анда зарядларны урнаштырдылар. Ул бик тиз генә эшләнелә торган эш түгел икән. Аларны көткән арада баш очыннан әллә ничә көтү кыр казлары кайтты. Сагынганнар, тавышлары әллә кайдан ишетелеп тора.

Бөтен зарядлар да урнаштырылгач, яр читеннән ераккарак киттек. Җаваплы кеше “огонь” дип әмер бирүгә боз һәм судан торган баганалар күккә ашты. Шул боз кисәкләре башка төшмәсен өчен, без ярдан арткарак чигендек тә инде. Елгадагы бозлар челпәрәмә килгән савыт кисәкләре сыман ята. Бик нык куркыныч булыр дип көткән идем, түзәрлек икән.

«Су басуның матурлыгы бар»

Боз шартлатуны карарга авыл халкы да җыелыр дип уйлаган идем, беркем килмәде. Йорт түбәсеннән күзәтеп торучылар да күренми иде. Балаларның да каникул вакыты түгелме соң, инде боз шартлату да кызык түгелме!?

Борындык авылы халкы су басуларга да, боз шартлатуларга да ияләнгән булса кирәк. Халык әйтүенчә, иң көчле су басу 1979 елда булган. Су тәрәзә төпләренә кадәр күтәрелгән. Анда су Зөядән килгән булган.

Флүсә апа Фәтхуллина яши торган йорт елга яында урнашкан. Бу йортка ул күрше урамнан килен булып төшкән. Ул да 1979 елда булган су басуны искә алды. Мондагы халык су басуның уңай вә матур якларын да күрергә өйрәнгән инде.

"Ул көчле ташу мин мәктәптә укыган вакытта булды. Каникулдан соң бер көн укырга бардык та, икенче көнне ташу башланды. Без саллларда йөзеп бардык мәктәпкә. Өченче көнне сал ләмгә утырды да калды. Без яргаланып беткән җирдән укырга йөрдек инде.

Мин ул вакытта башка урамда яши идем, ирем яшәгән йортта диваннар йөзеп йөргән, читән башына кадәр су күтәрелгән. Сыерларны көймәләр белән мәчет янына чыгарып куйганнар. Былтыр да капка төбенә кадәр су керде. Без инде алдан ук бәрәңгеләрне чыгарабыз, тавыкларны өскә урнаштырабыз.

Су килүдән курыкмыйбыз да инде. Без су басуга, боз шартлатуларга ияләндек, көймәләрдә йөзеп йөрибез. Без кечкенә вакытта олыраклар су буена гармуннар белән җыела иде. Бозга салам салып, учак якканнар. Ул су басуның матурлыгы да бар. Ул безгә бик кызык иде.

Хәзер дә су бакчага керә. Бәрәңге утыртасы җирләр дымга баеп кала. Су озак торса, ләме дә кала, хәзер алай калмый. Тараткан тиресләр юылган вакытлар да була инде”, - дип сөйләде Флүсә апа.

Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов сүзләренчә, авылдагы утызлаган йортка су басу куркынычы яный. Үзенең хуҗалыгы андый урында урнашмаган.

“Соңгы тапкыр сизелерлек көчле су басу 2018 елда булды. Авыл башындагы йортларны су баскан булган. Берничә йортның бакчасына, берсенең идәненә кергән. Элек су басулар еш була иде. Борындык халкы андый хәлгә әзер тора. Бәрәңгеләрне баздан иртәрәк чыгара, печән эскертләрен өскәрәк күчерәләр. Бозны шартлатулар бик ярдәм итә, Шулай да бик кискен генә эретеп җибәрсә, су керүе бар”, - ди ул.

Елганың икенче ярында да йортлар бар. Су баскан вакытта авылның ул өлеше бөтенләй аерылып кала икән. Ул якны “Атау” дип йөртәләр.

«Су белән бакчага ләм керә»

Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров сүзләренчә, бозны бары тик бу авылда гына шартлаталар. Калган унлаган авылда бозны каралталар яки кисәләр.


“Бер яктан, авыл халкы су басуга шат кына. Су белән бергә бакчага ләм дә керә. Ул туфрак өчен әйбәт. Бакчаларга гына су керсә, халык зарланмый диярлек. Өйгә керсә генә куркыныч. Су басулар булса да, халык яши, беркая да китмиләр. Элек урамнарга су тула иде, хәзер инде, таш салынгач, юллар күтәрелде. Борындык авылы электән үк язгы ташу вакытында су астында кала торган булган. Авыл халкы өчен ул кызыклы әйбер инде, бер-берсенә кунакка көймәдә йөриләр”, - дип сөйләде ул.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанның 15 районыннан бозны шартлатуга гариза килгән. Шартлату эшләре Зөя, Гөбнә, Сөлчә, Мишә елгаларында барачак. Шартлату сезоны Борындыкта ачылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100