news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кечкенә оныгым: «Әби, анда янгын!» – дип кычкырды

Арча районы Яңа Кырлай авылында Ленура һәм Фәнис Хәбибуллиннар 13 август көнне янгын афәте белән очраша. Лапаслары һәм ике катлы кирпеч йортларының яртысы ут эчендә калып, җиһазлары яраксыз хәлгә килгән.

news_top
Кечкенә оныгым: «Әби, анда янгын!» – дип кычкырды
Фотоларны «Интертат»ка Хәбибуллиннар гаиләсе тәкъдим итте.

Чит кешедә торып караган кеше генә аның кыенлыкларын аңлый, шуңа күрә Хәбибуллиннар да тиз арада йортларын торгызып, янә үз нигезенә кайту турында хыяллана. Әлегә күпме ярдәм килгән, шул кадәренә материал алып, йортны торгызып яткан көннәре, ләкин әле яшәрлек итеп җиткезергә байтак тырышасы бар икән. Ленура апа «Интертат»ка шул хакта сөйләде.

13 август көнне кичке 7 нче яртыларда чыкты ул янгын. Мин кухняда кичке ашка ризык пешереп, кыярлар тозлап ята идем. Өйдә үзем, иптәшем, 86 яшьлек кайнанам, 5, 6, 7 яшьлек өч оныгым, кызым, улым бар иде. Берзаман кечкенә оныгым: «Әби, анда янгын!» – дип кычкырды. Чыгып киттем. Чыксам, өйнең арткы ягында, маллар лапаска чыга торган урында ялкын печәнлеккә үрләп ята. Иптәшемә чыгып кычкырдым, башта, утны сүндерәбез дип, су сибә башладык. Бик каты дөрләгәч, булмый инде дип, тиз генә өйдәгеләрнең бөтенесен урамга чыгарып бетердек. Күршеләр дә булышты, алар да су сибеп карады.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Мин шулкадәр каушаган идем, хәтта кулда телефон була торып, куллар калтырап, бармаклар төймәгә баса алмыйча, нинди номер җыярга да белми тордым. Бөтен нәрсә чуалып бетте башта. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр чакырды, тик алар озаграк килде шул. Иртәрәк килсәләр, болай ук булмас иде дә. 40 минутлап узгандыр. Коры печәнне ялкын бик тиз камап алды. Лапаска якын булгач, йортка да зыян килде. Янгын сүндерүчеләр булдыра алганча тырыштылар, сүндереп бетергәнче хәйран нәрсә янып бетте, тәрәзәләр эреп төште. Җитешкәнен өйдән алып чыктык инде. Ул арада өлгереп тә булмый бит әле.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан


Түбәләр дә яраксыз, аларны да алмаштырырга кирәк. Хәзерге вакытта стеналарны күтәрәләр. Акча күпме материалга җитә, шуның кадәресен эшлиләр. Без туганнарда яшәп торабыз. Ничек тә тырышып, өйгә чыгарга инде. Кешедә озак торып булмый бит. Аларга да, безгә дә читен. 5 нче класска бара торган кызыбыз: «Әни, кайчан кайтабыз өйгә?» – дип сорый инде һаман, – дип уртаклашты Ленура апа башларына килгән михнәтләр турында.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Хәбибуллиннар 4 бала тәрбияләп үстергән: өчесе үсеп, буйга җиткән, төпчек кызларына июльдә 11 яшь тулган. 3 оныклары да бар. Дубайда яшәүче кызы белән кияве 2 балалары белән кунакка кайткан булганнар. «Аларны кичә озаттык», – ди Ленура ханым.

Электрүткәргечтән чыккан янгын 22 тавык, 1 әтәчне дә харап иткән. Беседкалары да, хуҗалык запаслары саклана торган бүлмә дә, тормыш өчен кирәкле башка кирәк-ярак, җайланмалары да янып беткән.

Тавыклар янып бетте. Авылдашларга рәхмәт, әле дә ярый, бозауларны куып алып чыгып киттеләр. Үзебез, балалар исән-сау, Аллаһка шөкер. Иң мөһиме шул инде, – ди Ленура апа.

Гади авыл кешесенә йорт торгызу өчен хәзер бик күп кирәк. Ленура апа үзе дә: «Төзелеш материаллары бик кыйммәт, бәяләренә якын килә торган түгел», – ди. Хәбибуллиннарга килгән сынауны күтәрергә бергәләп булышсак, аларга үз йортларына кайтып, җиңел сулап куяр көннәрен дә якынайтыр идек. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

8-919-632-99-48 (Хабибуллин Фанис Р. – «Сбербанк»)

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Фотоларны «Интертат»ка Хәбибуллиннар гаиләсе тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар