Кече Сонда янгын: «Әнине югалту кайгысыннан айнып та җитмәгән идек, инде яңа сынау…»
Бәла ялгызы гына йөрми, диләр. Мамадыш районы Кече Сон авылында яшәүче Рафаэль абый Сафин гаиләсенә дә бәла арты бәла килә. Әле моннан 3 ай элек кенә хәләл җефетен җирләгән Рафаэль абыйны тагын бер олы сынау көтеп торган. 23 ноябрь көнне хуҗалыгында чыккан янгын аны аяп тормый, өстендәге бер кат киеме белән урамда калдыра.
«Ярый чыгарга өлгергән, шунда егылмаган, дип тә сөенәбез»
Рафаэль абыйның кызы Альбина Хөснуллина сөйләвенчә, йорт хуҗасы күрше авылга эшкә төшеп киткән вакытта янгын чыга.
Әти көнгә 3 тапкыр күрше авылдагы фермага сыер савучылар йөртә. Кичке савымнан кайтып, ишегалдына керүенә, борынына төтен исе килеп бәрелә аның. Тәрәзәләрдән карый, караңгыда берни дә күрә алмый. Ләкин веранда тәрәзәсеннән карагач, электр «щитогында» ниндидер ут күреп ала. Бу вакытта веранданы төтен басып алган була инде.
Әти өйгә керергә тырышып карый, ләкин, караңгы булганга, «щиток»тан электрны өзә алмый. Каушап та кала... Шул кыска вакыт эчендә төтен суларга өлгерә. Ярый чыгарга өлгергән, шунда егылмаган, дип тә сөенәбез.
Әти, иң беренче итеп, безгә шалтыратты. Без күршедәге Югары Сон авылында яшибез. Ике авыл арасы ерак булмагач, безгә әтинең йорты күренеп тора. «Әти кайткан икән, уты бар», яки «әти кайтып җитмәгән» әле дип, гел күзәтеп торам инде мин аны. Төшәргә чыккач карадым: өебез төтенли, ләкин ялкын күренми иде әле. Берара шартлаган тавыш ишетелде. Тәрәзәләрне атып, өйне ялкын чормап алды. 1 сәгать дигәндә йортыбыз урынында көл өеме генә торып калды.
Су булмау да сәбәп булды инде. Хәзер бит су ката, шуңа бер җирдә дә агызып куелган су юк иде. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, авылдашлар ярдәме белән, сарай һәм мунчаларны саклап тордык, – ди Альбина.
«Әниебез «матур йортыбыздан китәм» дип сөенеп ятты…»
Янгын сүндерүчеләр «ут кыска ялганыш булу сәбәпле чыккан» дигән фикергә килгәннәр. Югыйсә, Рафаэль абый моннан 2 ел элек кенә өендәге барлык ут чыбыкларын да яңага алыштырган булган.
Йортыбыз бик матур, бик зур иде. Гадәттә, авылда алты почмаклы йортлар була бит инде. Ә безнең өйдә зал икәү иде. Йортны быел җәй генә матур итеп калай белән тышлаганнар иде. Әни белән әти «буйыйкмы икән, тышлыйкмы» дип киңәштеләр дә калай белән матурлап төреп куйдылар. Бер як тәрәзәләргә яңа йөзлекләр куярга да җитешкәннәр иде. Әниебез авырса да, «матур йортыбыздан китәм» дип сөенеп ятты…
Фото: © Альбина Хөснуллина фотосы
Өйдән бернәрсәне дә алып чыга алмадык. Дөнья малы җыелыр, барысын да әкренләп алырбыз. Бер әйбер генә үкенечкә калды: мәрхүмә әниебезнең көндәлек дәфтәре янды…Әни, үлгәнче, әти ягыннан да, үзе ягыннан да барлык әби-бабаларын барлап, шәҗәрә төзегән булган. Ул дәфтәрдә без – кызларына, әтиебезгә багышлап язган шигырьләре дә бар иде. Ул аны безгә үзе исән чагында күрсәтмәде. «Көндәлек алып барам» дип кенә әйтә торган иде. Әти белән танышкан вакытларын, кечкенә чагындагы хатирәләрен дә язып барган… Без әлеге дәфтәрне әнинең вафатыннан соң гына таптык. Шуны алып чыга алмавыбыз бик кызганыч.
Әниебезне әле 1 сентябрьдә генә җирләдек. Әти бу кайгыдан айнып та җитмәгән иде, менә хәзер тагын яңа сынау… Елап та ала инде, аны күреп, йөрәк өзгәләнә. Әни үлгәч, эшкә урнашырга уйлады. Үзенә дә бер юаныч булыр, өйдә гел кайгырып, хатирәләргә бирелеп утырганчы, дип рөхсәт иткән идек, – дип сөйләде безгә Альбина.
Рафаэль абыйның, әлбәттә инде, сыеныр урыны – балалары булса да, үз туган нигезеннән беркая да китәсе килми. Әлегә ишегалдындагы кирәк-яраклар саклый торган урында – кечкенә йортта яшәп торырга җыена.
Тикшерү тәмамланды инде. Туганнарыбыз, авылдашлар ярдәме белән янгын калдыкларын түктек, өй урынын чистарттык. Алга таба – әтигә кечкенрәк кенә булса да йорт салып бирү ниятебез. Аллаһка шөкер, туганнар, дуслар, авылдашлар бик ярдәмчел. Үзләре дә ярдәм җибәрделәр, статусларга да куйдылар. Безгә мондый авыр чакта ярдәм күрсәткән барлык танышларга, да, бер белмәгән кешеләргә дә Аллаһның рәхмәтләре яусын. Үзләренә дә көтмәгән җирләрдән бирсен Ходай дип телибез, – диде әңгәмәдәшем.
Бүгенге заманда өй җиткерү, аның җиһазлау өчен бик күп матди чыгымнар сорала. Рафаэль абыйга йорт салып керергә ярдәм итәргә теләүче игелекле кешеләр булыр дип ышанабыз.
Реквизитлар:
9 958 624-47-59: +7 958 624-36-60 «Сбербанк» (Сафин Рафаэль Габдуллович)
8 958 624 47 59 «Ак Барс банк» (Хөснуллина Альбина Рафаэлевна)