news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

КДМУда яңа ректор: Айрат Фәррахов нинди яңалыклар кертәчәк – күзәтү

КДМУ ректоры вуз планнары һәм максатлары турында сөйләде

news_top
КДМУда яңа ректор: Айрат Фәррахов нинди яңалыклар кертәчәк – күзәтү
Фото: © КДМУ матбугат хезмәте

Казан дәүләт медицина университетына яңа ректор билгеләнде – хәзер югары уку йорты белән элек РФ Дәүләт Думасы депутаты булган Айрат Фәррахов җитәкчелек итә. Ул, шулай ук, 2007-2013 елларда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән идарә иткән иде. КДМУда нинди яңалыклар көтелә – бу хакта Айрат Фәррахов журналистлар белән очрашуда сөйләде.

КДМУ студентының «цифрлы игезәге» пәйда була

Айрат Фәрраховка КДМУга ректор булып сайланырга Татарстан Рәисе тәкъдим иткән.

Рөстәм Миңнеханов үз альма-матерыма кайтырга тәкъдим итте. Дөресен әйткәндә, көтелмәгән тәкъдим иде ул, һәм мин аны бик теләм кабул иттем. Бу университетны әнием төзеде, шушында туганнарым укыды. Минем миссиям – университетта булган иң яхшы традицияләрне саклап калу һәм актив рәвештә алга бару, – дип башлады журналистлар белән әңгәмәне Айрат Фәррахов.

Ул яңа вазифада үз программасының өч төп тезисын билгеләде:

  • университет инновацияләр һәм иҗат өчен мәйданчык булып калырга тиеш;
  • университет медицина хезмәткәрләренең абруен күтәрү юнәлешендә эшләргә тиеш;
  • университетның илкүләм икътисадка керткән реаль өлеше максималь югары булырга тиеш.

Университетта безнең төп кыйммәтләр – җаваплылык, ачыклык, сыйфат һәм инновацияләр, намус һәм мәхәббәт, патриотизм. Һәм, әлбәттә, абруй. Табиб һөнәре абруен һаман арттыру өстендә эшләргә тиешбез. Университетның максатчан моделе – кеше, биомедицина һәм сәламәтлекне саклау фәннәрендә технологик лидерлык университеты, - дип белдерде Айрат Фәррахов.

Ректор вузда гамәлгә ашырырга ниятләгән биш стратегик юнәлешкә җентекләп тукталды. Болар хакында ул үзе ректорлыкка кандидат булып чыкканда әзерләгән программасында да сөйләгән.

Беренчесе – цифрлы медицина университеты. 2028 елга КДМУ тулы аудит үткәрергә һәм барлык мәгълүматларны цифрлаштырырга тиеш – китапханәдән алып ашханәгә кадәр.

Ректор фикеренчә, студентлар ясалма фәһемнән актив файдаланырга тиеш. Моңа бәйле рәвештә, укытуда «цифрлы игезәк» кулланыла башлый. Ул тулысынча 2031 елга гамәлгә ашырылачак.

Бар кеше дә хастаханәдә аларга бер төркем студентлар карап торуын теләмәс иде. Заманалар үзгәрә. Ясалма фәһемнән файдаланып, студентларның беренче курстан ук үз цифрлы «игезәге»ндә эшләп карау мөмкинлеге булырга тиеш, – дип саный Айрат Фәррахов.

Аның сүзләренчә, бүген студент-стоматологлар бу практиканы актив куллана. Алар үз теш казналыгы сурәтенең цифрлы версиясендә төрле мөмкин булган ситуацияләрне модельләштерә. Шулай ук, имтиханнарны да шушы модельдә тапшыралар.

Студент хаталар ясарга мөмкин, ләкин бу очракта алар гаепләнми. Ул аларны пациентта эшләми. Без бу тәҗрибәне башка факультетларга да киңәйтергә планлаштырабыз. Без студентларыбызның ясалма фәһемнән актив файдалануын телибез. Моны тыярга кирәкми. Без барысын да яттан өйрәнгән табибны укытырга тиеш түгел. Бу мөмкин түгел. Ул барыбер нәрсәнедер онытырга мөмкин. Без табибка ул куллана алырлык барлык коралларны бирергә тиеш, – дип белдерде КДМУ ректоры Айрат Фәррахов.

Икенче блок – фәнни кластер. Генетика, геном, 3D-басма, биобанк, лабораторияләр, паллиатив медицина институты – болар барысы да, ректор сүзләренчә, бердәм системаның бер өлеше булырга тиеш.

Киләчәктә университет - бер фәнни-технологик кластердагы клиника һәм лаборатория. Без үз клиникаларыбызны төзергә, шулай ук үзебезнең партнер клиникалар белән эшне дәвам итәргә ниятлибез. Индустриаль партнерлар белән бергә без фәнни-тикшеренү проектлары өстендә эшләячәкбез. Әлеге проектлар хисабына университет керемнәре сизелерлек үсәргә тиеш, - дип аңлатты Айрат Фәррахов.

Әлмәттә яңа институт ачыла

Өченче трек – кеше капиталы.

Университет - ул стеналар да, аудиторияләр дә түгел. Бу кешеләр, талантлы галимнәр һәм, иң мөһиме, студентлар, - дип ассызыклады Айрат Фәррахов.

Ул КДМУның Этика кодексы кабул ителәчәген, укучыларга һөнәри юнәлешне билгеләү җайлырак булсын өчен өстәмә мәктәпләр ачылачагын, вузда гомер буе эшләгән аксакаллар советы һәм стратегик совет оештырылачагын әйтте.

Дүртенче трек - төбәк роле. Планда - Татарстанның көньяк-көнчыгышында – Әлмәттә клиник медицина институтын булдыру.

Шул рәвешле без кадрлар проблемасын хәл итәчәкбез, республиканың көньяк-көнчыгышын үстерүдә катнашачакбыз. Профессорлар һәм галимнәр Әлмәттә яшәячәк һәм эшләячәк, мин үзем атнага ким дигәндә бер тапкыр анда барып йөрергә планлаштырам, – диде ректор.

Шулай ук, КДМУ район үзәк хастаханәләрендә, авыл җирлекләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләре үз тәҗрибәләрен камилләштерә алсын өчен мобиль симуляция үзәге булдырырга ниятли. Югары уку йорты «Пациентлар мәктәбе» н – студентлар өчен курсларны башларга планлаштыра, аларда турыдан-туры хроник авырулар белән эшләү мөмкинлеге тудырыла.

Университет студентларының 30 проценты чит ил кешеләре булачак

Бишенче юнәлеш – глобаль университет. КДМУ ике җирдә диплом программасы өстендә актив эшли.

Караганда медуниверситеты белән килешү имзаланды инде. Ике елдан соң Казахстанның әлеге югары уку йортының 65 студенты биредә белем алу өчен Казанга киләчәк.

Безнең университет студентларының 30 проценты чит ил кешеләре булыр дип өметләнәбез. Өстәмә һөнәри белем алу өчен Казанга чит ил табиблары тагын да күбрәк килер дип уйлыйбыз. Һәм, әлбәттә, без мөгаллимнәребезнең 30 проценты халыкара практика узуына да акча бүлеп бирәчәкбез, – дип сөйләде ректор.

"Стоматологлар чыннан да күбрәк»

Очрашуда абитуриентларның стоматолог белгечлегенә кызыксынуы зур булуы турында сүз чыкты, чөнки бу һөнәр бүген бик табышлы дип санала. Тик теш табиблары берзаман кирәгеннән артык булып, эшкә урнашуда кыенлыкларга дучар булулары да бик ихтимал. Айрат Фәррахов шуңа басым ясады.

Чыннан да, стоматологка укучылар саны байтак. Әйе, без талантлар эзлибез, әмма стоматология – шактый тар белгечлек. Мин мөмкин кадәр киңрәк белгечлек сайларга киңәш итәм. Югары балл җыйган абитуриентлар белән очрашуда да гел шуны кабатлыйм. Укырга кереп, биш ел узгач, белгечлек сайлауда кыенлыклар да булырга мөмкин бит. Кемгәдер педиатрия, онкология, генетика ошап китәргә мөмкин. Болар бик кызыклы юнәлешләр, тик әгәр сез стоматолог белеме алгансыз икән, бу белгечлекләр буенча эшкә урнашып булмаячак», - дип кисәтте Айрат Фәррахов.

Шулай ук ректор югары белем бирү системасындагы үзгәрешләргә, аерым алганда, остазлык турындагы законга тукталды. Ул яшь табибка дәүләт клиникасында эш урынын гарантияләве белән отышлы.

Айрат Фәррахов үзен мисалга китереп, 1993 елда медицина университетын «кызыл» дипломга тәмамласа да, эш урыны таба алмавын искә төшерде. «Остазлыкның бары тик плюсларын гына күрәм. Бу эре медицина оешмаларында практика, тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә гарантияле эш һәм киләчәктә карьера мөмкинлекләре вәгъдә итә. Хәзер остазлык этабы аша без яшь табибның тиешле квалификация алачагына инанабыз. Бу кирәкле карар», - дип билгеләп узды ул.

Айрат Фәррахов студентларның университетта укыганда ук медицина тармагында эшли башлауларына уңай каравын әйтте. «Минем хезмәт кенәгәсендә беренче язмам – "РКБ медбраты». Мин анда дүртенче курстан бирле эшләдем. Анда алган практика миңа файдага булды, һәм, әлбәттә инде, акчасы да керде. Югары курс студентларын бу юлны үтәргә чакырам, - дип билгеләп үтте КДМУ ректоры.

2034 елга «Медицина үзәне»н ачу хыялы бар – концепциясе эшләнә

Фото: © КДМУ матбугат хезмәте

Айрат Фәррахов, шулай ук, Казанда 2034 елга «медицина үзәне»н ачу планнары белән уртаклашты. Ул Татарстан Республикасы Рәисенә «университетның иҗтимагый киңлекләре» программасын булдыру инициативасы белән мөрәҗәгать иткән. Сүз Бутлеров, Толстой, Щапов һәм Курашов урамнары кварталы турында бара, анда вуз биналары, республика тире авырулары диспансеры һәм Вишневский, Груздев, Меньшиков тарихи клиникалары урнашкан.

Дөнья университетларыннан аермалы буларак, безнең кампус юк. Барысы да шәһәр эченә кертелгән, коймалар һәм шлагбаумнар белән әйләндереп алынган. Ә мин киртәләрне алып куярга һәм бу территорияне шәһәр халкы, туристлар, студентлар өчен ачык итәргә тәкъдим итәм, – дип сөйләде Фәррахов.

Аның уйлавынча, биредә технопарклар, яшьләр өчен киңлекләр, кафелар барлыкка килергә тиеш. Идея Татарстан җитәкчелеге тарафыннан хуплау тапкан. Хәзер КДМУда кампус концепциясен эшлиләр.

Бу киңлекләргә яңа сулыш өреләчәк. Монда ике йөз еллык тарих бит. Монда Толстойны, Горькийны дәвалаганнар. Биредә дөньякүләм дүрт медицина ачышы ясалган. Без моның зур казаныш булуын телибез, - дип йомгаклады медуниверситет ректоры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар