Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казның эч-башларыннан һәм яшелчәләрдән әзерләнгән «чүлмәк» рецепты

news_top_970_100
Казның эч-башларыннан һәм яшелчәләрдән әзерләнгән «чүлмәк» рецепты

«Туган авылым» рестораны шеф-повары Әхәт Дәүләтовтан казның эч-башларыннан һәм яшелчәләрдән әзерләнә торган «чүлмәк» рецепты. 

Ингредиентлар: Каз тәпиләре, башы, муены, үпкә, бавыр, йөрәге, бәрәңге, суган, кишер, помидор, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр катнашмасы, көнбагыш мае, ак май.

Эш тәртибе:

Чүлмәкне, кыза торсын өчен, мичкә тыгып куябыз. Берничә минуттан чүлмәккә көнбагыш мае һәм ак май салабыз.

Муен, бавыр, үпкәләрне эре кисәкләргә бүлгәлибез һәм, кызган чүлмәккә салып, мичкә җибәрәбез. Казның эч-башлары мичтә кызарып пешә тора.

Суган, кишер, бәрәңге, помидорны эре кисәкләргә бүлгәлибез. 

Чүлмәкне мичтән алып болгатабыз һәм суган белән кишерне салабыз, борычлыйбыз, тозлыйбыз. Берничә минутка кабат мичкә озатабыз.

Берничә минут үткәч, чүлмәкне алып, болгатабыз. Эре итеп туралган бәрәңге белән помидорны салып, тозлыйбыз һәм борычлыйбыз. Чүлмәкнең өстенә күп итеп ак май һәм яшел тәмләткечләр катнашмасы салабыз. Чүлмәкнең өстен каплап, 30-35 минутка якынча 250 градуслы утын миченә озатабыз.

«Азактан бераз шулпа өстәргә була, тик мин киңәш итмәс идем. Чөнки яшелчәләр һәм эч-башларның үзләренең суында гына пешерсәң, тәмлерәк була. Тәлинкәләргә салганда ризыкның өстенә яшел тәмләткечләр катнашмасы салырга кирәк, чөнки, пешә-пешә, аларның тәме бераз югала», – ди шеф-повар Әхәт Дәүләтов.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100