Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казларның аяк-башыннан традицион бәлеш рецепты

news_top_970_100
Казларның аяк-башыннан традицион бәлеш рецепты
Салават Камалетдинов

Оренбург өлкәсе Чесноковка авылыннан каз бәлеше пешерү буенча аш-су остасы, 2022 елда II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә Гран-при иясе Минзәлә Гайнуллинадан казның аяк-башыннан традицион бәлеш рецепты.

Камыр өчен ингредиентлар: 400 грамм он, 200 грамм атланмай, 250 грамм кефир, 10 процентлы 300 грамм каймак, 2 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы сода, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы эретелгән каз мае.

Бәлеш эчлеге өчен ике казның эчәгесе, аяк-башлары, йөрәк-бүтәкәсе, теле, 1 кг бәрәңге, 600 грамм суган, тоз, борыч кирәк була.

Эш тәртибе:

Бөтен ингредиентларны кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Камырны өчкә бүләбез. Өлешләрнең берсе зуррак, калган икесе кечкенәрәк булырга тиеш. «Камырны бисмилла әйтеп, теләкләреңне теләп бассаң, ул тәмле була. Камырга яхшы уйлар белән генә тотынырга кирәк», – ди Минзәлә Гайнуллина.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Камырның зуррак итеп бүленгән өлешен зур түгәрәк формасында җәябез. Камырны уклауга урап, майланган табага куябыз һәм таба размерына туры китереп тигезлибез. Икенче өлеш камырны да җәеп куябыз.

Бәлешнең эче өчен бәрәңгене зур кисәкләргә бүләбез. Ул кашыкка алып ашый торган булырга тиеш. Суганны вак итеп турыйбыз. «Суган күбрәк булган саен бәлеш тәмлерәк, сусылрак була», – ди аш-су остасы.

Казның тәпиләренә эчәгесен урап куябыз.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Туралган бәрәңге, суган, казның аяк-башын, тоз һәм борыч кушып, бергә бутыйбыз.

Бәлешнең төбенә беренче булып, эчәк уралган тәпиләрне тезеп чыгабыз. Аннары казның канатларын, ике якка ике каз башын, муеннарын, телләрен салабыз. Йөрәк белән бүтәкәне турыйбыз. Аларны бәрәңге һәм суган белән бергә бутап, бәлешнең өстенә салабыз.

Табаның кырыйларына чыгып торган камырны бәлешнең өстенә күтәреп, әйләндерә-әйләндерә бөклибез. Җәеп куелган икенче өлеш камырны бәлешнең өстенә куябыз. Артык калган җирләрен кисеп алабыз. Камырларны бөреп чыгабыз. Урта җирендә тишек ясыйбыз. «Кайбер кешеләр шул тишектән шулпа салалар. Минем бәлешемә шулпа кирәкми, ул болай да сусыл була», – ди Минзәлә Гайнуллина.

Бәлешне бизәү өчен өченче өлеш камырны җәябез, төрле бизәкләр ясап, бәлеш өстен каплыйбыз, кырыйларын бөреп чыгабыз. Калган камыр кисәгеннән бәлешнең уртасында калдырылган тишекне каплап куябыз.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Бәлешнең өстен пергамент кәгазь белән каплап, 2 сәгатькә 180 градуслы газ миченә куябыз. Аннары кәгазен алып, тагын бер сәгать пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100