Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәк-бүтәкәләр тутырылган каз муены рецепты

news_top_970_100
Йөрәк-бүтәкәләр тутырылган каз муены рецепты
Салават Камалетдинов

Саба районы Иләбәр авылыннан Рамил Хафизов казларның йөрәк-бүтәкә-эч маеннан тутырылган каз муены рецептын тәкъдим итә. Ул 2022 елны II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә каз муены тутыру буенча 1нче урынны яулаган.

Кирәк ингредиентлар:

Каз муены тиресе

3 бүтәкә, 4 йөрәк, әз генә эч мае

2 суган, 2 тырнак сарымсак

Дөге

Тоз, борыч, тәмләткечләр

Эш тәртибе:

Йөрәк белән бүтәкәне турыйбыз. Аннары суган, сарымсак, казның эч мае белән бергә иттартыргыч аша чыгарып, фарш ясыйбыз.

Әзер фаршка бүрттерелгән дөге кушабыз. Кара борыч, тоз һәм ит тәмләткече салып болгатабыз. 1 муенга якынча 400 грамм әзер масса кирәк.

Муенны эчке ягы белән әйләндерәбез. Киң башын җеп белән тегеп куябыз һәм кире тышкы ягына әйләндерәбез. Шул «капчык»ка дөге һәм фарш кушылмасын тутырабыз. Икенче башын җеп белән бәйләп куябыз.

Тутырылган муенны фольгага төреп, 50 минут яки 1 сәгать 180-200 градуслы газ мичендә пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Рэхмэт
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100