Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөнья тирәли сәяхәтчеләр: «Татарстан – соклангыч җир икәненә инанам»

news_top_970_100
Дөнья тирәли сәяхәтчеләр: «Татарстан – соклангыч җир икәненә инанам»
Кристина Дягтёрова һәм Юлай Низаев

Бүгенге көндә сәяхәт итәргә теләгең булса, өстәвеңә кесәләрең дә акча белән тулып торса рәхәтләнеп җиһанны гиз генә. Чикләр юк. Самолётлар очып тора, поездлар йөреп тора. Кайчан гына әле җылы якларга, чит илләргә байлар гына бара, дигән стереотип белән утырсак, хәзер уртача керемле халык та чит-ят җирләрдә йөри. Шулай да дөнья тирәли сәяхәткә кузгалучы иптәшләр сирәк сыман. Ә бар бит дөньяны урауны үз алларына максат итеп куеп, океаннар буйлап суднода шундый сәфәр кылучылар. Күптән түгел генә бездә дә нәкъ шундый сәяхәтчеләр булып китте. Менә шундый ифрат кызыклы шәхесләр турында да инде сүзем.

Казанның Локомотив ярымутравында дөнья тирәли сәяхәтчеләр булып киттеләр

Казанның Локомотив ярымутравында урнашкан 100 елдан артык тарихы булган яхталар клубында дөнья тирәли сәяхәтчеләр Евгений Ковалевский һәм судно капитаны Станислав Берёзкин булып китте. Үзләре Томск шәһәреннән. Алар 2021 елның 1 июлендә Кронштадттан кузгалган булган. Максатлары – 19 гасырда булган сәяхәтчеләрнең юлларын узу.

«Дөнья тирәли сәяхәт итүче рус диңгезчеләре юлы буйлап» дигән экспедициябезнең төп максаты – тарихи истәлекләрне барлау һәм аларны саклап яшь буынга тапшыру булып тора.19 гасырда дөнья тирәли сәяхәт ясаган Крузенштерн, Литке, Головиннар узган юлларны үтәбез. Экспедициябезне оештыручылар – Рус географик җәмгыятьнең Томск бүлеге. Координаторыбыз Юлия Калюжная – яр буе штабы җитәкчебез дә бар», – дип сөйләде экспедиция җитәкчесе, техника фәннәре кандидаты, география галиме, халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры Евгений Ковалевский.

Әңгәмәдәш Татарстанга карата булган мөнәсәбәтен, тәэсирен дә әйтте.

«Казан – үтә дә борынгы шәһәр. Бензин аласыбыз килгән иде, шәһәрнең бер гаиләсе безне илтеп тә куйды. Гомумән, Татарстан – соклангыч җир икәненә инанам. Үземнең дә 2 киявем – татарлар. Безнең Себер якларында да татарлар күп яши. Рус географик җәмгыятен ТР Дмитрий Шиллер җитәкли. Алар Антарктидада акваланглар белән су астына чумдылар, үзләре изге Коръән китабын да алып төштеләр һәм, ни хикмәт, аларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ярдәм итте. Ә безгә губернатор тарафыннан бер ярдәм дә күрсәтелмәде. Шуңа күрә дә, ТР – алдынгы», – диде ул.

Бәй, менә озак вакыт тукталышларсыз барасыз бит. Әле диңгезләр дә, елгалар да төрле. Климат үзгәрә китсә, планнарга да киртә төшәдер. Туклану һәм су мәсьәләсе сезнең ничек соң?

Без «тройной» күләмдә запас су алырга тырышабыз. Ашамый торып була ул, ә сусыз юк бит. Шулай да безнең үзебез белән гел дөге, токмач, консервлар була. Ә менә яшелчә-җимешләр безгә җитеп бетми, организм сорый. Суыткыч булмагач, үзебез белән ит продуктлары йөртмибез инде. Шуңа күрә дә, океаннар буйлап сәяхәтебездә Станислав – 30, мин 10 килограмны югалттым. Әмма дә ләкин безне һәр портта ашатырга гына торалар, азык-төлек китерәләр, – ди әңгәмәдәшем. – Бу – минем экстрималь карьерамда иң катлаулы экспедиция. Гомумән эстрималь сәяхәтләргә йөри башлавыма да 50 ел инде, 1974 елда башлаган идем. Хәзер миңа 67 яшь инде.

67 яшьтә күп кенә хаклы ялдагы ир-атлар, чал чәчле абзыйлар телевизор карап ятуны хуп күрә… Ә сез өйгә кайтып кергәнегез юк, ләбаса. Сәфәр барышында 32 илдә булуыгыз гына ни тора! Шаккатмалы бит.

Экстрималь карьераны йомгакларга уем бар инде…

«Без кунакларыбызны шатланып каршы алдык. Казанда да дөнья тирәли сәяхәтчеләребез, «Парус мәктәбе» шактый уңышлы гына эшләп килә. Күпләр дөнья тирәли сәяхәт турында хыяллана, ләкин аңа ныклы әзерлек кирәк. Әлбәттә, халыкка бу җәһәттән Локомотивтагы яхталар клубында мөһим белемне туплау ярдәм итәчәк», – диде ТР Фотографлар берлеге әгъзасы, Казанда яхта туризмын һәм спортны үстерү буенча белгеч Кристина Дегтярева.

Дөнья тирәли сәяхәтче белән аралашканда аның буддизм динендә булуына хәбәрдар булдым. Бу дин хакында ишеткәч тә күпләребез Будда статуясын күз алдына китерер, мөгаен. Үзебез дә төрле диннәр белән кызыксынгач, бу дин фазыйләтләре хакында сорашырга булдык. Ни хикмәт, үз динен бик яхшы белүче булып чыкты Евгений әфәнде. Куркыныч хәтта моны язарга – дин нигезендә, ачлыкта каннибализм ярый икән…

Томск якларында буддизм турында музейларда да сөйлиләр икән. Дини яктан да сәяхәтченең гыйлемле булуы таң калдырды.

  • Дөнья тирәли сәяхәтчеләребез үзләренең шулкадәр дәрәҗәдә тыйнак булулары белән дә таң калдырдылар бит, җәмәгать! Аларны ашханәгә кунак ашына чакыруга карамастан, ризалашмадылар… Уңайсызландылар ахры. Шулай да Кристинабыз алып килгән бик тәмле милли ризыгыбыз булган гөбәдияне бик нык яраттылар.

Дөнья тирәли сәяхәт иткән Алмаз Алиев: «Россиядә иң беренчеләрдән булып Европаны урадык»

Яхталар капитаны, спорт мастеры Алмаз Алиев әйтүенчә, татарстанлылар елгалар һәм диңгезләр буйлап Европага һәм дөнья тирәли сәяхәтләрне беренчеләрдән булып башлаганнар.

«Җилкәнле суднода йөрүләрне узган гасырның 90нчы елларында башладым. Ул чорда әле Татарстаннан ерак җирләргә су буйлап чыгып китүчеләр юк иде әле. 1991 елда Татарстан тарихында тәүге шундый зур сәяхәт башкардым. Төркия башкаласы Стамбулга барып кайттык. Ул чакта 3 яхта белән бардык. Андагы бихисап татарлар белән күрештек, дуслаштык. Шуннан соң, Россиядә иң беренчеләрдән, 1994-1995 елларда Европаны урап кайттык. Иң башта Иделдән төшеп, аннан Азов һәм Кара диңгезләрне аша йөздек. Балтикалар аркылы урап кайткан идек», – дип сөйләде Алмаз әфәнде.

Шулай ук әңгәмәдәш сүзләренә караганда, ул ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да сәяхәт оештырган.

«Иң беренче тапкыр 7 метрлы җилкәнле яхтада сәяхәт иттек. Европаларны урап кайткач, Җир шарын да әйләнәсем килде. Ике укучым белән белән Санкт-Петербургтан 11 метрлы җилкәнле яхта сатып алдык. Без 2020 елны дөнья тирәли сәфәргә кузгалырга җөрьәт иттек һәм аны ТАССРның 100 еллыгына багышладык. Бу сәяхәтебез 9 айга сузылды. Билгеле, коронавирус пандемиясе кыенлыклар тудырды», – диде ул.

Алиев әйтүенчә, пандемия аларның планнарына үзгәрешләр керткән.

«Кызганыч, дөнья тирәли сәяхәт вакытында татарлар яшәгән чит илләргә диаспоралар белән очраша алмадык. Шулай да, заправкаларда, кибет белән кафеларда күрешү бәхетенә ирештек. Әлбәттә, сәяхәтләрне һәрвакыт күңелем сорый. Шуннан соң мин – Татарстанымның патриоты да бит әле. 90нчы еллар дәверендәге сәяхәттә без чит илләрне ТР флагы белән урап кайттык. Ул вакытта күпләр безнең белән бик каты кызыксындылар. Сәяхәтчеләр аз иде бит әле», – дип бәян итте ул.

Алмаз абыйга аз да түгел, күп тә түгел, 75 яшь!!!

Локомотивтагы яхталар патшасы Олег Тюрин: «Казандагы яхталар клубы империя заманаларында ук барлыкка килгән, хәзер аңа 110 ел тулган»

Әйтергә кирәк, Казандагы су транспорты тупланган Локомотив ярымутравындагы яхта клубы һәм спорт мәктәбе белән Олег Тюрин җитәкчелек итә. Ул Татарстандагы су транспорты, диңгез темаларына гына түгел, ә Казан тарихына да битараф түгел. Ул да дөнья тирәли сәяхәтчеләрне сәламләде һәм имин юллар теләде.

Мин үзем Казанда үстем. Хәрбиләр гаиләсендә. Шәмәрдәннән мин, үстем тимер юл вокзалы янындарак. Шәһәрнең тарихын бик яхшы беләм. Бик нык борчылам, кайбер урамнарның исемнәрен алмаштыргалау да бар, тарихи истәлекле урыннар саклансын иде. Бу инде сөйләшү, әлбәттә, моны сез республикакүләм басма журналисты булгач кына әйтәм.

Укуны тәмамлагач, Совет Армиясе сафларында хезмәт иттем һәм Мурманск шәһәрендә калдым. Антлантик, Боз океаннарында, Антарктида да эшләдем. Хәрби хәрәкәтләрдә булырга туры килде. Һәм хәтта ки Британия белән Аргентина арасындагы хәрби чуалышларда да булдым. Пленга алуга кадәр барып җитте анда, – ди Олег ага.

Алга таба Олег әфәнде Казанга кайткач, Горький урамы буйлап барганда, татар театрына водитель кирәк булуы турында игълан күрә. Баш режиссер, күренекле театр эшлеклесе булган Марсель Сәлимҗанов белән эшли ул чорда, аны йөртә. Аның белән дуслашып та китә һәм бүгенге көнне дә Марсель аганы якты хатирәләр белән искә ала әңгәмәдәшем.

Мин гомер-гомергә спорт, волейбол белән мавыга идем. Шул сәбәпле, мине «Локомотив» ирекле-спорт җәмгыяте белән җитәкчелек итәргә чакырып алдылар. Илне яңадан сүтеп кору булып тарих сәхифәләренә кереп калган 90нчы еллар бик авыр дәвер булып кереп калды Ватан елъязмасына. Спорт җәмгыятьләрен ул чорларда бер-бер таркаттылар. Анда эшләүче тренерларны урамга чыгарып җибәрделәр. Беренче булып «Радиоприбор» җәмгыяте таралган иде. Ә мин киресенчә паруслы спорт белән шөгыльләнгән тренерларны җыя башладым, Юлай. Ярамаса да кануннар буенча, тренерларга эш бирдем. Шуннан соң Авиатөзелеш районындагы спорт мәктәбеннән хәтсез тренерларны чыгарып җибәрделәр. Бик тату эшләдек, – ди Тюрин. – Казандагы яхталар клубы иң элекке, тәүгесе аның Санкт-Петербургта барлыкка килгән булган. Бездәге икенчесе Россия күләмендә, архив документлары нигезендә, 1913 елда императорга мөрәҗәгать җибәрелә һәм шул ук елны Казанда яхталар клубы булдырыла. Яхталар клубы менә шундый зур һәм бай тарихлы. Монда династияләр бик күп. Дөнья тирәли сәяхәт тә оештырдык, агач яхтада, Татарстан әләме белән Җир шарын әйләндек. Ул чакта безне озатканда төшерелгән видеотасма да бар әле.

Без дөнья тирәли сәяхәтчеләр бездә причал ясауларына бик шатбыз. Аларны матур итеп каршыларга тырыштык. Ныгысын дуслык күперләре, чәчәк атсын Татарстаныбыз һәм Локомотивыбыз, – дип сүзен йомгаклады Олег Тюрин.

  • Менә шундый шәхесләр белән очрашулар насыйп булды Локомотив ярымутравында. Тирә-ягы да, клуб корылмалары һәм биналары да төзек, матур гына биредә. Соклангыч, заманча стильдә. Сер итеп кенә шуны да әйтәм, кайтыр юлга түгел, ә сәяхәтчеләр белән дөнья тирәли сәфәргә кузгала язганымны да сизмәдем бит!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 ноябрь 2024
    Исемсез
    Бик кызыклы, уйландыра торган статья 👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100