news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актанышның шаккатырган колмак мендәре турында: «Йоклый алмый интегүчеләргә менә дигән»

Соңгы елларда фиточәйләр куллану, шуннан соң фитотерапия ярдәмендә дәвалану популярлык казанып китте. Шифалы үләннәр җыеп киптерүчеләр дә артканнан-арта бара. Шулай да, үләннең дару да, агу да була алуын онытмыйча гына эш итү – хәерле гамәл. Бүген мин колмактан ясалган мендәр турында язып үтәргә булдым. Фитомендәр булыр бу!

news_top
Актанышның шаккатырган колмак мендәре турында: «Йоклый алмый интегүчеләргә менә дигән»
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев. Ильяс Хаҗиев дизайны

Актанышның шифалы үләннәр җыю остасы, һәвәскәр умартачы һәм районның яңа буын үзәк китапханә директоры Гөлназ Рәфис кызы Әхмәдишина – тирә-якта дан казанган, ихтирамга лаеклы шәхесләрнең берсе. Ул Актаныш районы Кәзкәй авылы тирәсендә җыелган үләннәрдән нинди генә чәйләр ясамый, искитмәле!

Рәиснең дә колмак мендәре бар

Гөлназ апаны мин күптән түгел Казан ярминкәсендә очраттым. Күрешеп хәл-әхвәл вә китапханә яңалыкларын сорашкач, әңгәмәдәшемнән быел Казан каласы халкын ниләр белән шаккатыруын төпчендем. Үтә дә тыйнак, татар хатын-кызларының барлык асыл сыйфатларын үзенә җыйган Гөлназ апабыз иң башта: «Әллә ни юк инде ул күрсәтерлек», дип әйтсә дә – быел колмактан мендәрләр ясый башлавын белдем. Ул аларны бик олы итеп тә эшләми икән, шул Актаныш халкы әйтмешли «колак мендәре» итеп кенә. Мондый төр бәләкәй генә мендәрләрне элеккеге заманнарда юлга алып йөрткәннәр. Җигүле ат арбасына зур мендәр яки ястык салып булмаган бит, чөнки арбада болай да әллә ни күп әйбер сыйдырып булмый! Ә мондый мендәрләрне бигрәк тә җайлы күргәннәр.

Сүз уңаеннан, әле күптән түгел генә Актаныш аэродромына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төшкән иде, районның уңган-булган апалары-кызлары аңа да шундый җыйнак һәм кечкенә «колак мендәре» бүләк итеп куйдылар. «Ерак-ерак командировкаларда йөргәндә, сезгә машинада, транспортта күз йомып алырга менә шундый мендәр бүләк итәсебез килә», – диделәр. Рәис тә аны бик кызыксынып кабул итеп алды.

Гөлназ апа исә шифалы мендәрләре турында болайрак аңлатып узды:

Һәр елдагыча безнең бәрәкәтле төбәктә яшелчә-җимешләр уңды, муллыгы белән шатландырды. Аннары ялан-болыннарыбызда үләннәр дә күпләп үсте. Колмак мендәре – ул йоклый алмый интегүчеләргә, кан басымы һәм стресс кичергән кешеләргә менә дигән мендәр, – дип бәян итте әңгәмәдәш.

Йокысызлык белән һәр өченче кеше интеккән заманда – колмак мендәрләре коткарачак безне!

Статистик мәгълүматларны ачып карасак, һәр өченче кеше йокысызлык проблемасы белән интегә. Билгели ки, әлеге проблема организмга витаминнар балансы җитмәве, аннары хроник авырулар һәм нерв системасы какшап китү сыман факторларга барып тоташа. Элек-электән үк кешеләр үзләрен дәвалау өчен шифалы үләннәрне кулланган.

Шәхсән үземнең дә истә, кечкенәдән үк ихатабызда ютәлгә, тамак белән интегүләргә һәм гомумән, ангинага каршы көрәшкә яхшы үги ана яфрагы үскәнен белә идем, аны һәр ел саен җыя идек. Аннан соң арттагы Акчуриннардан безнең бакча сеткасына һәр җәй саен урала-урала, үрмәли-үрмәли үскән колмак файдасын ишеткән юк иде әле ул. Зыяны күбрәк шикелле тоела иде, сетканы эштән чыгара бит. Ул колмакны төпләп ыргытып булмый ул, үзебез дә, арткы күрше Валя апалар да күпме генә тамыры белән казып ташласалар да – үскәннән-үсә, таралганнан-тарала гына барды ул.

Колмакны халык электән үк дәвалану өчен дә кулланган, диләр китапларда һәм тематик басмаларда. Шифасын да күргәннәр. Икмәккә чүпрә әзерләү, сыра ясау өчен дә кулланган, универсаль дару да булган. Менә сиңа мә! Аяк астындагы, бакча артыңдагы аптека инде бу, дөресен әйткәндә!

Чамасын белеп кенә, файдасын тоеп кына

Белгечләр, табиблар кисәтүенчә, эченә киптерелгән колмак тутырып тегелгән мендәрне елына 2 тапкырдан да ешрак түгел һәм 2-3 атна дәвамында гына куллану мөмкин. Ул мендәргә тутырылган колмакны да 2 ел саен алмаштырып тору зарур булуын ассызыклыйлар.

Шулай ук Гөлназ апа, тулырак итеп, ул файдалы мендәрләрнең никадәр әйбәтлеген санап китте:

  • Йокысызлык бетә.
  • Стресслардан, ярсучанлыктан котылачаксыз.
  • Нык ярсучанлык юкка чыгачак.
  • Югары кан басымы белән интегүчеләрнең кан басымнары нормага килә.
  • Баш авыртулары белән интегүчеләрнең авыртулары азая яки тулысынча басыла.
  • Баш өянәге белән азапланучылар бу проблемаларын оныта.

Аннары элек әбиләр колмак белән чәч юуларын күпләр хәтерендәдер. Белмичә генә колмаклы шампуньнар да чыгармыйлардыр хәзерге көндә.

Шуннан соң кайсы да булса үләнгә аплергия белән җәфаланучы иптәшләргә, бронхиаль астма, түбән кан басымы сырхаулары булганнарга һич кенә дә мондый мендәр кулланырга ярамый! Сак булыгыз! Бала көтүче, авырлы гүзәл затларга һәм 7 яшькә кадәрге балаларга да катгый рәвештә тыела.

Әйтергә кирәк, башка төр шифалы үләннәрдән дә мондый фитомендәрләр ясала ул. Кайбер мондый мендәр ясаучылар билгеләвенчә, урман колмагыннан мендәр аеруча яхшы була. Ароматерапия, фитотерапия, хәтта массажер ролен дә үтәгән колмак мендәрләрен саулык-сәламәтлеккә зыян салмыйча, сихәтен күреп кенә кулланыйк та, аларга ятып, тәмле төшләр күрик.

Әлеге мәгълүмат таныштыру максатыннан язылды! Шифалы үләннәрне куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар