Казанның элеккеге түрәсе хатыны, җырчы Нюшаның баласы туган
Нюшаның олы кызы Симба исемле.
14 декабрьдә җырчы Нюша кыз бала тапкан. Бу турыда РЕН ТВ каналы артистның арт-директорына сылтама белән хәбәр итте.
«Әйе, Нюша малай тапты», — дигән арт-директор.
Аның сүзләренчә, баланың җенесе өч атна элек билгеле булган. Исеме әлегә билгеле түгел.
Җырчының 3 яшьлек Симба исемле кызы бар.
Нюшаның ире — эшмәкәр, «Четыре татарина» КВН төркеме катнашучысы, элеккеге Казан түрәсе Игорь Сивов. Яңа туган сабый аларның икенче баласы. Игорь Сивовның дүртенче баласы, аның беренче никахта туган ике улы бар иде. Бу турыда «СтарХит» яза.
- Игорь Сивов хатыны Нюшаны шәрә килеш видеога төшереп инстаграмга куйган.
- Нюша кызына сәер исем кушкан
- Җырчы Нюша 40 атналык йөкле вакытта ярымшәрә төшкән фотосын күрсәтте