Җырчы Нюша 40 атналык йөкле вакытта ярымшәрә төшкән фотосын күрсәтте
«Хәзер суга чумам да, бәби табу йортына китәм», дип язган җырчы.
Җырчы Нюша әле күптән түгел генә бәби тапты. Бүген ул инстаграмдагы сәхифәсендә йөкле вакытта купальниктан гына төшкән сурәтен куйды.
- 7 ноябрьдә Нюша бәби тапты, дип язган идек.
«Дөнья, хәерле иртә! Бу фотога нинди исем бирәсез? «Хәзер суга чумам да, бәби табу йортына китәм», дип язган ул фото янына. Шунда ук 40 атна турында хештег куйган.
Инстачылар «мондый фотоны күрсәтергә ярамый» дигән. «Нишләп ярамасын», дип каршы төшүчеләр дә табылган. Күпчелек инстачыларга фото ошаган, «матур» дип язалар.