Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанга җыелган 700 гармунчының берсе Гаяз Габдуллин: «Укучыларым Италиядә җиңү яулады»

30 август көнне Республика көне уңаеннан Камал театры каршында «Уйнагыз, гармуннар!» XXXVIII Республика халык иҗаты фестивальле узды. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, бәйрәмгә 30 өлкәдән 700 милләттәшебез килгән. Шундыйларның берсе – Гаяз Габдуллин.

news_top_970_100
Казанга җыелган 700 гармунчының берсе Гаяз Габдуллин: «Укучыларым Италиядә җиңү яулады»
Абдул Фархан

Гаяз абый Габдуллин Төмән өлкәсе Шыкча авылыннан килгән. Борынгы татар авылы Шыкчага (русча Чикча) 1483 елда нигез салына. Авылга хәзерге вакытта 540 ел! XX гасырга кадәр авылда бары тик Себер татарлары гына яши, 1921 елдан башлап бирегә Казан татарлары да күченә башлаган.

Гаяз абый үзе Башкортстанда туып-үскән. «Милләтегез буенча сез татармы, әллә башкортмы?» дигән сорауга, «татар» дип җавап кайтарды. «Әти-әнием Исламбахты авылында яшәгәннәр. Тарих буенча безне Кыр-еланы татарларына кертәләр, чөнки Уралның иң соңгы итәгендә яшәгәнбез, бездән соң Оренбург далалары башлана», – диде ул.

Чүп утаган өчен хромка алып биргәннәр

«Мин балачактан җыр-моңга тартылдым. 4нче сыйныфта чөгендер утаган акчага миңа «Шуй» исемле ике рәтле хромка алып биргән иделәр. Үсә төшкәч, минем башкаларга караганда яхшырак уйнаганымны күреп, Оренбург базарыннан «Белорусь» исемле гармун алдылар. Шулай китте-китте, Германиядә хезмәт итеп кайтканнан соң да бөтен Башкортстанны урап чыгып, Октябрьский шәһәреннән үземә «301нче Тула» гарумны алдым. Шул вакыттагы шатлыгымны белсәгез сез. Бүген дә шуның белән килдем әле. Мин булмаган чакта балалар, тышын каерып, аңардан ракета эшләгәннәр. Мин аны төзәтеп, идән краскасы белән буяп куйдым. Әле һаман йөри, телләре шул чаклы йомшак», – дип сөйләде Гаяз абый.

Белеме буенча «сварщик» булганга, армиядән кайтканнан соң, ул Себер якларына эшкә китә. Шунда татар-башкорт театры белән таныша, түгәрәкләргә йөри, һәм үз ансамбльләрен булдыралар. «Беренче мәртәбә Казанга 1990 елда килдем. Ренат абый Ибраһимов татар дөньясында беренче тапкыр «Рамазан» бәйрәме оештырган иде, Төмәннән безнең коллективны чакырдылар», – ди ул. Озакламый ул кабат Казанга килә, ләкин бу юлы инде – музыкаль белем алу өчен. «Мин зур уку йорты бетердем. Тукай урамындагы мәчеттә узган 9 айлык курсларда гармунны кайсы яктан тотырга кирәклегенә өйрәнеп кайттым», – дип, Гаяз абый көлеп алды.

Җырлы-моңлы гаилә

Җыр-моңга сәләт аңарга гаиләсеннән бирелә, дияргә була. «Әтием тальян гармунда да уйный, җырлый да иде, авылның бөтен мәҗлесләренә чакырганнар аларны. Хәзерге тамадалар шикелле, чәчәннәр булганнар. Шулай ук ике абыем да гармунда уйныйлар», – диде ул.

1995 елда ул Шыкча авылы мәктәбендә 1-11 сыйныфларга музыка дәресләре укыта башлый, шул ук вакытта клубта да эшли. Тормыш иптәше дә Гаяз абый белән бергә мәдәният йортында хезмәт куя. Әтиләре балаларына да җыр-моңга мәхәббәт сеңдерә. «Улымның югары музыкаль белеме бар, ләкин хәзерге вакытта ул илне саклый. Ялга кайткач баласы туды, исем кушып, бабай булдым. Үзем – Гаяз, оныгым – Аяз! Бик зур шатлык! Кызым Төмәндә тәрбияче, шулай ук кайткан саен концертларда катнаша, җырлый», – диде Гаяз абый.

Италиядә беренче урын

Хәзерге вакытта ул «Шытыр-шатыр» балалар фольклор-этнографик коллективын җитәкли. Әлеге ансамбль 2007 елда Шыкча авылы мәдәният һәм ял итү үзәгендә оештырыла. Алар фольклор-этнографик композицияләрендә Себер татарларының гореф-гадәтләрен һәм фольклорын куллана. Коллектив төрле жанрларда чыгыш ясый: «вокал», «инструменталь башкару», «хореография», «этнографик композицияләр».

Үзенең эшчәнлеге барышында Гаяз абый меңләгән баланы укыткан, һәм аларның коллективы бик зур уңышларга ирешә. Алар Россиянең төрле шәһәрләрендә – Самара, Пермь, Чаллы, Казан, Нальчик, шулай ук Казахстанда һәм башка бик күп җирләрдә чыгыш ясыйлар. 2014 елда Италиядә узган «Русское лето в Италии» Халыкара балалар фестивалендә беренче урын яулауларын Гаяз абый аеруча горурлык белән искә алды. «Безнең ансамбль бик үзенчәлекле, кабатланмас, Италиягә барырга тәкъдим итүләренең сәбәбе дә шуңарда. Балалар халык көйләрен җырлап, уен коралларында – кыл кубыз, курай, шыбыжгы, ятаганда уйнап, беренче урыннарны яуладылар», – дип, сөйләде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

«Хәзер моң югала!»

«Балалар үсә баралар, студент булып китәләр. Хәзерге вакытта яңа гына кергән 4-5 балам бар, 4 буынны укытып чыгардым. Алла боерса, пенсиягә чыккач та эшләргә ниятлим. Миңа яңа гына 58 тулып килә, әле мин япь-яшь, күңелем яшь», – дип көлде Гаяз абый.

«Күпчелек борынгы көйләр онытылып бара, хәзерге яшьләргә гел эстрада, шоу-бизнес кирәк. Ә мине балачактан халык көенә тартты, моңга. Ә хәзер моң югала! Минем максат – шул иске җырларны эзләп табып, яңадан уятып, яшь буынга тапшыру. Алар әлеге юнәлеш буенча китеп, югары уку йортларында укып, специалист булып кайтсалар иде», – дип теләде Гаяз абый.

Балалар укытудан тыш Гаяз абыйның тагын бер бик яратып эшли торган һөнәре бар, ул – уен кораллары ясау. Алар арасында – курай, көпшә курай, сыбызгы курай, кыл кубыз, ике кыллы домбыра, зур шыбыжгы, кыска шыбыжгы, ятаган... Барысын санап та, әйтеп тә бетерерлек түгел. Әлеге уен коралларын хәзер инде эзләп табу да авырдыр.

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» диелә татар халык мәкалендә. Күрәсең, Гаяз абый бер дә әлеге мәкальне исеннән чыгармаган!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100