Казанда 12-15 июнь көннәрендә Санкт-Петербург курчак театрының зур гастрольләре узачак. «Әкият» татар дәүләт академия курчак театры сәхнәсендә «Рикки-Тикки-Тави» (12 июнь, 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә), «Алиса в стране чудес» (13 июнь, 15.00 һәм 18.00 сәгатьләрдә) һәм «Тараканище» (15 июнь, 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә) спектакльләре күрсәтеләчәк.
- Гастрольләр РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә үтә.
«Безнең өчен Казан гастрольләр яңа тамашачы белән очрашу өчен яхшы мөмкинлек, ә үзебезнең юбилей елында бу аеруча күңелле», ди театрның баш режиссеры Руслан Кудашов.
- 16 майда Санкт-Петербургның зур курчак театры театрга нигез салынуга 95 ел тулуны билгеләп үтте.