Кубадан килгән Рафаэль Лопес: «Беренче тапкыр кар күргәч, бер атна сокланып йөрдем»
Куба дигәч тә диңгез, сальса биюче кызлар, карнавал күз алдына килә, чөнки безгә кинолардан шулай күрсәтәләр. Кубаны «ирек утравы» дип тә атыйлар. Анда яшәүчеләр өчен дә ул шундый төрле төсле, елмаюлы, ирекле җирме икән? Бу хакта Кубадан Казанга укырга килгән Рафаэль Лопес белән сөйләштек. Былтыр ул гомерендә беренче тапкыр кар күргән.
«Ох, тагын кар! Эреп кенә беткән иде бит. Кыш беркайчан да бетмәс кебек», - дип уфтанды Рафаэль лифтта күтәрелгәндә. 17 апрель көнне кар явып куйган иде, без менә шул көнне очраштык Ел әйләнәсе җылыда яшәгән егетнең җанына тигән кыш. Җәй җитүгә ышанычы да калмаган иде ахрысы инде балакайның. Бездә ярты елга сузылган кыш Куба халкы өчен бер сынау инде ул.
Куба республикасы – Латин Америкасы утрау дәүләте. Ул Кариб диңгезендә урнашкан. Кариб бассейнының иң зур утравы булып тора.
Рафаэль Лопес ике ел элек Кубаның Матансас провинциясеннән Казанга укырга килгән. Егеткә 29 яшь. Туган ягында ул инженер һәм геолог белгечлеген үзләштергән. Кубада ул өлкәдә эш табып була, чөнки анда нефть бар. Бер фирмага эшкә урнашкан. Эш урыныннан аны КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында магистратурага укырга җибәргәннәр. Бу инде аның өчен икенче магистратура. 12 ел мәктәптә укыган, биш ел бакалавриатта инженерга, ике ел магистратурада геологка һәм менә тагын... Монда укуның уңай яклары да бар – хезмәт хакына бераз гына өстәмәләр була.
«Казанга килгәч салкын тидердем, бер ай чирләдем»
Ул сентябрь аенда салкын Казанга килеп төшкән. Кубада ел әйләнәсе 30 градуска якын эссе булгач, анда куртка сыман киемне табып та булмый. Футболкадан гына килгән егет шунда ук кире китәргә әзер булган. Казанга килеп төшкән көнне 6 градус кына җылы булуы да исендә калган. Шунда ук кибеттән җылы киемнәр сатып алган.
Казанга килгәч салкын тидердем, бер ай чирләдем, – дип искә алды ул беренче көннәрен. – Организмга мондагы ризыкларны кабул итүе дә авыр булды. Аннан соң коронавирус йоктырдым, хәлем китте. Мине хастаханәгә салдылар. Бераз дәвалангач, вәкиллек карары буенча Кубага җибәрделәр, сигез ай өйдә тордым, – ди Рафаэль.
Ул елны Рафаэль кышны күрми калган, ә былтыргы беренче кар аның өчен бер могҗиза булган. «Төнге сәгать икедә уянып киттем, тәрәзәгә күзем төште, ә анда ап-ак кар ява! Шундый матур иде! Бер атна сокланып йөрдем. Шундый кызык иде. Туганнарга төшереп җибәрдем. Аннан соң туйдырды. Кыш болай озак булыр дип уйламаган идем. Диңгез, кояш сагындыра. Минем өйдән диңгезгә кадәр 800 метр гына», – дип сагынып сөйләде ул.
Аларда да яңгырлы, җилле, «салкын» вакытлар була. Рафаэль 18 градус җылыны салкын диде дә, мин көлеп җибәрдем. 18 градус! Салкын! Безнең кешеләр андый температурада су коена әле. Моңа Рафаэль шаккаткан.
«Кол Шәриф мәчетендә намаз укыдым»
Аңа безнең ризыкларга ияләнү өчен дә вакыт кирәк булган. Аларда милли ризык булып саналган «конгри», мәсәлән, дөге, фасоль, яшелчә һәм иттән тора, ә бездә милли ризык булып саналган бәлеш, өчпочмаклар алар өчен авыр ризык.
«Ризыкларга ияләндем инде. Токмач ашы бик ошады. Сезнең милли ризыклардан самса, өчпочмак, чәк-чәк ашадым. Сезнең бөтен ризыкларда бәрәңге һәм ит бар», - дип елмайды ул.
Казанда яшәгән арада Рафаэль берничә тапкыр мәчеттә булган. Кубада төп дин – христиан дине. Бездә төрле диннәр булу да аның өчен үзенчәлекле күренеш булган.
Мин дусларым белән Кол Шәрифкә бардым. Бергә намаз укыдык, мин алар артыннан кабатладым. Мәчеттә гарәп һәм татар телендә генә сөйләштеләр, әмма миңа ошады. Ислам дине минем өчен кызыклы. Анда бары тик бер генә Аллаһ бар – ул дөрес дин дип уйлыйм. Мин үземне католик дип санамыйм. Билгеле бер дин вәкиле дип әйтә дә алмыйм, әлегә ислам белән кызыксынам, – дип сөйләде Рафаэль.
Ул Рамазан ае турында да сорашты. «Бер әйбер ашамыйсыз, су эчәргә дә ярамыймы?» - дип гаҗәпләнде.
«Минем күп катлы йортта яшәгәнем юк иде»
Кубада испан телендә сөйләшәләр. Монда килгәндә Рафаэль рус телендә бер сүз дә белмәгән. Ул КФУда телне өйрәнү курсларына йөри. Рус телен ике ел гына өйрәнгән кеше өчен бик әйбәт сөйләшә, минем сорауларны да аңлады. Кайбер сүзләрне генә тәрҗемәче аңлатты. Шулай да аларга тел авыр бирелә. Үзе өчен әйтергә авыр булган бер сүзне әйтте дә аңламадым. «Очечети», – ди. Башкача аңлатуын сорадым. Күп кеше яши торган урын дигәч кенә «общежитие» булуы ачыкланды. Аларның алфавитында «щ», «ж» кебек авазлар бөтенләй юк икән, шуңа авыр. Татарча «сәлам», «сау бул», «рәхмәт», «даруханә» сүзләрен өйрәнгән.
Телне өйрәнүе бик авыр, шуңа Казанга Кубадан килүчеләр күп түгел. Башта кибеткә әйбер алырга кергәч, төртеп күрсәттем, телефоннан тәрҗемә иттем. Хәзер җиңел инде. Шулай да кайбер кешеләрнең сөйләмен аңлавы авыр була. Мәсәлән, олы яшьтәге танышларым бар. Ул бабай җөмләсен рус телендә әйтә башлый да, бер-ике татарча сүз кушып җибәрә, аннан соң тагын русча сөйли. Мин аны аңламыйм. Акцент белән сөйләгәндә дә аңлавы авыр. Диалектлар да бар әле... Колумбия, Мексикада да испан телендә сөйләшәләр, безгә аралашуы авыррак, чөнки аларда башка диалект. Сездә дә шулайдыр. Мин яши торган Матансас шәһәре – туристлар килә торган урын. Анда күбесе инглиз телен дә белә, – дип аңлатты Рафаэль.
Телне белгәч, ул башкаларга да ярдәм итәргә тырыша. Испан телле илләрдән килгән студентлар, туристлар өчен арадашчы булып тора. Вакытлыча фатир яллап торырга теләгән кешеләр дә Рафаэльгә мөрәҗәгать итә, чөнки фатир хуҗалары белән рус телендә сөйләшергә кирәк. Фатир бирүчеләр дә, аларның Кубадан булуын белгәч, бик теләп ризалаша икән. Казанда Кубадан килүчеләр күп түгел дисә дә, берничә гаиләгә фатир эзләргә ярдәм иткән.
«Үзем фатир эзләгәндә дә авырлыклар булмады. «О, Кубадан!» – дип шатланып ризалаштылар. Минем күп катлы йортта яшәгәнем дә юк иде. Мин яши торган шәһәр диңгез буенда урнашкан, анда биек йортлар юк. Хәзер сигезенче катта яшим. Тәрәзәдән карарга әле дә куркам, тик мондый фатир миңа ошамый – күршеләр ишетелеп тора», – ди ул.
«Әти-әни минем өчен борчыла, чөнки хәбәрләрне карап торалар»
Рафаэль хәзерге вакытта эшләми.Чит илдән килгән кешеләр Россиядә эшкә урнаша алсын өчен эшкә рөхсәт алырга тиеш. Аны эш бирүче генә бирә ала. Шуның өчен башта сине эшкә алырга әзер булган оешманы табарга кирәк. Андый эш бирүчеләр әлегә табылмаган.
Эшкә рөхсәт соралмый торган җирләргә дә урнашырга була. Мәсәлән, төзелештә эшләү өчен рөхсәт кирәкми. Хатын-кызлар кибетләрдә складта яки товар урнаштыручы булып эшли ала. Рафаэль сүзләренчә, Кубадан килүчеләр арасында да шулай эшләүчеләр бар.
Монда акча эшли алмагач, егеткә акчаны әти-әниләре җибәреп тора. Анда аларның кечкенә бизнесы – копия ясау үзәге бар. Шуннан кергән акчаны җибәреп торалар. Анда да җирле валютаны долларга күчерергә кирәк, ә хәзерге вакытта долларлар белән кыенлыклар булгач, акча җибәрү дә авырлашкан.
Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Кубага очар өчен йөз мең сум тирәсе акча кирәк. 12 сәгать самолетта очасы.
Мин хәзер өйгә кайтып торыр идем, әмма чикләр ябык. Казанда туганнардан беркем дә юк. Әти-әниемне бик сагындым. Алар да минем өчен борчыла, чөнки хәбәрләрне карап торалар. Монда барысы да тыныч дип аңлатам. Әти-әниемнең дә Казанга килеп карыйсы килә. Казан – бик рәхәт, чиста шәһәр, транспорт ягыннан җайлы. Минем Мәскәүдә булганым бар, бер дә ошамады. Нык тавышлы шәһәр, метролары аңлашылмый, кеше күп, авыр. Казан артык зур түгел, тыныч, миңа бик ошый. Төнлә курыкмыйча йөрергә була. Монда вакыт бик тиз үтә, Кубада тормыш әкрен бара. Мин җәйне көткәнгә шулайдыр, бәлки, – ди Рафаэль.
Әле ул йөргән кызы белән яши. Кыз Кубадан турист буларак килгән, туган ягына кайтыр өчен чикләр ачылганны көтә. Менә бит мәхәббәт нишләтә.
Татар кызлары да бик чибәр. Кызларның күзләре матур. Бездә кара тәнле кызлар да, ак тәнлеләре дә бар. Монда бөтен кызлар ак тәнле. Казан кызлары испан телен ярата. Үзләре аңламаса да, испан телендә берәр әйбер сөйлә әле дип сорыйлар, – дип елмайды ул.
«Казанда машина сатып алсам, Кубага алып кайта алмыйм»
Кубада нефть табылса да, республиканың икътисады алга киткән дип әйтеп булмый. Икътисадның төп юнәлеше – туризм. Пандемия вакытында чикләр ябык торгач, хәлләр авырлашкан: туристлар юк, димәк, акча да юк.
Шуны да әйтергә кирәк, Куба инде бик күп еллар Америка Кушма Штатлары тәэсире астында яши, дөресрәге, аның санкцияләре. 1960 елда АКШ Кубага карата санкцияләр игълан итә. Шул вакытлардан ук Куба – АКШ мөнәсәбәтләре киеренке. Кубага күп кенә илләрдән товар кертергә ярамый, шулай ук Куба да үз товарларын кайбер илләргә генә чыгара ала.
Кубадагы акча валютасы – песо. Банк котировкасы буенча бер доллар 25 песо тирәсе. Банклар долларларны бирми башлау сәбәпле, «урам» бизнесы үсеп киткән. Анда бер долларны 80-100 песо итеп саталар икән. Дүрт тапкырга кыйммәтрәк дигән сүз.
Коронавирус башлангач, вазгыять тагын да катлауланды. Бездә продуктлар бик кыйммәт. Үзебездә үсә торган җимешләр арзан, шулай ук тәмәке, ром үзебездә җитештерелә. Мәсәлән, машиналар бик кыйммәт. Машиналарны дәүләт кенә сата. Башка фирмалар сата алмый. Мин Казанда машина сатып алсам, Кубага алып кайта алмыйм. Торак бәясенә килгәндә, монда дүрт миллион сумга фатир алып була. Үземнең туган җирдәге йортны сатып, монда фатир алып булыр иде. Казанда хезмәт хаклары югарырак, бездә түбән. Монда 150 сумны бер сәгатьтә эшләп була, мин нефть тармагында эшли торган фирмада аена 8 мең песо ала идем, – ди ул.
Сигез мең песо ул 80 доллар тирәсе була, долларны якынча 70 сумнан санасак та, 5600 сум гына чыга. Анда уртача хезмәт хакы – 30 доллар тирәсе. Ул хезмәт хакын бер айга җиткерү авыр, шуның өчен Кубада талоннар кулланыла. Иң кирәкле ризыкларны сатып алу өчен ай саен талон бирелә. Талонга очсыз бәягә дөге, май, йомырка, фасоль, ит кебек ризыклар алып була, әмма аларга да лимит бар.
«Кафеда кофе сорагач, зур бокал белән «су» китереп бирәләр»
Мине кызыктырган тагын бер әйбер – кофе иде. Кечкенә вакытта «Яңа Гасыр» каналыннан кичке биштә тәрҗемә иткән сериалларны күрсәтәләр иде бит әле. Бәлки, хәзер дә бардыр, белмим. Менә шунда испан теленнән тәрҗемә ителгән сериаллар да була иде. Бәләкәй генә чынаяктан кап-кара кофе эчкәннәре шуннан ук хәтердә калган. Анда чыннан да шулай кофе эчәләрме икән?
«Әйе, бездә көненә ике-өч тапкыр кечкенә чынаяк белән бик кара, каты кофе эчәләр. Монда мин андый кофе таба алмыйм. Кафеда кофе сорагач, зур бокал белән «су» китереп бирәләр, – дип кулы белән ишарәләп тә күрсәтте ул. – Бик күп җирдә эчеп карадым, әмма миңа ошамый. Сезнең бездәге кебек кофе эчкәнегез юктыр».
Аннан соң без җиләк-җимешләрне чагыштыра башладык. Менә бездә монысы бар, ә бездә монысы дип ярышып киттек. Юка, маммея дип тезеп китте, ә мин аларны беренче ишетәм. Гуавасын ишеткән бар инде, ярар. Интернеттан табып, рәсемнәрен дә күрсәтте. Сез дә шуларны ачып карагыз, яме. Кызыл бананнар да күрсәтте. Бездә бананны кыздырып ашамаганга гаҗәпләнгән.
Ә бездә карлыган, чия, миләш, алма бар дип, мин дә рәсемнәрен күрсәттем. «Миңа алмагачлар бик ошады, чәчәкләре шундый матур. Быел да тизрәк ак чәчәкләрен күрәсем килә», – диде ул. Менә бит, кешене алмагач белән дә шаккатырып була.
Рафаэль кара ипи турында кызык әйбер әйтте әле. Аларда гомумән ак ипи генә икән. Безнең кибетләрдә кара ипи күргән дә, искергән ипи саталар дип уйлаган.
Аннан соң йорт хайваннарын санап киттек. Кубада да каз, тавык, сарык, дуңгыз, кәҗә, сыерлар бар. Аларың тавышларын чыгарып, мөгезләрен күрсәтеп аңлаштык, фотоларын да ачып күрсәттек. Арбага җигелә торган зур «кәҗәләре» дә бар икән. Исемен истә калдырмадым инде...
«Бездә ак яки кара тәнле булуга карап тормыйлар, гаилә коралар»
Ничек кенә булмасын, Куба халкы гел елмаеп яши кебек. Сальса бииләр, гитарада уйныйлар, бәйрәмнәрен зурлап үткәрәләр. Безнең Сабантуйга охшаган карнаваллары бар. Бер атна бәйрәм итәләр.
«Карнавал быел май аенда узачак. Урамда бик зур «вечеринка» булачак. Бөтен кеше бәйрәмгә чыга. Урамнарны, йортларны матур итеп бизиләр. Ул бәйрәмдә бик озак вакыт күрмәгән танышлар белән очрашырга була», – ди ул. Әйтәм бит Сабантуй кебек, анда да фәлән ел күрмәгән кешеләр белән күрешәсең.
Тагын аларда Әниләр көне һәм 8 Мартны бик зурлап бәйрәм ителә икән. Әниләр көне май аеның икенче якшәмбесендә үткәрелә. Ир-атларга багышланган бәйрәмнәре юк. Анда хатын-кызларга башка төрлерәк караш димме соң... Кызлар кияүгә чыккач, фамилияләрен дә үзгәртми. Балаларында гына «уртак» фамилия булачак. Гомумән, Куба кешесе ике фамилия йөртә – Рафаэль Лопес-Элиас. Лопес – әтисенең фамилиясе, Элиас – әнисенеке. Аның баласының фамилиясенең беренче өлеше Лопес булачак, ә анасыннан хатын-кыз фамилиясен алачак. Отчество аларда бөтенләй юк.
Рафаэльнең ике абыйсы һәм бер апасы бар, әмма апасы гына бертуган. Ике бала икенче атадан.
«Минем абый кара тәнле. Ул минем абый дигәч ышанмыйлар да, чөнки әти дә, әни дә ак тәнле. Әнинең беренче ире кара тәнле булган. Бездә ак яки кара тәнле булуга карап тормыйлар, гаилә коралар», – ди ул.
Әллә шуңа инде, Рафаэль бик тырышып-тырышып кунакка чакырды. Барысын да күрсәтермен, диде. Барып карыйсы килә инде хәзер. Бик йомшак күңелле булып тоелды ул миңа. Кире җавапны да ничектер йомшак итеп кенә әйтәсе, балага аңлаткандай аңлатасы килде. Алар хисләр турында сөйләшергә ярата кебек. Без берничә көн мессенджер аша аралаштык. «Хәлләрегез ничек?» - дигәнгә бер тапкыр да «әйбәт», «яхшы», «нормально» дип кенә җавап бирмәде. «Миңа күңелсез, чөнки сезнең белән күрешә алмыйм», – дип тә язды. Күрешергә минем вакытым булмагач, үпкәләде дә бугай.
Куба – хыялдагы кояшлы, җылы, хисләргә бай утрау булса да, анда тормыш идеаль түгел. Салкын кышның да үз рәхәте бар бит...