Казанга Башкортстаннан башлап Малига һәм Сербиягә кадәр иң яхшы курчак театрлары киләчәк
Быел «Шомбай-fest» халыкара курчак театрлары фестивалендә дөньяның төрле ягыннан килгән 13 театр көч сынашачак. «Әкият» татар дәүләт курчак театрының матбугат үзәге фестивальдә катнашачак спектакльләр исемлеген чыгарган.
«Без фестивальгә 60тан артык гариза алдык. Тәкъдим ителгән спектакльләр үзенчә уникаль, талантлы. Сайлау җиңел булмады. Без сайлап алынган спектакльләрнең фестиваль бизәге булачагына ышанабыз», – дип язылган хәбәрдә.
Фестиваль 17-21 июнь көннәрендә үтәчәк. Хәзерге вакытта жюри һәм мәдәни күзәтүчеләр командасы туплана.
«Әкият» татар дәүләт курчак театры үзе конкурстан тыш Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектаклен күрсәтәчәк.
Программага кергән спектакльләр:
- «Миргачан или тайна тунгусского метеорита» (6+). Амурский өлкә курчак театры (Благовещенск ш.);
- «Тьма египетская» (16+) Башкорт дәүләт курчак театры;
- «Сказки Поднебесной» 6 (+3) Белгород дәүләт курчак театры;
- «Ортеке» (6+) Алматы дәүләт курчак театры;
- «Зимние чудеса» (6+) Мордовия Республикасы дәүләт курчак театры;
- «Был однажды один лев» (6+) Сербия Республикасы балалар курчак театры;
- «Под звуки канонады» (12+) Донецк академия курчак театры;
- «Ястребок» (Сказка о бумажном самолетике) (6+) А.Н.Афанасье ис. Киров дәүләт курчак театры;
- «Нәни Сиу» (6+) «Sogolon» курчак театры, Мали, Африка;
- «Письма другу» (12+) Курск дәүләт курчак театры;
- «Паустовский – детям» (6+) Мәскәү курчак театры;
- «Я родился завтра. Защитник» (12+) Чаллы дәүләт курчак театры;
- «Тараканище» ( 0+) Санкт-Петербург Зур курчак театры;