Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

KazanForum: «Спортта бернинди урта җенесләр дә булырга тиеш түгел»

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында спорт мәсьәләләрен дә карадылар. Диндә спортка караш, ярышларда дини кагыйдәләрнең үтәлеше, җенси катнашлык һәм әхлак нормалары турындагы сөйләшүдән «Интертат» күзәтүе.

news_top_970_100
KazanForum: «Спортта бернинди урта җенесләр дә булырга тиеш түгел»
Фото: Илнар Төхбәтов, «Татар-информ» архивы

Ислам илләре катнашындагы икътисади форумда спорт мәсьәләләре күтәрелү юкка түгел. Күпчелек халкы мөселман булган алдынгы илләрдә һәрдаим дөньякүләм спорт ярышлары булып тора. Белүебезчә, диннең дә үз кагыйдәләре бар. Мисал өчен, күптән түгел Согуд Гарәбстанында футбол буенча дөнья чемпионаты булды. 2022 елда футбол чемпионатын тагын бер мөселман иле Катар үткәрде. Төрле илләрдән җыелган футбол җанатарларына исерткеч эчемлекләр куллану, ачык киемнәрдән йөрү тыелды, чөнки кабул итүче ил – консерватив мөселман иле. Шулай да башка дин тотучылар өчен аерым гыйбадәт бүлмәләре дә булдырылган иде.

Тиздән Казанда БРИКС илләре уеннары башлана. Татарстан башкаласы да дистәләгән илдән спортчылар һәм җанатарларны кабул итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә дә, дин һәм спортның бәйләнеше турында сөйләшү мөһим иде.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Спорт ярышларында ирләрнең дә, кызларның да гаурәтләре капланган булырга тиеш»

Форумда ярышларда спортчыларга карата да дини нормалар куллану мөһимлеген карадылар. «Ислам төрлечә спортка теләктәшлек белдерә. Мөселманнарга бозарга ярамаган билгеле бер кагыйдәләр бар», – диде бу хакта «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Алар – биш вакыт намаз, ураза тотудан тыш, җенси катнашлык булмау, ягъни хатын-кызларның хатын-кызлар белән ярышуы, ир-атларның – ир-атлар белән, йөзгә сугудан тыелу, тренерлар, спортсменнарның норматив булмаган лексика, ягъни сүгенү сүзләре кулланмавы, ставкалар куюдан тыелу. Рөстәм хәзрәт ярышларны оештыручылардан шушы кагыйдәләрне искә тотуларын сорады.

Ураза тотканда бик күп сораулар килә. «Хәзрәт, минем ярыш. Мин уразаны боза аламмы?» – диләр. Кешегә ничек җавап бирергә? Ярышлар үткәрергә уйлаганда, православие да, мөселман уразасы да спортчыларга тәэсир итмәслек итеп, бу факторлар бөтенесе дә исәпкә алынсын иде, – диде ул.

Билгеле кагыйдәләр арасында гаурәтне каплау да бар, ягъни тәннең чит кешеләр күрсәтергә ярамаган өлешләрен каплау. Гадәттә, спортчыларның формалары тәнгә сыланып тора, алар кыска шорты, майкалардан чыгыш ясарга тиеш.

Без билгеле форма нормалары барлыгын аңлыйбыз. Мөселман илләренең берсендә волейболчы кызлар яулык киеп, гаурәтләрен тулысынча каплап чыктылар. Спорт ярышларында кызларның да, ир-атларның да гаурәтләре капланырга тиеш. Ир-атларга җиңелрәк, безнең тездән алып кендеккә кадәр өлеш капланган булырга тиеш. Бу – мөселманнар өчен мөһим. Моны бозу инде гөнаһ, – дип билгеләп үтте Рөстәм хәзрәт.

2016 елда Бразилияда узган Олимпия уеннарында Мисыр волейболчысы хиджаб киеп уйнады.

Фото: © REUTERS

«Спортта бернинди урта җенесләр дә булырга тиеш түгел»

Дини-әхлакый нормалар бозылуын, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин атап үткән «җенси катнашлык»ны Европа илләрендә узган чаралар, хәтта Олимпия уеннарында да күрергә тулы килә. Спортта традицион һәм дини кыйммәтләр саклануы кирәклеге турында Россиядә авыр атлетика Федерациясе Президенты Максим Агапитов сөйләде.

Ул Токиода узган Олимпия уеннарында авыр атлетикада трансгендер катнашуын, Франциядә узачак Олимпиада факелын трансвестит йөртәчәген билгеләп үтте. «Мин боларны сезгә мәкаләләрдән укып әйтәм», – диде ул форум катнашучыларына мөрәҗәгать итеп. Спикер Россиядә ЛГБТ, педофилия, җенесне үзгәртү пропагандасы закон белән тыелуын, иң каты законнар Ислам илләрендә булуын да ассызыклады.

Фото: © ТР спорт министрлыгы сайты

Минемчә, дөнья спорт хәрәкәтендә гендер сәясәтен мәҗбүриләп кертелүләр традицион кыйммәтләрне саклап калу өчен куркыныч тудыра. Спорт – яшьләрне тәрбияләүнең иң көчле коралы. Шулай ук, спортчыларның чын тигез хокуклы булуы да Олимпия принципларында беркетелгән. Бу – дөнья спорты өчен җитди проблема. Без җитди бернәрсә дә булмаган кебек утыра алмыйбыз, – диде Максим Агапитов.

Олимпия уеннарына спортчылар белән бергә дин әһелләре дә бара иде. «Спортчылар дини азыксыз кала алмый. Нәкъ менә спорт батыр ирләр һәм гүзәл хатын-кызларны күрсәтә, анда бернинди ди урта җенесләр булырга тиеш түгел», – диде күп җенеслелек турында Митрополит Митрофан.

Хәзерге Олимпия уеннары турында: «Бу – сатанизм күренеше түгелме?»

Олимпия уеннары дигәннән, дини һәм рухи кыйммәтләрне алга сөргән дөньякүләм танылган спорт ярышы соңгы елларда үз принципларына каршы бара. Россия Федерациясе мөселманнары Диния Идарәсенең Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Беюсов фигуралы шуучы Камилә Вәлиева белән булган хәлне искә алды.

30нчы елларда, Олимпиада Германиядә узганда, фашистлар уеннарга кара тәнлеләрне кертмәгәннәр. Алар халыкны раса буенча аерганнар. Мин хәзер безнең кызыбыз Камилә Вәлиеваны искә төшердем. Безнең спортчы күпме газап чикте, аны гел нәрсәдә дә булса гаепләргә, ярышларга кертмәскә тырыштылар. Хәзерге Европа хөкемдарлары һәм шул нацист кешеләренең аермасы нәрсәдә соң? – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиянең спорт көрәше Федерациясе Президенты Михаил Мамиашвили да күптән түгел фехтование буенча Олимпия уеннары сайлап ату этабында булган хәлне искә төшерде.

Россия кызы Украина кызын җиңеп, аңа кулын сузды, ә көндәше аны корал белән туктатты. Һәм Халыкара Олимпия комитеты Украина кызын тулысынча яклады, шунда ук Олимпия уеннарында катнашу өчен шәхси чакыру бирде. Бу – сатанизм күренеше түгелме соң?

Кул бирешү – кешелеклелек төшенчәләренең нигезенә салынган. Җиңдеңме син, җиңелдеңме – мөһим түгел. Син көндәшеңә кул биреп, аңа хөрмәтеңне күрсәтәсең. Бу очракта кул бирмәү – ул Олимпия хәрәкәтенең бөтен тарихын сызып ташлау.

«Баланы техник яткан җитез, көчле итеп әзерләргә мөмкин, тик без алай хайван тәрбиялибез»

Ислам, һәр дин кебек үк, тәрбиягә зур игътибар бирә. Спорт белән шөгыльләнүчеләр кайвакыт рухи лидерларга мохтаҗ. Күп кенә спортчылар фикер лидерлары да булып тора. Алар популярлык казанып, социаль челтәрләрен алып бара башлый, хакимият органнарына эләгә, ягъни алар һәрвакыт халык күз алдында һәм аларның сүзләре һәрвакыт үтемле. Форумда спортчыларны спортчы буларак кына түгел, әхлакый һәм рухи яктан тәрбияле итеп үстерү турында да фикер алыштылар.

«Мөселманнар өчен иң төп мисал – Пәйгамбәребез с.г.в. Ул үзе көрәш белән шөгыльләнгән. Хәзер безнең мөфти спортны пропагандалый. Мәсәлән, уктан ату буенча ярышлар оештыра», – диде бу хакта Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Ул лидерлык мәсьәләсен «Слово пацана» сериалы мотивында яткан 90нчы елларга кайтып та бәяләде.

Кеше ике нәрсәне югалткач кадерле башлый. Аларның берсе – сәламәтлек. Без – 90нчы елларда үскән балалар, хәзер Казан феномены турында фильмнар төшерәләр. Ул – яшьләребез сәламәтлекне бетерә торган гөнаһларга баткан чор. Шуңа күрә спорт кирәк. Безнең спортчылар лидер булырга, яшьләрне үз артыннан ияртергә тиеш, – диде Рөстәм хәзрәт.

Фото: © «Слово пацана» сериалыннан скриншот

Спортта рухи лидер булып, беренче чиратта тренерлар тора. Балаларга әхлакый тәрбия бирү өчен тренер үзе дә тиешенчә тәрбияле булырга тиеш. Бигрәк тә спортка тулы булмаган гаиләдән, тиешенчә тәрбия күрмәгән балалар килсә. Бу фикерне Олимпия чемпионы Михаил Мамиашвили белдерде.

Көрәш, авыр атлетика – арзан спорт төре. Анда күп балалар килә, алар үзләренә кыйммәтле чаңгылар, ракеткалар сатып ала алмыйлар. Ул балалар – күбесенчә тәрбиягә мохтаҗ, яки тулы булмаган гаиләләрдә туучылар. Монда бала тормышында иң мөһим рольне тренер уйнаячак. Андый балаларга тренер гына түгел, ә лаеклы кеше булырга өйрәтүче лидер кирәк.

Баланы техник яктан тиз, көчле, җитез итеп әзерләргә, техник сәләтләр бирергә, җиңәргә өйрәтергә мөмкин, ләкин без алай хайван тәрбиялибез. Балаларга рухи тәрбия кирәк. Бу – безнең җаваплылыкта. Без балалар тренерының эше абруйлы булсын өчен тырышырга тиеш, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да бу сүзләрне хуплады. «Әгәр дә бер кабәхәткә белем бирсәң, ул белемле кабәхәт булачак. Әгәр аңа бөек спортчы булырга мөмкинлек бирсәң, ул кабәхәт спортчы булачак. Шуңа күрә без этика нормаларын карарга тиеш», – диде хәзрәт.

  • 14-19 май көннәрендә Татарстан башкаласы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы үтә. Ул быел 15нче тапкыр үткәрелә.
  • Шулай ук форум кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмәсе ачылды.
  • Форум эшендә 80нән артык ил катнаша, шул исәптән 40тан артыгы – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре. 80нән артык Россия төбәге катнаша.
  • Форум кысаларында эшлекле һәм мәдәни программалар каралган.
  • «KazanForum-2024» 19 май көнне Изге Болгар җыены белән тәмамлана.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100