news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы Толстой музее Толстой маршрутына кергән, чын экспонатлар гына юк

Татарстан Республикасы Милли музееның Гыйльми Совет утырышында Л.Н.Толстой музее экспозицияләренең презентациясе үтте. Әлеге презентациядән репортаж тәкъдим итәбез.

news_top
Казандагы Толстой музее Толстой маршрутына кергән, чын экспонатлар гына юк
Фото: Лия Бушканецның «Проект экспозиции Музея Л.Н. Толстого в Казани: Проблемы и решения» презентациясеннән алынды

Күренекле рус язучысы Лев Толстой үзенең биш ел ярым гомерен Казанда уздырган. Казанда язучының музее да бар.

Лев Толстой музее Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2001 елның 27 октябрендәге Карары нигезендә Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы буларак оештырыла. Музей Казан үзәгендәге Горталовларның тарихи утарында урнашкан.

Биредә Лев Толстой 1841 - 1843 елларда яшәгән. 2015 елның 29 августында музей 39 нчы мәктәп каршындагы Лев Толстой исемендәге Музей-белем бирү үзәге буларак ачылды. 2023 елдан музей Татарстан Республикасы Милли музее составына ундүртенче филиалы буларак кире кайтты. 2025 елда ТР Рәисе Р. Н. Миңнехановның 2028 елда Л.Н. Толстойның 200 еллык юбилеена әзерлек турында Указы чыкты. Бәйрәмгә әзерлек кысаларында бинага ремонт ясалачак, утар территориясе төзекләндереләчәк һәм экспозицияләр яңартылачак.

Әмма, белешмәдән күренгәнчә, музейның язмышы бик катлаулы. Музейның мөдире Лия Бушканец музейның яңа концепциясе һәм аны әзерләүдәге кайбер кыенлыклар турында сөйләде. Толстойның тууына 200 еллыгы уңаеннан уздырылачак зур юбилей чаралары алдыннан – 2028 елга кадәр музеефикация һәм тулы канлы экспозиция ясап өлгертергә кирәк. «Толстой шулкадәр зур фигура, Казан аның язмышында роль уйнавы белән горурланырга тиеш», – дип басым ясады галимә.

Толстой эзләре буйлап Мәскәү, Ясная Поляна һәм Казанны берләштергән гомуми тур бар, димәк, Казан экскурсияләре өчен Толстойның бөтен тормыш юлын алу кирәкми. Шуңа күрә музей өчен язучының Казан чорын күрсәтү җитә. «Хәзер Толстойның дөньякүләм әһәмиятен ача торган зал булу кирәкми, 20 ел элек аның булуы турында сүз алып барган идек», – диде музей мөдире.

Музей хезмәткәрләренә еш кына Толстойга бәйле мифлар буенча шәрехләмәләр бирергә туры килә икән. Янәсе, ул начар укыган, ямьсез чирләр белән дә авырып алган. «Мондый темалар журналистларга да кызык хәтта. Әмма без экспозициянең нигезендә фәнни концепция ятарга тиеш дип саныйбыз. Без гадиләштерү юлыннан китмәскә булдык. Интернеттагы төрле мәгълүматны укып килгән кешеләр безнең экскурсияләрдән соң үзгәреп чыгып китәләр», – диде Лия Бушканец.

Музей нинди булырга тиеш: язучының көнкүрешен яктырткан музеймы әллә әдәбиме? «Мин аны даһи музее итәргә теләр идем. Ләкин кешеләргә дворян утарын күрсәтү дә кирәк. Шуңа бездә тарихи-әдәби һәм Толстойның үсеше нинди шартларда баруын күрстән интерьер музее берләшәчәк. Тагын бер проблема – әдәбиятны ничек визуальләштерергә. Без ул хакта да уйлыйбыз...» – диде ул.

Казандагы Толстой музееның төп проблемасы - экспонатлар. Казанда Толстойга кагылышлы мемориаль экспонатлар юк диярлек. Чөнки барысы да Мәскәүдә һәм Ясная Полянада саклана. Шуңа күрә күчермәләрен ясарга туры килә. Аларның сыйфаты югары сәнгати дәрәҗәдә булырга тиеш. Шуңа да аларны ясар өчен зур гына акчалар сорала. Аларның сыйфаты начар булса, экспозицияне ярлыландыра, ди.

Йорт җиһазларының да репликаларын ясарга туры киләчәк. Чөнки Юшковлар Казанга килгәндә Ясная Полянадан үз йорт җиһазларын алып та килгәннәр, алып та киткәннәр ди. Гусь Хрустальнаяда, мәсәлән, Толстойның бабасының сервиз күчермәсен ясарга әзерләр ди.

Кыскасы, музейда экспонатларның төп нөсхәләре юк. Затлы күчермәләр куелыр куелуын, әмма аларның берсенә дә яшь Толстой кагылмаган. Шулай итеп, музейда күчермә (реплика, муляж) һәм экраннарда ясалма фәһем белән җанландырылган яшь Толстой, төрле маппинглы шоулар булачак дип аңладым. Алай икән…

Галим Хатип Миңнегулов музейда Толстойның Ислам дине белән мөнәсәбәтләре ни дәрәҗәдә өйрәнелүе һәм ничек яктыртылуы белән дә кызыксынды. Мөдир залларда бу темага тулы бер стена булуын, бер тематик бүлек барлыгын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар