Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы башкорт бәйрәменнән: «Татар халкын иң матур, иң акыллы дип уйлый торган идем»

Казан үзәгендә башкорт мәдәниятенә багышланган бәйрәм булды. Башкорт биюе, башкорт курае һәм кубызы, башкорт җырлары, Казанда яшәүче башкорт халкы Горький исемендәге үзәк паркның бер кичен бизәде. Башкортлар Татарстанда ничек яши? «Интертат» милли бәйрәмнән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Казандагы башкорт бәйрәменнән: «Татар халкын иң матур, иң акыллы дип уйлый торган идем»
Энҗе Габдуллина

Паркка керү белән, «бөке»дә торучы машиналар тавышыннан арынып, «җәяүлеләр бөкесе»нә чумасың. Үзәк паркның иң азагындагы мәйданчыктан башкорт җырлары ишетелә, каршыга милли кием кигән, яки образына туры килгән башкорт бизәнгече таккан апалар, кызлар очрый.

Идел буенда яшәүче җирле халыклар белән таныштыру – Казан мэриясенең «Древо жизни» дип аталган проектының төп максаты. Узган ел мари, удмурт, чуваш һәм мордва милләтләренең бәйрәмнәре узса, быелгы җәй башкорт, рус һәм татар мәдәниятләренә багышланган.

Бәйрәмгә Башкортстанның һәм Татарстанның барлык башкорт ансамбльләре, оешмалары җыелган иде. Кубыз, курайда уйнау, башкорт угыннан ату, рәсем, киез басу буенча остаханәләр, милли кием һәм бизәнү әйберләре, картиналардан торган күргәзмә оештырылган.

«Татарстанда башкортлар бердәм булып яшибез»

Татарстанда башкортларның бердәм булып яшәүләрен халык ансамбльләреннән дә күрергә була. Түбән Камадан килгән «Сал Урал» ансамблен 25 ел элек башлап җибәргән Гали абый Хәсәнов та шул турыда сөйләде.

Татарстанда башкортлар бердәм яшибез. Бирегә барлык башкорт оешмалары, Чаллы, Түбән Кама, Казаннан барлык ансамбльләр килде. Башкортлар Татарстанның барлык районнарында яши. Мине аларның милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, телне, йолаларны онытмаулары сөендерә. Бу проекта, Идел буенда яшәүче җирле халыкларның берсе буларак, башкортларны да кертүләренә шатландык, – диде Гали Хәсәнов.

Гали Хәсәнов – тумышы белән Әбҗәлил районыннан. Ул – хәрби табиб, хәрби хәрәкәтләр ветераны, танылган кардиолог һәм терапевт та. Түбән Камада инде 1992 елдан бирле яши. 25 ел элек башлап җибәргән «Урал» башкорт милли мәдәни автономиясе, «Сал Урал» ансамбле – Гали абыйның яраткан хезмәте. Аны «Татарстанның төп башкорты» дип тә атыйлар чөнки. Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары, Татарстанда башкортларның төбәк милли мәдәни автономиясе рәисе, Татарстанда башкортлар Корылтае җитәкчесе дә булып эшли. Курайда башкортларның милли гимнына әйләнгән «Урал» көен дә уйнап күрсәтте Гали абый. «Мин нота белмим. Ишетеп алам да үземчә уйныйм», – ди.

Бәйрәмдә ул башкорт укчылары киеменнән иде. Уктан ату буена остаханә дә күрсәтте. «Теләгән һәркем атып карады. Бер кечкенә бала килгән, атарлык көче юк. Шулай да тотып булса да карады», – ди Гали абый.

Сүз уңаеннан, кайбер чыганакларда башкорт укчылары 1812 елда рус армиясе белән берлектә Парижга хәтле барып җиткән, дип әйтелә. Алар туры атулары белән аерылып торганнар. Европадагы музейда башкорт угы саклана икән. Гали абыйдагы ук та – музейдагы укның күчерелмә варианты.

Казан халкына декоратив киез басу буенча остаханәне Уфадан килгән Ләйсән Гыйльманова күрсәтте. Төрле төстәге киезне махсус инә белән баскалап, башкорт бизәкләре төшерергә теләүчеләр дә күп иде.

Ләйсән дә Башкортстанның Әбҗәлил районыннан. Милли мәдәнияткә мәхәббәт аңа әнисеннән күчкән. Ләйсәннең әнисе авылда башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы икән.

Мәктәпне бетергәндә этнографик түгәрәк тә алып бардым. Үзем этнография музеен ясадым, юрталар тектем. Зур ак тукымадан юртаның үзен тектем, аннары кызыл тукыма белән бизәкләр төшердем. Юртаның эчен әнием һәм укучыларым белән бергә җиһазландырган идек, – дип сөйләде Ләйсән.

«Беркайчан да милләтләрне аерырга ярамый»

Үзәктә исә башкорт биюе буенча да остаханә күрсәттеләр. Уфадан килгән «Самауырлы ритайым» проекты катнашучылары башкортча шаян бию, башкорт ирләре биюе һәм башка төрле биюләр биеп күрсәтте.

Иң истә калганы – «Җиде кыз» биюе. Борынгы башкорт риваятенә багышланган биюне, артистларга кушылып, казанлылар да биеде. «Җиде кыз» риваяте – башкорт халкының иң танылган риваятьләренең берсе. Урлап кителгән кызлар, намусларын саклау өчен, суга сикереп һәлак булалар. Фаҗигале риваятькә багышлап, Уфада «Җиде кыз» һәйкәле дә бар. Уфага булган сәяхәттә шәһәрнең иң ошаган урыны шул һәйкәл булды. Риваяте дә, кызлары да, биюе дә нәфис, шул ук вакытта моңсу. Бу биюне биегәндә, кызлар салмак, шул ук вакытта бик нәфис хәрәкәтләр ясыйлар, һәм күз карашлары гел җиргә төбәлгән булырга тиеш. Анысы кызларның тыйнаклыгын аңлата.

Күпмилләтле «Zakaria» фолк-төркеме, курайчы һәм халыкара, бөтенроссия конкурслары лауреаты Юлай Касыймов чыгышы да күпләргә ошады. Чөнки мәйданны тутырып диярлек биеделәр. «Арымадыгызмы әле? Тагын уйныйммы?» – дип сорап куйды Юлай. «И, курай моңыннан туеп була димени?» – диде олы яшьләрдәге бер апа.

Муенына башкорт муенсасы таккан Рәхимә апа Вәлиуллинаны ерактан күреп алдым. Ул да яшьләр белән бергәләп, курай көенә бии иде. Рәхимә апа коллегам булып чыкты. 15 ел Сабаның «Дулкын» телерадиокомпаниясендә «Морадым» тапшыруын алып бара икән. Башкортстанның Күгәрчен районы Бикбулат авылыннан булган Рәхимә апа Сабадагы татар егетенә кияүгә чыккан.

55 ел элек татар егетенә кияүгә чыктым. Минем әсәем – татар. Мин татар халкын иң матур, иң акыллы, иң булган, иң уңган халык дип уйлый торган идем. Без 6 кыз гаиләдә. 5се дә башкортка чыктылар. «Сез башкортка чыктыгыз, мин татар егетенә кияүгә чыгам», – дигән идем, шул Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән сәгатенә туры килеп, татар егетен очраттым. Техникум бетергәннән соң безне Ташкентка эшләргә җибәрделәр. Шунда таныштык Саба егете белән. 17 ел Саба районында яшибез, – дип сөйләп китте Рәхимә апа.

Ул Элвин Грей – Радик Юлъякшин турында китап та язган кеше икән әле.

5 китап яздым. Икенче китабым Элвин Грей турында. Берсе башкорт кызы белән татар егетенең мәхәббәте турында. Хәзер «Әсәй йөрәге» дигән китап язам. Анысы сугыш турында. Кеше бик яратып укый. Мин аларны «ВКонтакте»га куеп барам. Белемем юк. Укыганда шигырьләр, хикәяләр яза идем. Төзелештә эшләдем. Башкортстанда да, Татарстанда да «танылган журналист», «син журналист булып тугансың» диләр, – ди Рәхимә апа.

«Сабада да башкортча сөйләшәсезме?» – дип кызыксынам.

«Күбрәк башкортча сөйләш әле», – дип халык үзе сорый. «Башкорт теле бик матур», – дип, мине күтәреп җибәрәләр. Әллә чын, әллә уйнап әйтәләр (көлә). Шуңа мин гел башкортча сөйләшергә тырышам.

Башкортлар гел бергә җыелып торабыз, чөнки бер тирәдә яшибез. Түбән Камага чакырсалар, анда йөгерәбез, Чаллыга, Казанга чакырсалар да барабыз. Күптән түгел генә «Саба көннәре» үтте. Анда Казан башкортлары да катнашты.

Тату яшибез, Алланың биргәненә шөкер. Татар белән башкорт бер тамырдан бит ул – агалы-энеле. Кайсыбер кешеләр безнең арага төшәләр. Чөнки бергә бәйләгән себерке нык себерә. Шул себермәсен өчен, безне аерырга тырышалар. Барыбер аерылмыйбыз, бергә без! Беркайчан да милләтне аерырга ярамый. Бергә яшәргә, дус булырга кирәк, менә минем кебек, – диде дә Рәхимә апа, кабат түгәрәк эченә биергә йөгерде.

  • «Древо жизни» проекты 2022 елның җәендә башланып китте һәм мари, удмурт, чуваш һәм мордва мәдәниятенә багышланган иде. Проектның максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.
  • Чираттагы ачык чаралар: 19 июльдә чара – рус мәдәниятенә, 2 августта татар мәдәниятенә багышлана. 22 августта Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында проектның «Халыклар йолдызлыгы» дип исемләнгән йомгаклау чарасында Татарстанның 7 төп җирле халык вәкилләре җыелачак. Биредә узган елда үз мәдәнияте белән таныштырган халыклар да була: марилар, чувашлар, мордвалар һәм удмуртлар. Бәйрәмгә килгән кунаклар Идел буе төбәгенең бөтен күптөрлелеген бер ноктада күрә алачак.
  • Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, башкорт, мари, удмурт, мордва, чувашларның дини ышануларының һәм менталитетның аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул «байтирәк», башкортларда – «нәҫел ағасы», мариларда – «тукымвож», удмуртларда – «дунне писпу», мордваларда – «шувто ине», чуашларда – «пурнӑҫ йывӑҫҫи».
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100