news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда юлларны су басты, автобуслар эченә су тулды, кешеләр су ерып йөри - видео

Республикада яңгырлар явып узды.

news_top
Казанда юлларны су басты, автобуслар эченә су тулды, кешеләр су ерып йөри - видео

Казанда көтелгән яңгыр гадәттәгечә су басулар да алып килде.

Кешеләр аяк киемнәрен салып, су ерып йөрергә мәҗбүр.

Автобуслар эченә дә су кергән. Урамнарда яртылаш суда күмелеп калган машиналар күренә.

Башкаланың төп трассаларын су басып, машиналар сүнеп калды.

«Океан» тукталышы янындагы җәяүлеләр кичүен су баскан. Юлдан машиналар су ерып баруы күренә.

Копылов урамыннан бара торган автобус эченә бер мизгелдә су тула башлый. Пассажирларын аякларын күтәреп куярга маташалар, ләкин су бик тиз тула. Кешеләр урындыкларга менеп баса. Тәрәзәдән төшерелгән кадрларда суда күмелеп калган «Газель» машинасы күренә.

  • Кичә Казанда яуган яңгырга шатланучылар турында язган идек. Бауман урамында яңгыр астында яткан парны видеога төшергәннәр
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар