Казанда җырчы һәм актер Фәхри Маннапов истәлегенә мемориаль такта ачылды
Бүген Горький урамындагы 13 нче йорт диварында җырчы һәм актер, татар музыка мәдәниятенә нигез салучыларның берсе Фәхри Маннапов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Әлеге бинада ул 1929-1951 елларда эшли.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, җырчының кызы Гөлнар Волкова мемориаль тактаны урнаштыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.
«Ниһаять, без бу мемориаль тактаның ачылуын күрдек. Татарстан мәдәниятенең башында торган кешеләрне онытмаска һәм алар турындагы хәтерне яшь буынга тапшырырга кирәк», – диде ул.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тантана уңаеннан катнашучыларга хат юллаган иде.
«Ул эшләгән бинага мемориаль такта кую – республикабызның музыкаль һәм театр мәдәнияте үсешенә керткән зур өлешен тану һәм истәлеген мәңгеләштерүнең мөһим билгесе. Бөек Ватан сугышы елларында Фәхри Маннапов артистлар бригадалары белән бергә фронтка чыгып, хәрбиләр алдында чыгыш ясаган шәхес ул», – диелә хатта.
Җырчының кызы Гөлнар Волкова
Фото: «Интертат», Камилә Билалова
ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балетмейстеры Раилә Гарипова Фәхри Маннаповның татар музыка мәдәнияте үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.
«Бу – татар музыка мәдәниятенә зур өлеш керткән шәхеснең тарихы. Без аның Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә сигез ел эшләве белән горурланабыз. Бүген без беркемнең дә, бернәрсәнең дә онытылмавын әйтә алабыз. Фәхри Маннапов милли мәдәниятебезне үстергән, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Фәрит Яруллин кебек бөек музыкантлар һәм композиторлар белән бергә эшләгән», – диде ул.
Фәхри Маннапов – беренче профессиональ татар вокалистларының иң күренекле вәкилләреннән берсе. Ул тирән драматик баритон тавышка ия булган.
Артист профессиональ карьерасын 1927 елга кадәр Оренбург, Әстерхан һәм Урта Азия татар театрлары сәхнәләрендә башлый. 1927-1933 елларда Татар академия театрында чыгыш ясый.
1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлаганнан соң, ун ел дәвамында (1938-1948) Татар опера һәм балет театрында солист булып эшли. 1948-1956 елларда ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле солисты була.
Фото: «Интертат», Камилә Билалова