Казанда яшәүче 101 яшьлек ветеран: «Кар-яңгыр яуганда, дошман уты астында элемтә суздым»

Сәхәп Иләлов фронтка 17 яшьлек үсмер чагында китә – Сталинград сугышында, Киев янындагы бәрелешләрдә катнаша, Берлинга диярлек барып җитә. Бүген аңа 101 яшь. Йөзьяшәр карт сугыш еллары турында рәхәтләнеп сөйли, махсус операция зонасындагы вазгыятьне күзәтә һәм алдагы Җиңүгә нык ышана. Сугыш ветераны тарихын «Татар-информ» яза.
«Безне Сталинград янындагы Асташкино станциясендә төшерделәр – иң канкойгыч сугышлар бара иде»
Бөек Ватан сугышы ветераны Сәхәп Иләлов 1924 елның 29 гыйнварында Әлки районының Яңа Алпар авылында дөньяга килә, хәзер аңа 101 яшь. Ул Казанның Коләхмәтов урамындагы фатирында кызы белән бергә яши. Тормышындагы иң мөһим бәйрәм алдыннан кунакларны еш кабул итәргә туры килә аңа. Өлкән яшьтә булуына карамастан, еш килгән кунаклардан арымый – аларны бик рәхәтләнеп кабул итә.
Сәхәп Сәләхович инде икенче ел рәттән Җиңү парадына чыга алмый – сәламәтлеге мөмкинлек бирми. Әмма ул бәйрәмсез калмый – оркестр һәм артистлар ул яшәгән йорт янына килеп, фатиры тәрәзәләре каршында аның өчен сугыш еллары җырларыннан концерт куя.

Сәхәп Сәләхович инде икенче ел рәттән Җиңү парадына чыга алмый, аңа сәламәтлеге мөмкинлек бирми, әмма ул бәйрәмсез калмый.
Фото: © kzn.ru
Әле күптән түгел генә дачага да йөргән ул – үзе рассада үстергән, үсемлекләрен тәрбияләгән. Хәзер инде бу эшләрне кызы Фирая эшли. Ул әтисен уңышсыз калдырмаска тырыша, ә ветеран кызының бакча эшләрендәге уңышлары белән горурланып мактана.
Сәхәп Сәләхович – көләч йөзле һәм тыйнак кеше. Сугыш турында җиңел сөйли, тавышында моңсулык чагылмый.
16 яшьлек үсмер чакта, 1940 елда ул Казанга килә – монда «Кожзавод»ка электрик булып эшкә урнаша. 2 елдан соң, 1941 елның декабрендә, фронтка чакырыла.
«Мин повестка алдым, хәрби комиссариатка килдем, көне буе шунда булдым. Минем белән бик күп башка егетләр дә бар иде. Безне шундук Горохов лагерьларына җибәрделәр, анда 615 нче артиллерия полкы оештырылган иде. Шунда элемтәчегә укыдым. Без 15 февральгә кадәр әзерлек уздык һәм китәргә әзер идек инде», – дип искә ала ветеран.
Аларны поездга утыртып алып китәләр. Сәхәп Сәләхович күпме барганнарын хәтерләми инде.
«Безне Сталинград янындагы Асташкино станциясендә төшерделәр. Ул вакытта Бөек Ватан сугышындагы иң канкойгыч бәрелешләр бара иде. Әмма Сталинград безне кабул итмәде – боҗра томаланган, диделәр. Без шәһәр янында калдык, оборона тоттык. Ә минем олы абыем да фронтка чакырылган иде, ул иртәрәк китте, шунда эләкте һәм шундук ук һәлак булды», – дип исенә төшерә ул.

Сәхәп Иләлов фронтка 17 яшендә китә, Сталинград сугышында, Киев янындагы бәрелешләрдә катнаша, Берлинга кадәр диярлек барып җитә.
Фото: © Сәхәп Иләловның шәхси архивыннан
«Теләсә нинди һава торышында, теләсә нинди хәлдә, дошман уты астында элемтә сузарга туры килде»
Хәрбиләр Сталинградтан 2 сәгатьлек ераклыктагы урында позицияләр били. Элемтәчеләр элемтә суза, калганнар штаб оештыра.
«Без язга кадәр шунда булдык. Апрельдә безне Орелга җибәрделәр. Анда инде артиллерия, «катюшалар» бик күп булды. Безгә кадәр анда күп кенә гаскәрләр позиция биләгән иде. Шунда төшеп төп һөҗүмне көттек. Анда таулы җирлекләрдә немецлар урнашкан иде, блиндажлары бар иде. Алар ничек кабул итәр икән дип, хәтта аларга 1 танк та җибәреп карадык. Немецлар аны җимерде», – дип сөйли Сәхәп Сәләхович.
Пехота, танклар һәм артиллерия – барысы да һөҗүмгә әзерләнгән.
«Анда 2 меңгә якын танк бар, диделәр. Безнең артиллерия анда төп рольне башкармады. Төп бәрелеш танклар белән иде», – дип искә ала ветеран.
Орел – Курск дугасында дошманны тар-мар итү Бөек Ватан сугышы барышына гына түгел, ә тулаем Икенче бөтендөнья сугышы барышына да гаять зур йогынты ясый. Бу сугыштан соң Сәхәп Сәләхович Киев янындагы бәрелешләрдә катнаша.
Аңа төрле һава торышы булганда, теләсә нинди хәлдә булганда да, дошман уты астында элемтә сузарга туры килә. Чираттагы атышта кабель өзелә – һәм ул йөзләгән сугышчының гомере өчен әһәмиятле элемтәне җайларга ташлана. Контузия ала, яралана, әмма ул сугышларда катнашуын дәвам итә.
«Табиблар юк иде, санитарлар булды, әмма ала операция ясый алмый, бәйлиләр генә иде. Туклану да даими булмады. Дошман безне бөтен яклап камап алганда, солдатларга ашарга алып килү мөмкин түгел иде. Булдыра алганча исән калырга тырыштык. Соңыннан Германия чиген уздык. Ул вакытта күп кеше өйләрен ташлап качкан иде инде. Барысын да: кием-салым, ризыкларны ташлап качканнар», – дип искә төшерә Сәхәп Сәләхович.
«Безнең ил нык, ул җиңелә алмый, бу мөмкин түгел»
Сәхәп Сәләхович Җиңү көнен Берлин янында каршылый.
«5 майга без Бориславка барып җиттек. Ул вакытта безне туктаттылар, алга таба бармаска куштылар, көчләр җитәрлек, диделәр. Җиңү игълан иткәч, «безнең әле сугыш бетмәде» дип, шундук кисәттеләр – безне Япония белән сугышка әзерли башладылар. Тик, ахыр чиктә, анда җибәрмәделәр», – ди ул.
Фашистлар Германиясе капитуляциясе игълан ителгәч, ул әле тагын 2 ел Белоруссиядә хезмәт итә. 1947 елның 1 апрелендә Сәхәп Иләлов Казанга кайта, «Тасма» җитештерү берләшмәсендә электромонтер булып эшли. 1984 елда лаеклы ялга чыга.

Сәхәп Сәләховичны балалары 2 онык һәм 1 оныкчык белән дә куандыра.
Фото: © kzn.ru
Ул 2 тапкыр өйләнә – 2 хатыны да инде вафат. Беренче никахыннан улы туа, инде ул да исән түгел, ә кызы исә әтисен тәрбияләүне үз өстенә алган. Сәхәп Сәләховичны балалары 2 онык һәм 1 оныкчык белән дә куандыра.
Ветеран дөньядагы хәлләрне дә күзәтеп барырга тырыша, яңалыкларны калдырмый карый. Украинадагы хәлләр дә борчый аны, фашистлар кабат баш күтәрә, дип кайгыра.
«Илебез ни өчен бервакытта да җиңелми?» – дип сорагач, Сәхәп Иләлов елмаеп куйды.
«Безнең ил нык. Ул җиңелә алмый, бу мөмкин хәл түгел», – дип йомгаклады ветеран.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина