Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яңа ел ялларында нинди татарча мәдәни чаралар бар?

Яңа Ел бәйрәме якынлашып килә һәм алда безне бер атна ял көннәре көтә. Ялларын Казанда уздырган татар җанлы кеше гаиләсе һәм якыннары белән бергә кайда күңел ача алачак? Сезнең өчен белешмәлек әзерләдек. 

news_top_970_100
Казанда яңа ел ялларында нинди татарча мәдәни чаралар бар?
Балалар өчен 

Яңа ел каникуллары вакытында Казанда балалар өчен нибары өч урында гына татар телле тамашалар узачак. Өчесе дә театрларда.

3 гыйнварда “Әкият” Татар дәүләт курчак театры сезне Чыршы бәйрәме һәм “Кояш һәм кар бөртекләре” исемле тамашага чакыра. Башлана 12:30.

Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрында балаларга Яңа ел тамашасы интермедиясен һәм “Асолкош җыры” спектаклен тәкъдим итәчәк. Чара 3 – 8 гыйнварда сәгать 10:00 һәм 13:00 узачак.

“Кар бөртеге маҗаралары” исемле тамашаны Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына килеп, 3, 5 һәм 7 гыйнварда сәгать 11:00 һәм 13:30 карарга мөмкин. Тамаша рус һәм татар телләрендә.

Олылар өчен 
 
Олылылар өчен әзерләнгә Яңа ел чаралары Казанда күбрәк. 

Театр сөючеләр өчен Камал исемендәге татар дәүләт академия театры киң һәм кызыклы программа әзерләп куйды. Афишасын тәкъдим итәбез:

2 гыйнвар, 18:00 – Бию пәрие (премьера)
3 гыйнвар, 12:00 – Бию пәрие
3 гыйнвар, 18:00 – Мәңгелек буран (премьера)
4 гыйнвар, 12:00 – Гөргери кияүләре
4 гыйнвар, 18:00 – Хуҗа Насретдин
5 гыйнвар, 18:00 – Ак калфагым төшердем кулдан
6 гыйнвар, 12:00 – Килә ява, килә ява (премьера)
6 гыйнвар, 18:00 – Тормышмы бу? (премьера)
7 гыйнвар, 18:00 – Дон Жуан
8 гыйнвар, 18:00 – Мәхәббәт FM

Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры да үзенең программасын тәкъдим итә:

3 гыйнвар, 17:00 – Алай түгел, болай ул (премьера)
4 – 5 гыйнвар, 17:00 – Син бит минем бергенәм (премьера)
6 гыйнвар, 17:00 – Кияүләр
7 гыйнвар, 17:00 – Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр
8 гыйнвар, 17:00 – Күрәсем килгән иде

Татар дәүләт филармониясенең концерт залында 2 һәм 3 гыйнварда сәгать 19:00 сез Данир Сабировны һәм аның иҗат төркемен җырлы-биюле юмористик тамашасында күрә аласыз. Ә 4 гыйнварда исә Филармония сәхнәсендә Фердинант Сәлахов һәм Ярамир Низаметдиновның “Бер аваз” исемле дуэты яңа ел программасы белән чыгыш ясачак.

5 гыйнварда "Мир" кинотеатрында җырчы Мубайның соло концерты көтелә. 19.00 башлана.

8 гыйнварда “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында Гүзәл Уразованың “Туган көнендә дуслар белән!” махсус концертына килә аласыз. Башлана сәгать 17:00.

7 гыйнварда Казанның төнге клуб тормышы белән мавыга торган татар яшьләрне диджей Reenat үзенең утлы микслары белән “Соль” барында сәгать 23:00 алып иртәнге 3:00 хәтле сөендерәчәк. 
 
2 гыйнварда Аксёнов скверында заманча җанлы татар музыкасын тыңларга була. Концерт 17 сәгатьтә башлана, аны Yammy Music лейблы оештыра.

Ялларда “Туган авылым” комплексында гаиләгез белән “Kazan show” исемле театральләштергән фольклор тамашаны күрә аласыз. 
 
“Казанская усадьба” рестораны яңа ел ялларына мастер-класслар һәм концерт программасын әзерләгән. Биредә сезне 2 – 8 гыйнварда сәгать 13:00 чәкчәк ясау һәм 18:00 өчпочмак пешерү буенча мастер-класслар көтә. Ә 2 – 6 гыйнварда, 14:00 татарча җанлы музыка концерты көтелә. 1 – 6 гыйнварда, кичке 19:00 алып 22:00 хәтле Илнар Миранов татар, рус һәм инглиз телендә җырлар башкарачак. 
 
2 – 7 гыйнварда Бауман урамына (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тирәсендә) “КышДаКар-фест” исемле бәйрәм ярминкәсенә дә киләргә онытмагыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100