Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда узган шау-шулы Fashion ифтар катнашучысы: VIP-зонага оештыручылар гына эләгә алды

Казанда узган Fashion ифтар турында фикер белдерүләр әле дә дәвам итә. «Интертат» VIP-зонада утырган мөслимә белән аралашты.

news_top_970_100
Казанда узган шау-шулы Fashion ифтар катнашучысы: VIP-зонага оештыручылар гына эләгә алды
Рамил Гали

Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Fashion ифтарда кешеләрне VIP һәм VIP булмаганнарына бүлүләре турында язган иде. Без шушы зонада утырган мөслимә – Айгөл ханым белән элемтәгә кердек.

– Айгөл ханым, VIP-зонага ничек эләгеп була иде? Анда аерым шартлар тудырылган идеме?

– Мине күрше кыз чакырды, чөнки ул – оештыручы. VIP урын оештыручыларга гына бирелә. Оештыручының үзенә һәм тагын 2 чакыру билеты. Ул мине чакырырга булган. Узган ел без бөтен кеше белән бергә утырган идек. Быел өстәлләрне икенче катка ясаганнар һәм шул урыннарны VIP-зона дип атаганнар. Кемдер әнисен, балаларын алып килгән иде.

Оештыручылар өстәл артында утырмады да диярлек, чөнки гримерка бүлмәсе икенче катта урнашкан иде. Алар модельләрне киендерергә булышырга китте, модельләр икенче каттан беренче катка төшеп мода күрсәтте.

VIP-зонаның исеме генә шундый, аерым кадер-хөрмәт күрсәтү булмады. Башка урыннар белән аермасын сизмәдем. Өстәлләрдә дә шундый ук ризыклар куелган иде, – диде «Интертат»ка Айгөл ханым.

VIP-зона өстәле

Блогер Айгөл Галиуллина да Fashion ифтарныж «плюс» һәм «минус»лары турында язган:

– Мода күрсәтү озакка сузылды. Барлыгы 7-8 показ булды, карый-карый, игътибар кимеде. Мода күрсәтү вакытында көчле музыка яңгырады, хәтта ки баш авырта башлады. Бу вакытта мода карау инде тәмам туйдырды, киемнәрне карап соклану хисе тумады.

Ифтар башында урын өчен талашу башланды. Бинага исемлек буенча кертмәделәр. Кайда урын буш – шунда утырыгыз, янәсе. Гәрчә, кергәндә исемлекне карап, кемнең кайсы өстәл артында утырганлыгын әйтергә тиеш иделәр. Минем урынга утырган кызларга ярты сәгать «мин исемлектә бар!» дип аңлатырга туры килде!

Авыз ачуны азан яңгыратып, вакытында әйтә алалар иде. Ләкин бу оештырылмады. Һәркем вакытка карап, үзе теләгәнчә ашый башлады. Әле ярый алып баручы Айрат Заһриев микрофонга азан әйтергә алынды.

Сәйдә билгеләп үткәнчә, чарада татар телендә бик аз сөйләштеләр. Татар милли колориты юк иде диярлек. Минемчә, төрекләрдән үрнәк алырга кирәк. Мөмкинлек булса, алар үзләренең миллилеген күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмас иде.

Уңай яклардан: өстәл бик шәп әзерләнгән, бизәлеше, тәкъдим ителеше әйбәт. Һәр өстәлдә авыз ачканда нинди дога укырга кирәклеге язылган. Лотерея уздырылды, миңа тюрбан эләкте. Көтмәгәндә, шатландым, – дигән сторисларында Айгөл Галиуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100