Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда уза торган «Артмиграция» фестивалендә нейрочелтәр авторлыгында спектакль куела

15-24 сентябрь көннәрендә Казанда беренче тапкыр яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестивале уза. Эксперименталь режиссура фестивале кысаларында нейрочелтәр ярдәмендә язылган спектакль дә тәкъдим ителәчәк.

news_top_970_100
Казанда уза торган «Артмиграция» фестивалендә нейрочелтәр авторлыгында спектакль куела

Казанга үзләренең эшләрен тәкъдим итәргә Санкт-Петербург, Пермь, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Томск, Новосибирск, Краснодар, Киров, Красноярск театр коллективлары килә. Спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры һәм MON (ТР Милли китапханәсе) сәхнәсендә куелачак.

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә фестивальнең төп программасының Экспертлар советы рәисе, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең Яшьләр советы рәисе Дмитрий Трубочкин яшь режиссерлар фестиваль-форумында катнашу өчен Россиянең 70 шәһәреннән 100 гариза килүен әйтте. Ләкин төп программага 7 спектакль гына кергән: «Заткнись и исчезни» (Киров), «INFANTA» (Санкт-Петербург), «Космос» (Краснодар), «Ашина» (Казан), «Преступление и наказание» (Томск), «Гамлет. Машина. Цемент» (Йошкар-Ола), «Детство. Коромысли. Глава 3» (Новосибирск).

Шулай ук яшь тамашачылар өчен каралган 4 спектакль дә күрсәтеләчәк: «Я с тобой», «Дон Кихот», «Приключения Рустема», «Приход в Угри-ла-брек».

Ә афишага кергән Федор Гладковның «Цемент» романы белән Уильям Шекспирның «Гамлет»ын берләштергән диджитал-спектакле нейрочелтәр ярдәмендә ясалган да инде. «Тамашачыларны гадәти булмаган «Гамлет. Машина. Цемент» дигән исем куркытадыр, ләкин экспертлар аңа иң югары балларны куйдылар. Шуңа күрә, мин тамашачыларны әлеге исемнән курыкмаска, һәм күрше Марий Элдан килгән яшь режиссер Степан Пектеевның спектаклен карарга чакырам», – диде фестивальнең арт-директоры, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары Дмитрий Мозговой.

Фестивальдә катнашучылар, алда әйтелгән спектакльләрдән тыш, лекцияләрдә, Нурбәк Батулланың тренингында, презентация һәм экскурсияләрдә катнаша алачак.

  • 2013 елда башланып киткән фестиваль 2022 елга кадәр Мәскәүдә үткәрелә, әмма аннары аны Россия Федерациясенең төрле субъектларында үткәрергә карар кылалар. Яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестиваль-форумын беренче булып Екатеринбург кабул итә.
  • Проект РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла һәм илнең төрле почмакларындагы спектакльләрне күрү мөмкинлеге бирә. Оештыручысы – Россиянең Театр әһелләре берлеге.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100