Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда үсмер кыз военкоматка ут төртергә маташуының сәбәбен әйткән

news_top_970_100
Казанда үсмер кыз военкоматка ут төртергә маташуының сәбәбен әйткән
"База" телеграм-каналы

3 октябрьдә үсмер кыз Казанның Совет районы хәрби комиссариатына ут төртергә маташкан иде. Аны тоткарладылар. Бала үзенең гамәленең сәбәбе итеп Интернеттагы видеороликларны атаган. Бу турыда kazanfirst.ru яза.

«Военкоматларга ут төртүләр, рәсемнәр ясаулар турында төрле роликлар карадым һәм мин дә шулай эшләргә уйладым», – ди ул.

Кыз үзе белән кулдан ясалган «Молотов коктейле» алып килә. Бер шешәнең пластигы тишелә, сыеклыкка ут каба, кыз ана тиз генә бинага ыргыта. Шешә тәрәзә каршындагы газонга барып төшә. Икенче савыт пыяладан була, кыз аны урында калдыра, өченче шешәне үзе белән алып, Журналистлар урамы буйлап качып китә. Ләкин кыз ерак кача алмый, аны берничә йорт узгач ук тоткарлыйлар. 

Кыз сүзләренчә, җайланманы ул үзе сатып ала, ләкин кем сатканын әйтми. Тишек шешәдән аккан сыеклык аның үзенең өстенә төшә, чәчләренә ут каба яза.

Баланың 11 сыйныфта укуы, мартта ялгыз пикет ясаган өчен җаваплылыкка тартылуы билгеле. Җинаять эше ачылган.

Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец әлеге очракны контрольгә алган. Ул кызның «Молотов коктейлен» мөстәкыйль рәвештә табуында шикләнә, дип яза kazanfirst.ru.

Омбудсменның сораулары бар: 17 яшьлек укучы кыз янучан сыеклык салынган шешәләрне кайдан алган, аны моңа кем юнәлткән?

Волынец фаразлаганча, кыз бала ниндидер төркем йогынтысына эләккән, алар исә баланың самимилеген үз максатларында файдаланган. Әлеге очрак ата-аналарның балаларын һәм аларның аралашу даирәсен күзәтергә тиеш булуы турында сөйли. Балалар манипуляциягә җиңел бирелә, бары тик ышанычлы мөнәсәбәтләр генә балаларны чит кеше уенында пешка булудан саклап кала ала, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100