news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда үсмер кыз военкоматка ут төртергә маташкан

news_top
Казанда үсмер кыз военкоматка ут төртергә маташкан
"Татар-информ" архивы

Казанның Совет районы хәрби комиссариатына ут төртергә маташкан 17 яшьлек кызны тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, гадәттән тыш хәл бүген иртәнге дүртләр тирәсендә була. 11 нче сыйныфта укучы 17 яшьлек кыз янучан сыеклык салынган шешәләр белән бинага ут төртергә маташа.

Шулай да ул шешәләрне бинага кадәр ыргытып тидерә алмый, якындагы чирәмгә ут каба.

Хәзер бу кызны тоткарлаганнар, аның гамәленең сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар