Казанда Уникаль осталык үзәгендә Umma Forum хәләл индустрия күргәзмәсе эшли
6–8 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр Umma Forum халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе уза. Чара Уникаль осталык үзәгендә үткәрелә.
Форум бер мәйданчыкка Татарстан, Мәскәү, Пенза, Грозный, Ингушетия һәм Дагыстаннан танылган брендларны, дизайнерларны, җитештерүчеләрне һәм белгечләрне җыйган. Күргәзмәдә хәләл индустриясенең төрле юнәлешләре тәкъдим ителә: заманча кием-салым, экологик косметика, ислам финанслары һәм IT-продуктлар.
«Әлеге чараның төп максаты – ныклы элемтәләр булдыру, мөселманнар тарафыннан җитештерелгән продукция турында сөйләү, ягъни хәләл бизнес турында мөмкин кадәр күбрәк кешегә мәгълүмат җиткерү», – диде форумга нигез салучы һәм аның директоры Әминә Шабанова тантаналы ачылышта.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников та форумның алдагы елларда дәвам итүенә өмет белдерде. Аның фикеренчә, хәләл продукцияне азык-төлек белән генә чикләргә ярамый.
«Бу изге башлангычның дәвамы булыр һәм киләчәктә без хәләл продукцияне азык-төлектә генә түгел, косметикада, фармацевтикада һәм кеше тормышының башка өлкәләрендә дә күрербез дип өметләнәбез», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Күргәзмәдән тыш, форум кысаларында көн дәвамында төрле темаларга багышланган чыгышлар һәм дискуссияләр дә оештырылган. Шуларның берсе – «Бизнеста хатын-кызлар» дип аталган дискуссия мәйданчыгы иде.
«НУР» хатын-кызлар ассоциациясенә нигез салучы һәм «Сандугач» хәйрия фонды җитәкчесе Айгөл Хәйруллина эшмәкәрлек, гаилә һәм хатын-кызның үз юлын табуы турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, эшмәкәрләр – яңа әйбер тудыручы, иреккә омтылучы кешеләр. Әмма бизнес алып бару күп вакыт һәм көч таләп итә. Шуңа күрә һәрбер хатын-кызга да эшмәкәр булырга омтылу кирәкми дип саный ул. Иң мөһиме – үзеңә якын булган эшне табу. Берәүләр өчен бу – бизнес, икенчеләр өчен гаилә һәм балалар тәрбияләү.
Ул шулай ук уңышка ирешүдә якыннарның ярдәме зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. «Артымда ныклы тыл булмаса, мин куелган нәтиҗәләргә ирешә алмас идем. Ничек кенә көчле булуыбызны күрсәтергә тырышсак та, безгә һәрвакыт ярдәм кирәк», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Айгөл Хәйруллина Казанда бизнес алып баруны аеруча катлаулы дип бәяләде. Моның сәбәбен ул шәһәрдәге клиентларның хезмәт күрсәтү сыйфатына таләпләре югары булуы белән аңлатты. «Мин нәрсә турында сөйләгәнемне беләм: минем 62 филиалым бар. Татарларның таләпләре зур, алар яхшы сервис көтә. Шуңа күрә клиент ихтыяҗларына даими җайлашырга туры килә», – диде эшмәкәр.
Спикер фикеренчә, хатын-кыз өчен иң мөһиме – башкалар куйган калыпларга туры килү түгел, ә үзенә якын булган юлны сайлап, тормышының төрле өлкәләрендә баланс табу.
Әгәр дә форумда катнашырга теләсәгез, чараның рәсми сайтында бушлай теркәлү узарга кирәк. Форум программасы көн саен 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итә.