news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда төнлә диспансеризация үтеп булачак

news_top
Казанда төнлә диспансеризация үтеп булачак
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Казанның кайбер хастаханәләрендә «Поликлиникада төн» («Ночь в поликлинике») акциясе узачак. Шәһәр халкы төнлә диспансеризация уза һәм интерактивларда катнаша алачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Медицина тикшерүләре «Озын гомерле һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында түләүсез үткәрелә.

Беренче тапкыр бу акция 20 нче Шәһәр поликлиникасында узган иде. Диспансеризация яки гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләр өчен концерт номерлары һәм мастер-класслар әзерләнгән булган. Бу чараны шәһәр халкы уңай кабул иткән, һәм якын арада шундый ук чаралар башка поликлиникаларда да узачак.

Әлеге акция түбәндәге адреслар буенча узачак:

21 нче Шәһәр поликлиникасы («Фабрика здоровья»), адрес: Зорге ур., 103 й., 27-30 октябрьдә, 20:00-23:00 сәг.;

10 нчы Шәһәр поликлиникасы, адрес: Бондаренко ур., 4А й., 29 октябрьдә, 20:00-23:00 сәг.;

18 нче Шәһәр поликлиникасы, адрес: Карбышев ур., 72 й., 29 октябрьдә, 20:00-24:00 сәг.;

11 нче Шәһәр хастаханәсе, адрес: Максимов ур., 24/34 й., 30 октябрьдә, 20:00-24:00 сәг.;

12 нче Шәһәр клиник хастаханәсенең «Салават Күпере» поликлиникасы, адрес: Наил Йосыпов ур., 20 й., 10 ноябрьдә, 20:00-23:00 сәг.;

Казан дәүләт медицина университеты поликлиникасы, адрес: Рыбацкая ур., 2 й. (Мирный бистәсе), 11 ноябрьдә, 20:00-23:00 сәг.;

2 нче Клиник хастаханә, 13 ноябрьдә, адрес: Столяров ур., 39 й., Ильич ур., 30 й.; 20:00-24:00 сәг.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар