Казанда су буенда кич утыру - «Җырлы сишәмбе» проекты җырлы гына түгел - җылы да
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе янында Казансу ярындагы амфитеатрда «Җырлы сишәмбе» дип аталган проектның икенче очрашуы узды. Бу – Казан мэриясенең яңа проекты. Аның кысаларында халык ачык һавада бергәләп татарча җырлар башкара.
Май аенда Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Татар информ»да узган матбугат конференциясендә быел җәйге айларда Казан халкы өчен җыр проекты башларга җыенулары турында хәбәр иткән иде. Ләкин ул вакытта әлеге проект турында төгәл мәгълүмат бирелмәде.
Хәзер исә проект тулысынча формалашкан. Ул «Җырлы сишәмбе» дип атала. Беренче очрашу 23 июньдә ТР Милли китапханәсе янында узды. Анда блогер, музыкант Булат Шәймиев һәм блогер, җырчы Эльмира Шәрипова берсе гитарада, берсе укулеледа уйнап, килгән кунаклар белән татар халкының яраткан җырларын башкарды.
Икенче очрашу кичә, 7 июльдә шул ук мәйданчыкта узды. Бу юлы махсус кунак итеп мультиинструменталист, «Хижина музыканта» проекты авторы һәм танылган блогер Раил Арсланов чакырылган иде.
Сезне Казан мэриясе сәламли. Без сишәмбе көнне шулай җыелырга булдык. Башка мәйданнарда да очрашырга мөмкинбез. Атна кич Камал театры янында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты үтә. Бүген без Раил Арсланов белән төрле чор җырларын искә төшерербез. 70-80нче, 90нчы, Раил теләге буенча 2000нче еллардагы җырларны да җырларбыз, – дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.
Раил Арсланов – күпкырлы артист. Ул җырлый да, төрле музыка коралларында да оста уйный. Бу кичтә Раил баянда һәм гитарада уйнап, җырлар башкарды, ә килгән халык аңа кушылып җырлады.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Җырларның сүзләрен белмәүчеләр өчен махсус QR-код әзерләнгән иде. Аны телефон камерасы белән сканерлагач, җыр сүзләре тупланган электрон альбом ачылды. Моннан тыш, кайбер катнашучыларга җыр сүзләре язылган кәгазь битләре дә таратылды. Кичә репертуарында «Алмагачлары», «Туган як», «Керфекләрең нигә кара», «Уфтанма», «Мин сине шундый сагындым» һәм башка җырлар бар иде.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Башта тамашачылар күбрәк Раил Арслановны гына тыңларга килгән кебек тоелды. Моңа игътибар итеп, Гүзәл Сәгыйтова:
Башка көнне сез ныграк җырлый идегез. Оялып утырмыйбыз, кушылабыз, чөнки монда Раилнең концерты түгел. Бу – һәрберебез кушылып, җырлашып, аралашып утыра торган кич, – дип белдерде.
Әллә бу сүзләрдән соң, әллә инде тәмам ияләнеп, һәрбер җыр саен, халык активрак җырлый башлады. Дөрес, кеше дә күбрәк җыелды. Соңгы җырлар башкарылганда амфитеатр уртасына биергә дә чыктылар.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
«Җырлы сишәмбе» – сынау форматында эшләнүче яңа проект. Шуңа күрә әлегә ул ике атнага бер тапкыр уздырылачак. Киләсе очрашу 21 июльдә була. Август аенда шулай ук ике чара көтелә. Әлегә очрашу урынын үзгәртмибез. Махсус кунаклар да, әлбәттә, чакырылачак, – дип сөйләде проектны оештыручыларның берсе Лилия Җиһаншина.
Казанда яңа җәйге традициягә нигез салынды, дияргә була. Әгәр бу башлангыч алга таба да үзенең җылы мохитен саклап калса, «Җырлы сишәмбе» шәһәрнең мәдәни тормышында үз урынын табарга һәм көтеп алынган җәйге проектларның берсенә әверелергә мөмкин.