news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәйге Казанны милли итү юллары: җыр-бию, тел курслары, һәйкәлләр, проектлар, хыяллар

news_top
Җәйге Казанны милли итү юллары: җыр-бию, тел курслары, һәйкәлләр, проектлар, хыяллар
Фото: © «Татар-информ»

Казан мэриясе җәйге чаралары һәм милли проектлары турында игълан итте – җәйге чор Мэрия өчен «урак өстенә» тиң: «Алмаш» гаилә фестивале (2 июнь), «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты, «Үз телем» грантлар конкурсы, «Алмачуар» драматургия бәйгесе, «Байтирәк» фестивале, «Казан тавышлары»… Яңа проектлар турында Казан шәһәре мэрының урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә сөйләде.

Татар теле курсларына ихтыяҗ зур

Татар теле курсларыннан башлыйк. Курсларның чираттагысы 8 июньнән башланып китә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә елына 12 курс оештырыла. «Без игълан куйгач та, ярты сәгатьтән урыннар бетә. Без бер курска 30дан артык кеше җыймыйбыз, дөрес, аларның бер өлеше «коелып кала», ләкин 15ләп кеше укып чыга – без аларны бүләклибез дә. Курсларга ихтыяҗ бар», – ди Гүзәл Сәгыйтова.

«Алмаш»: татар телле гаиләләрне берләштерәбез

«Алмаш» гаилә җыены 2 июньдә «Туган авылым» комплексында булачак. Анда түләүсез бик күп остаханәләр, психологтан лекцияләр һәм квиз көтелә. «Безнең төп максатыбыз – татар телле гаиләләрне берләштерү», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча бүлек башлыгы Айсылу Лерон.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: биибез

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проекты яңа сезонын яңа урында башлап җибәрә. 4 июнь, 18.00 Камал театры (Һади Такташ ур, 74) бинасы артында, Кабан күле буенда урнашкан мәйданчык.

«Алмачуар»: театрның нигезе – драматургия

Казан Мэриясе «Алмачуар» драматургия конкурсын игълан итте. Төп шарт – пьесаларның татар телендә булуы һәм моңа кадәр беркая да бастырылмавы, сәхнәдә куелмавы.

Бәйге 4 номинациядә уза:

  • Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
  • Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
  • Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);
  • Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр).

Катнашу өчен konkurskazan@mail.ru электрон адресына 2026 елның 1 октябренә кадәр гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк.

Һәр номинациядә 3 җиңүче каралган:

1 урын – 110 000 сум,

2 урын – 90 000 сум,

3 урын – 70 000 сум.

«Үз телем»: сездән – проект, бездән – ярдәм

«Үз телем» конкурсына гаризалар кабул ителә.

Гомуми приз фонды – 5 000 000 сум!

Конкурсның шарты буенча, 14-35 яшьтәге казанлылар катнаша ала. Конкурсантлардан туган телләрен һәм милли мәдәниятләрен үстерүне максат итеп куйган нәтиҗәле, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтелә. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен акчалата грантлар тапшырылачак.

Быелгы яңалык - Казан Мэриясенең татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе быел шулай ук Идел буе халыклары (рус, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт) яшьләреннән дә гаризалар кабул итә. «Алар да шул ук проблемалар белән яши, аларда кискенрәк тә. Ул регионнарда балаларга үз телләрендә спектакльләр уйнамыйлар. Бу бик кызганыч. Казанда яшәгән ул яшьләр үзләрен кирәк итеп тойсыннар иде. Казан консерваториясендә укытканда мин мари, чуаш, мордва яшьләренә татар теле дә укыттым, аларның кайберләре хәзер дә татарча сөйләшеп йөри. Бу халыклар үзләрен үги итеп хис итмәсеннәр иде», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

  • «Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза (ФИО, туган көн датасы, адрес, телефон номеры, уку/эш урыны, проектның тасвирламасы, сметасы) юлларга кирәк.

Шул уңайдан Гүзәл Сәгыйтовага сорау: «Чабаксар, Ижевски, Йошкар-Ола кебек шәһәрләрдә дә күрше-тирә халыкларга ярдәм итә торган, шул исәптән андагы татарлар да үзләрен үги итеп хис итми торган проектлар бармы? Сез эшләгән эшне алар да эшлиме?»

Гүзәл Сәгыйтовадан җавап: «Андый проектлар бармый. Татарлар анда бар, татарлар анда актив. Үз халкына ярдәм итеп җиткерә алмаган халыклардан без көтеп ятарга тиеш түгел. Без үзебезне көчле итеп күрсәтәбез - безнең ярдәм итәргә көчебез һәм энергиябез бар. Миңа калса, андагы татарлар үзләре өйрәтәләр дип уйлыйм. Ә проектларга килгәндә, Уфалардан өйрәнергә мөмкин. Мәсәлән, «Татар сүзе» дә аларның «Йөрәк сүзе»ннән килеп чыккан проект. Башкортстанда өйрәнер нәрсәләр бар – милли рух нык тамыр җәйгән...»

Фәнзилә Җәүһәрова: «Кызыклы проектлар булса, без тиз эләктереп алабыз. Ләкин күп очракта бездән өйрәнәләр. Шулай да, «Байтирәк» фестиваленә 4 регионнан килергә җыеналар әле...»

«Байтирәк»: йолалар, традицияләр

«Байтирәк» («Древо жизни») фестивале 15 июльдә Горький паркындагы мәйданчыкта булачак. «Быелгы «Байтирәк» проекты агымдагы елның Россиядә Халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителүенә багышланган булуын күз уңаенда тотып, Татарстан җирлегендә яшәүче халыкларны елгаларыбыз да берләштерүен исәпкә алып, су белән бәйле йола-гадәтләргә багышланачак», – диде проектның идея авторы һәм җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова. Ул әлеге проектта Казан халкы һәм кунаклары өчен бик күп мәгънәле чаралар булачагын әйтеп, журналистлар өчен социаль челтәрләр өчен кызыклы контент та тәкъдим итте. «Без шуңа сөенәбез – кайчандыр «Байтирәк»тә күрсәткән «фишкабыз» берзаман тарала. Быел да өр-яңа «фишка»лар булачак», – дип кызыктырды Фәнзилә Җәүһәрова.

Җырлыйбыз – яңа проект

Җыр проекты быел тест форматында үтәчәк.

Гүзәл Сәгыйтова: «Чулпан Галиәхмәтова интервью алганда: «Ни өчен Казан халкын җырлатмыйсыз?» – дип сораган иде. Элек бу идея бар да иде, Чулпанның сүзе күңелдә калды һәм без быел айга бер генә булса да Казан халкын җырлатырга булдык. Булат Шәймиевны проектның кураторы итеп чакырдык. Аңа әле финанслар да билгеләнмәгән, без аны үз көчебез белән үткәреп карыйк, ихтыяҗ булса, халык килсә, киләсе елга без аны активрак үткәрергә планлаштырабыз».

Әле аның урыны билгеләнмәгән. Оештыручыларның күздә тотылган берничә урыны бар, кемнеңдер башына бу мәсьәләдә гениаль фикер килсә, тиз генә мэрия белән элемтәгә чыгып тәкъдимнәрегезне әйтә аласыз – оештыручылар тәкъдимнәргә ачык.

Бию көрәше быел да булачак

Бию көрәше, былтыргыча, 30 августта көтелә.

«Казан тавышлары»: булачак, әлбәттә

«Казан тавышлары» да 30 август проекты.

«Кеше шулкадәр күп җыела, күбесенә аудиоспектакль кебек кенә ишетелә, карый алмыйлар. Дөресен генә әйткәндә, сүгенеп кайтып китүчеләр дә булды. Без инде урын алыштыру турында да сүз йөртәбез. Питчинг үткәреп, башка командаларга да шанс биреп карыйсы килә. Алтынчы елда ниндидер яңа сулыш кирәк кебек. Бәлки, тәкъдимнәрегез булыр», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Финалда «Интертат»тан бер тәкъдим һәм Гүзәл Сәгыйтовадан мөрәҗәгать.

Нигезендә татар телен популярлаштыру яткан «Үз телем» проекты, киңәеп, башка халыкларны да колачлады. Шул уңайдан: «Грант алучыларга, бәлки, татар теле курсларына сертификат та бирерсез», – дигән тәкъдим белән чыктым. Әлбәттә, бу мәҗбүрият була алмый, бары тик ихтыяри. Әмма, миңа калса, нигезендә тел өйрәнүгә омтылыш яткан проект өчен бу табигый бүләк һәм яхшы киңәш булыр иде.

Гүзәл Сәгыйтова бу тәкъдимне яхшы дип бәяләде. Тәкъдим нәтиҗәле булсын иде – «Интертат» аның нәтиҗәсе турында хәбәр итәр.

Гүзәл Сәгыйтова: «Әлфия Айдарскаяга быел 101 яшь тулды. Без Сара Садыйкова һәйкәле турында хыялланабыз. Сара апа һәйкәле инде 20 ел үз вакытын көтә. Мин сессиядә чыгыш ясагач, хатлар да китте һәм Рәисебез: «Эшләргә кирәк», – диде. Һәйкәлен эшлибез, ләкин скверына да күп чыгымнар сорала. Хәзерге вакытта төзекләндереләсе скверлар арасында 12 июньгә кадәр тавыш бирү бара. Сезнең ярдәм белән тавыш бирелеп, шушы сквер җиңеп чыкса, киләсе елга аның өчен федераль акчалар килер иде. Һәйкәл Казанның Татарстан һәм Тукай урамнары киселешендә урнашачак дип уйланыла».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар