Казанда Сабантуй: Рәистән рәхмәт, Яшел Үзән альпакалары һәм Илмирның беренче машинасы
21 июнь көнне Казанның 3 мәйданчыгында Сабан туйлары гөрләде. Казан халкы Аккош күлендә, Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге каенлыкларда ял итте. Башкалабызның төп Сабан туе – Тынычлык бистәсендә узган милли бәйрәмнән «Интертат» репортажы.

Сабан туе узган мәйданчыкка килеп керүгә, тамашачыларны төрле районнар ишегаллары каршы алып тора иде. Тынычлык бистәсендә бәйрәм итәргә Татарстанның 11 районы килгән. Аларның һәрберсе үз җирлегенең горурлыгы булган, бәйрәм белән бәйле традицияләрне тәкъдим итте. Иң баштан чарага килгән рәсми кунакларны традицион рәвештә чәкчәк белән каршы алдылар, соңрак алар барлык 11 «хуҗалык» белән дә танышып чыкты.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Иң беренче булып Арча һәм Кукмара ишегаллары урнашкан иде. Һәрбер мәйданчыкта аерым концерт программасы, милли уеннар һәм күргәзмәләр тәкъдим ителде. Ничек кенә шаккатырмадылар Казан халкын Татарстан районнары. Арчалылар мөхтәрәм кунакларны, әлбәттә, Шүрәле, Су анасы, Кәҗә һәм Сарык белән каршы алды. Шүрәлегә Былтыр белән бил алышырга да туры килде.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кукмара мәйданчыгында районның барлык продукциясен – савыт-саба, милли бизәкле киемнәр, Кукмараның визит карточкасы булган итекләр, күн башмаклар, хәтта җил тегермәнен дә күреп була иде. Кызыклы уеннар һәм җыр-моң да тынмый торды. Монда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аркан тартышу бәйгесендә катнашты. Бер командага ярдәм итте һәм аларга җиңү алып килде.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Россиянең иң зур бәлеше дә Кукмарада пешерелгән булган. 199 килограммлы милли ризыкны 2022 елда шәһәр көнендә әзерләгән булганнар. Бүгенге көндә ул, иң авыр бәлеш буларак, Россия милли рекордлар китабында теркәлгән. Милли сыйны, данлап, Сабан туе кунакларына да тәкъдим иттеләр.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Калфаклы һәм түбәтәйле альпакалар»
Барлык ишегаллары үзенчәлекле итеп һәм зур осталык белән оештырылган иде. Уеннар да, җыр-биюләр дә, җирле продукция дә – барысы үз урынын тапкан.
Яшел Үзән бәйрәмгә Каюм Насыйри музеен ук алып килгән, эчтә әдипнең биографиясе белән танышып була иде. Шулай ук монда Васильево икмәк заводыннан татар мәгърифәтчесе цитаталары язылган китап формасындагы 100 килограммлы чәкчәк тәкъдим иттеләр, соңрак баллы ризык белән барлык кунакларны сыйладылар.
Әлеге ишегалдында аерым игътибарны милли бизәкле калфак һәм түбәтәйләр кигән альпакалар җәлеп итте. «Алар әле бер генә Сабантуйда да катнашмады», – диделәр оештыручылар. Татарстанга әлеге ят хайваннарны Сочидан алып кайтканнар, алар узган ел Яшел Үзән районында ачылган альпакалар паркында яши.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Мәртәбәле кунаклар барлык 11 ишегалдын да карап чыкты. Алар узганнан соң да ишегаллары эшләүдән туктамады, көне буе халыкның кәефен күрделәр. Төп сәхнә бик үк зур булмау сәбәпле ишегалларындагы уеннарда катнашу кулайрак та булды кебек. Чөнки төп мәйданда уеннар башлангач су буе чиратлар җыелды, ә аларда барыбер бераз иркенрәк иде кебек.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Хезмәт батырларына – дан!»
Бәйрәмнең төп өлеше Татарстан районнарыннан килгән авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләүдән башланды, алар тантаналы рәвештә мәйдан буйлап узды. Алар белән бергә мәйдан буйлап яшь көрәш батырлары һәм ветеран батырлар атлады.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Тамаша Казан университеты ректоры булган Карл Фукс истәлекләре буенча булдырылган, режиссеры – Дмитрий Шамов, бию номерларын «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова куйган, махсус көйләрне танылган композитор Миләүшә Хәйруллина язган.
Пролог бик матур һәм камил оештырылган иде. Сабан туе масштаблары белән шаккатырды. Келәмдәге биючеләр – санап бетергесез! Алар тамашачыларга моңлы җырлар, дәртле биюләр бүләк итте. Инде бетте бугай, дип кенә уйлыйсың – келәмгә тагын санаусыз биючеләр сибелә, сокландыргыч! Тамашада барлык милли символлар – көянтәле чиләкләр, самавыр һәм чынаяклар, чәкчәк белән өчпочмаклар биеде. Биючеләрнең күлмәкләре дә чыгыш вакытында гына алмашынды, бер төс өстенә икенчене төшереп куйдылар, менә сиңа яңа күлмәк!

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Халык бик күп, трибуналар биек булгач, оештыручылар барлык реквизитларны да 3 тапкыр зурайткан. Сәхнә буйлап берничә метрлы самавыр, сандыклар, көянтәле чиләкләр, күкәй салган кашыклар йөгерде. Сәхнәдә хәрәкәт шул кадәр күп иде, кайбер минутларда кайда карарга белми күзләр чалышты. Әлеге тамашаны ничә көн әзерләүләре турында уйлыйсы да килми, барлык катнашучыларга – афәрин!

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Алдагы Сабан туйларны да матур итеп үткәрергә насыйп булсын»
Прологтан соң, келәмгә шәһәр халкын бәйрәм белән котларга һәм бәйрәмне рәсми рәвештә ачар өчен, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм «Гадел Россия» партиясе рәисе Сергей Миронов чакырылды. Кунаклар барысы да чигелгән түбәтәйләрдән иде.
Чын күңелдән милли бәйрәмебез белән котлыйм! Бүгенге бәйрәмебез матур булсын өчен, шәһәр һәм Республика тарафыннан бик зур көч куелган. Районнарыбыз, коллективлар бик матур әзерләнгән – күпме хезмәт. Һәммәгезгә исәнлек-саулык, тынычлык телим. Алдагы Сабан туйларны да шулай матур итеп үткәрергә насыйп булсын, – дип мөрәҗәгать итте кунакларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Илсур Рәисович, сезнең командагызга аерым рәхмәт белдерәбез. Бүген Казанда 3 урында Сабан туе бара, аларны шәһәребез кешеләре оештыра, аларга аерым рәхмәт, – диде Татарстан Рәисе.
Марат Хөснуллин исә әлеге нәтиҗәләр барлык татарстанлыларның бердәм хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгәнлеген искәртеп үтте.
Сабантуй татар мәдәнияте, республиканың күпмилләтле халкы символына әверелде. Инде берничә ел мин федераль дәрәҗәдә эшлим һәм төрле төбәкләрдә булам. Зур ышаныч белән әйтә алам, Татарстан бүген Россиядә генә түгел, бөтендөньяда да күп юнәлешләр буенча лидер булып тора, мин моның өчен чиксез шат, – дип белдерде ул.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бәйрәм тамашасын карарга Татарстанның беренче президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та килгән иде. Ул тамашачыларны трибунадан сәламләде.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Рәсми ачылыштан соң бәйрәмнең иң кызык өлеше – милли уеннар башланды. Мәйданга Филүс Каһиров чыкты, көрәш өчен келәм җәелде, колгага беренче катнашучы менеп китте, капчык киеп, күкәй кабып, көянтәләр күтәреп йөгерүләр башланды. Гадәти ярышларга – утын кисү, 10 литрлы тулы су баллоннарын күтәреп йөгерү кебек уеннар өстәлгән иде.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Хөкемдарлар барысын да күрә!»
Көрәш 2 келәмдә барды. Сабантуй Казанда үткәрелгән көрәш буенча дөнья чемпионаты белән бер көнгә туры килгәч, катнашучылар күп түгел иде. Шулай да ярыш кискен булды
65 килограммда батыр булып Ильяс Йосыпов калды, ул Ислам Кәримовны җиңеп чыкты. Әлеге алышта имгәнүләрсез булмады, Ильяс уңайсыз егылып, аягын авырттырып, берничә секунд келәмдә ятарга мәҗбүр булды, шулай да җиңүне бирмәде. 75 килограммда Адел Мусин белән Ришат Гобәйдуллин бил алышты, Ришат өстенрәк булды. 85 килограммда батыр булып Илнур Камалов танылды, 2 нче урында – Илгиз Дәүләтгәрәев.
100 кг авырлыкта танылган көрәшчеләр – Раил Сәләхетдинов белән Илмир Төхвәтуллин бил алышты. Башка вакытларда үзенең эмоциональлеге белән келәмне «ду китергән» Раил бу юлы тыныч кына җиңелде.
100+ үлчәү авырлыгында батыр булып Айрат Фәтхуллин танылды, 2 нче – Буа батыры Марат Миначев, 3 нче урында – Чаллы батыры Азат Габдерәшитов.
Әлеге авырлыкта Айрат белән Азат бил алышканда, чүт кенә гауга чыкмый калды, бәхәсле алымнан соң, Айратка 1 балл бирелде, җанатарларга бу, әлбәттә, ошамады – сызгыру, килешмәүчеләрнең тавышлары ишетелде: «Хөкемдарлар барысын да күрә!» – дип кисәтте ярсыган җанатарларны ярышларны шәрехләүче Рамил Мөхетдинов. Шуннан соң халык тынычланды, артта утырган бер абыйның: «Цирк бинасын бутаганнар, аны башка җирдә күрсәтәләр», – дигәне генә колакка кереп калган.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Баш батыр исеме өчен Ришат Гобәйдуллин – Илмир Төхвәтуллин һәм Илнур Камалов – Айрат Фәтхуллин көрәште, Илмир – Ришатны, ә Илнур Айратны «чистага» бәрде. Шәп көрәш карадык! Соңгы алышта Илмир шулай ук Айратны «чистага» салды һәм Тынычлык бистәсе Сабан туеның баш батыры булды!

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
«33 яшемдә беренче машинамны оттым»
Илмирдан «бу ничәнче машинаң» дип сорагач, шаккаттым – 1 нче машинасы икән.
33 яшемә җитеп, беренче машинамны оттым, мин канәгать, Аллаһка шөкер, – диде ул, елмаеп.
Илмир Төхвәтуллин – 8 тапкыр Россия һәм 3 тапкыр дөнья чемпионы, 2023 елдан рәсми ярышларда көрәшми, үзен тренерлыкта сыный. Бүген ул – «Зилант» командасының баш тренеры, аның укучылары төрле ярышларда зур уңышларга ирешергә дә өлгерде инде.
Рәсми ярышларда көрәшмим, ә Сабантуйлардан әле китмәдем. 80-85 килограммда көрәшкәндә, күңелдә машина оту теләге бар иде. Алга таба ничек буласын вакыт күрсәтер. Әлегә үземне көчле тренер дип әйтә алмыйм, мин әле балалар, студентлар белән эшлим, эшли башлавыма 2 ел, алга таба да эшләргә, яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә язсын. Мин гел келәмдә инде, ярышларда чыкмыйм, шул гына, ә болай һәр көн тренировкада, – диде ул.
Шулай итеп, 2025 елның көтеп алган Казан Сабантуйлары узып та китте.