
Казанда «Глушко» тукталышында пассажир автобус кондукторына һөҗүм иткән һәм тешен сугып сындырган. Бу хакта «ПАТП №2» хәбәр итә, дип яза «Татарстан-24».
Әлеге вакыйга 14 сентябрь иртәсендә булган. 46 нчы номерлы маршрут кондукторы пассажирдан юл өчен түләвен сораган. Исерек ир-ат түләүдән баш тарткан. Кондуктор аңа автобустан чыгып китәргә кушкан, ир-ат кондукторның битенә суккан. Аннан соң, кондуктор егылгач, пассажир аңа типкән. Әлеге хәл автобус салонындагы видеокүзәтү камераларына эләккән.
Һөҗүм нәтиҗәсендә кондукторның ирене ярылган һәм теше төшкән. Полицияне автобус йөртүчесе чакырткан, зыян күргән кондуктор гариза язган.
Пассажирлар һөҗүм иткән ир-атны тоткарларга тырышып караган, ләкин ул качып китә алган, диелә хәбәрдә.