news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда «Нәүрүз» форумы башланды: артистлар укый - белем алуның чиге юк

news_top
Казанда «Нәүрүз» форумы башланды: артистлар укый - белем алуның чиге юк
Фото: © Камал театрының матбугат үзәге

Казанда халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү фестиваль-форумы ачылды.

Форумның хедлайнеры – Малайзиядән килгән спектакль. Ул кичә һәм бүген Тинчурин театрының кече залында бара.

Малайзиянең милли сәнгать, мәдәният һәм мирас академиясе (ASWARA) «Макбет» спектаклен алып килгән. Сәхнә әсәренең жанры рандай дип билгеләнгән.

  • Рандай – Индонезиядә барлыкка килгән традицион театраль форма. Ул музыка, җыр, бию, актерлык уены һәм хәрби сәнгатьнең синтезын тәшкил итә.

Фестиваль-форум 20 июньгә кадәр барачак. 6 көн дәвамында чакырылган педагоглар актерлык остылыгы, сәхнә теле, пластика, режиссура, курчак театры режиссеры һәм актеры осталыгы, сценография, менеджмент һәм PR, сәнгать-постановка бүлеге һәм театр тәнкыйте буенча дәресләр бирәчәк.

Дәресләр КФУда, Шәрык клубында, Тинчурин, Кариев һәм «Әкият» курчак театрларында бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар