news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Нәүрүз: 11 мең кунак, ат чабышлары һәм артист-журналист

Көн белән төн тигезләшкән көн төрки һәм Иран халыкларында Яңа елга аяк басу дип санала. Нәүрүзне Казанда да зурлап каршы алабыз. 2014 елдан ул республикакүләм дәрәҗәдә үткәрелә.

news_top
Казанда Нәүрүз: 11 мең кунак, ат чабышлары һәм артист-журналист
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әлеге күңелле һәм ямьле бәйрәм хакында бер сүз белән генә әйткәндә, ул милләтләр бердәмлеген күрсәткән бер символ шикелле. Ел саен Казан ипподромында төрле милләт халыклары бергәләп күңел ача. Быел минем өчен бәйрәм тагын да үзенчәлекле үтте. Былтыр бәйрәмгә журналист ролендә генә булсам, бу юлы «Ак тирәк» театры артисты буларак та катнаштым. Мәдәният өлкәсендәге үткәннәремне искә төшереп, яңа рольдә йөрү үзе бер төрле рәхәтлек бирде.

Фото: © «Интертат» өчен Юлай Низаевның шәхси архивыннан тәкъдим ителде

Нәүрүзгә әзерлек Сабантуйга кебек ярты ел алдан башланмый, әмма аның үз үзенчәлеге бар. Бәйрәмнең төп ризыгы булган сүмәләкне әзерләү өчен бер тәүлек вакыт кирәк. Сүмәләк – төрки халыкларның традицион ашы. Аны шыткан бодайдан пешерәләр, зур казанда тәүлек буе кайнаталар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бәйрәм көнне һава торышы да матур торды, язгы кояш нурларын чәчте. Яше-карты Казан ипподромына агылды. Инде иртәнге сәгатьләрдән үк төрле милләт вәкилләре әзерләгән халык иҗаты күргәзмәләре эшләде. Алар исә ярминкә форматында барды, ошаган һәм күз төшкән милли төсмерле әйберләрне сатып алу мөмкинлеге дә каралган иде. Мәйданда җыр-моң, бию һәм халык уеннары өзелмәде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел Нәүрүзгә 11 мең чамасы кеше килгән. Бигрәк тә балалы гаиләләр күп иде — балаларның шат тавышлары һәм уеннарда катнашуы ямь өстенә ямь өстәде. Тантанада төрле халыкларның: татар, башкорт, төрек, әзербайҗан, үзбәк һәм башка милләтләрнең мәдәнияте белән танышырга мөмкин иде. Кунаклар төрле халыкларның милли бию хәрәкәтләрен дә рәхәтләнеп өйрәнделәр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бәйрәмне мәртәбәле кунаклар дә тамаша кылды.

Язның иң матур бәйрәмнәренең берсе булган Нәүрүз елдагыча күңелле итеп оештырылган. Әлеге бәйрәм чын-чыннан яңарышны аңлата. Ул – республикада яшәүче милләтләрнең бердәмлеге символы. Бәйрәм белән, — дип котлау сүзләрен җиткерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева матбугат вәкилләре белән аралашканда.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Халыкны сәхнәдән Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин котлады:

Нәүрүз – кешеләрнең шатлыкларын, изге ниятләрен һәм яңа өметләрен чагылдырган тантана. Монда һәркем үзенә сый да, рухи ләззәт тә таба. Тәмле сүмәләк һәм пылау белән сыйланып алып була. Гомумән, Нәүрүз – бердәмлек, игелек һәм яз бәйрәме. Бүген Казан бәйрәм итә. Илебездә тынычлык һәм иминлек булсын. Бәйрәм мөбарәк булсын, – диде җитәкче.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай ук бәйрәмдә белән ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, Иҗтимагый палата рәисе Александр Терентьев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров та танышып чыкты.

Бер арада Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева белән дә сөйләшеп алдык:

Монда студентларыбыз һәм музыка мәктәпләренең талантлы балалары катнаша. Без әби-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен халыкка күрсәтәбез, традицияләрне яңартабыз. Укытучылар һәм студентлар бәйрәмнең асылын өйрәнә, аны җәмәгатьчелеккә күрсәтә. Нәүрүз, чыннан да, халыклар бердәмлеге символы. Без аны Мәскәүдә һәм чит илләрдә дә күрсәттек, халык һәрвакыт яратып кабул итте.

Карагыз, нинди күңелле уеннар, чигүле мендәрләр һәм сөлгеләр! Милли ризыкларыбыз – табын күрке. Яшь буын моның барысын күреп, кызыксынып, үз куллары белән тотып карый алса – киләчәгебез өметле булачак», – дип сөйләде ул.

Нәүрүзнең концерт программасын популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Татьяна Ефремова «Матушка Земля» дигән җыры белән ачып җибәргән иде. Тинчурин театры, башкорт һәм чуваш автономияләре чыгышларын да күрдек. Программаның хедлайнерлары – «Риваять» һәм «Яро-фолк» төркемнәре булды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай ук ипподромда ат чабышлары узды. Җайдаклар берсеннән-берсе тизрәк финишка килеп җитәргә ашкындылар. Спорт сөюче иптәшләр дә бик актив иде.

Нәүрүзнең көтеп алынган мизгелләре «Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз батыры» исемнәренә лаеклы яшьләрне сайлау булгандыр, мөгаен.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда белем алучы якташым Руфинә Хафизова үзенең гүзәллеге белән күпләрне сокландырды һәм «Нәүрүз гүзәле» финалында башкорт сәнгатенең никадәр матур булуын күрсәтте.

Архитектура-төзелеш университеты студенты, Кырмыскалы егете Самат Рамазанов исә «Нәүрүз батыры» титулын яулады. Спортта аңа тиңнәр булмады, ул чын чемпион булып танылды. Ихластан котлыйм!

Фото: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте

Чыгышыбызга килгәндә, «Ак тирәк» театры чыгышларын да халык көчле алкышлар белән кабул итте. Җитәкчебез – танылган сәнгать эшлеклесе, алып баручы һәм педагог Айгөл Шәрәфиева. Репертуар халык җырлары, такмакларга бай. Бу чыгыштан бик канәгать калдым.

Әлеге күркәм бәйрәм ел саен узып торсын, дигән теләктә калам. Алга таба да бер-берегезне хөрмәт итеп, телләребез, диннәребез, гореф-гадәтләребез белән горурланып яшәргә насыйп итсен Ходай! Без – бер гаилә, бер халык!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар