news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда машинага тапталып үлгән ана белән кызны Чистайда җирләделәр

Аптекалар челтәре хуҗасы булган гаилә башлыгы хатыны белән кызын күптән түгел генә Казанга алып килгән булган.

news_top
Казанда машинага тапталып үлгән ана белән кызны Чистайда җирләделәр
36 яшьлек Наталья һәм аның 10 яшьлек кызы Ульяна Чистайда яшәгән булган. Гаилә башлыгы - аптекалар челтәре хуҗасы булган әтиләре аларны Казанга әле күптән түгел алып киткән. Бу турыда "Чистай хәбәрләре" яза.

11 сентябрьдә Ибраһимов проспектындагы җәяүлеләр юл аша чыга торган урында аларны "Мицубиси" машинасы бәрдереп китте. Әни белән кыз шунда һәлак булды.

Машина таптаган мизгел видеокүзәтү камераларына эләккән:

69 яшьлек машина йөртүчене тоткарлыйлар, аннары судка кадәр азат итәләр. Бу кешегә карата җинаять эше ачылган. 

13 сентябрьдә әнисе белән кызының мәетләрен Чистайга алып кайтканнар. Мәрхүмәләр белән элеккеге күршеләренең подъезды янында хушлашмакчы булганнар. Тик алар шактый имгәнгән булганга, мәетләрне дә күрсәтмәскә карар кылганнар. Мәетләрне алып кайтучы машина белән туры чиркәүгә китеп, шунда дини йолаларны башкарганнар. Чиркәүдә кешеләр бихисап җыелган. Мәрхүмәләрнең туганнары һәм танышлары бирегә килгән.

Наталья белән Ульянаны Чистайдагы Серафимовское зиратына җирләгәннәр. Бу кайгыдан гаилә башлыгы - әтиләре хастаханәгә эләккән. Натальяның әнисе фаҗигане бик авыр кичерә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар