Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы коточкыч фаҗига видеосы: әнисе белән баласы машинага тапталып үлде

69 яшьлек йөртүче идарә иткән "Мицубиси" машинасы "зебра" дан чыгып барган хатын-кыз белән аның кызын бәрдереп киткән.

news_top_970_100
Казандагы коточкыч фаҗига видеосы: әнисе белән баласы машинага тапталып үлде
11 сентябрьдә Казанның Мәскәү районында  җәяүлеләр юл аша чыга торган «зебра»да иномаркага тапталган 10 яшьлек кыз һәм аның әнисе  үлде. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән, "Татар-информ" хәбәр итте.

Һәлакәт көндез Ибраһимов проспектында 326 нчы йорт каршында көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә  булган. “Мицубиси” юл аша чыгып баручы хатын-кызны һәм баланы бәрдергән.

Башта чыккан мәгълүматлара буенча, бала хастаханәдә үлгән, аның әнисе дә авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәдә ята, диелгән иде.

Соңрак баланың анасы да һәлак булуы билгеле булды. Бу турыда "Татар-информ"га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Ачыкланганча, 35 яшьлек ханым һәм аның кызы алган имгәнүләрдән "Ашыгыч ярдәм" машинасында ук вафат булганнар.

Агентлыкка шәхси чыганакларыннан билгеле булганча, иномарка хуҗасы Казанда яшәүче 69 яшьлек ир-ат.

Юл фаҗигасе төшерелгән кадрларны "Татар-информ"ның шәхси чыганагы тапшырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100