Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда маэстро Фуат Мансуровны искә алу концерты ни өчен мәдәни вакыйгага әверелмәде?

Россиянең иң танылган дирижерларының берсе булган Фуат Мансуровның 90 еллыгына багышланган симфоник оркестр концерты Казан өчен зур вакыйга булмады.

news_top_970_100
Казанда маэстро Фуат Мансуровны искә алу концерты ни өчен мәдәни вакыйгага әверелмәде?
Татарстан бөек музыкант, Россиянең, Казахстанның һәм Татарстанның халык артисты, озак еллар Татарстан Республикасының симфоник оркестрын җитәкләгән Фуат Мансуровның 90 еллыгын Джакомо Мейербер, Жорж Бизе, Жюль Массне, Арам Хачатурян, Николай Римский-Корсаков, Михаил Ипполитов-Иванов әсәрләре яңгыраган симфоник оркестр концерты белән билгеләп үтте. Дөрес, бу Казанда Фуат Мансуров истәлегенә багышланган бердәнбер концерт түгел. Февраль аенда тагын ике концерт Фуат Мансуровка багышланачак.

Ә беренчесенә килгәндә, оештыручылар Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үткән “Фуат Мансуровка багышлана” дип аталган концерт программасын “ул яраткан, әмма хәзер сирәк яңгыраган” әсәрләрдән төзелүен әйтәләр. Концертның дирижеры Василий Вәлитов концерт программасының бернинди сорауларга урын калдырмаслык итеп камил төзелүен әйтә, Фуат Мансуровның интернациональ булуына басым ясый.

Моннан 10 ел элек, Фуат Мансуров үзе исән чакта, Казанда аның 80 яшьлегенә багышланган юбилей концертында Р.Яхин, Н.Җиһанов, Ж.Бизе, Дж.Верди, П.Чайковский, Р.Вагнер, И.Штраус һәм башка композиторларның музыкасы яңгыраган иде.

Концерт әйбәт, әмма вакыйга түгел

Россиянең иң танылган дирижерларының берсе булган Фуат Мансуровның 90 еллыгына багышланган симфоник оркестр концерты Казан өчен зур вакыйга булмады. Ул Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының һәр концерты кебек затлы, сыйфатлы традицион концерт иде. Зал тулы диярлек, хәтта өстәмә рәт итеп урындыклар да тезелгән. Әмма залда иҗат әһелләренең булмавы, VIP урыннарның бер ягында дүрт кенә кешенең утыруы, ә икенче ягы бөтенләй буш булуы күңелдә үпкә хисе уята. Юк, Фуат Шакировичның 90 еллык юбилеена багышланган концерт болай гына булырга тиеш түгел иде кебек. Әйдәгез, эмоцияләрне читкә куеп, аек акыл белән анализлап карыйк.

Кичәне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова ачып җибәрде. Үзе дә музыка белемле җитәкче ихластан матур, җылы чыгыш ясады: «Әлеге күренекле, искиткеч кешенең арабыздан китеп барганына җиде ел, без аны хәтердә саклыйбыз. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры составында сәхнәдә утырган музыкантлар, һичшиксез, коллектив традицияләрен, аның идеяләрен, фикерләрен дәвам итүчеләр”, – диде ул. Ул Фуат Мансуровның бик күп милли репертуарны уйнаган дирижер булуын ассызыклады.



Эльвира Рафаиловна үзенең студент чагында ук Фуат Шакирович концертларын тыңлавын сөйләде. “Мин Казан музыка училищесы студенты идем. Ул чакта әле бу зал урынында консерваториянең “стекляшкасы”. Фуат Шакирович Натан Григорьевич истәлегенә нинди концерт әзерләгән иде! Залның шыплап тулган, кешеләр баскычларга утырганнар иде. Оркестр Петр Чайковскийның 6нчы симфониясен уйнады. Ул яңгырашка сызлану да, моңлану да, сагыну да, юксыну да сыйган иде. Ул концерт музыка бәйрәме иде...” – диде Камалова.

Ни кызганыч, аннан соң килүчеләр маэстроның үзен искә алу кичәсен андый дәрәҗәдәге музыкаль вакыйга итмәделәр. Кабатлап әйтәм, Симфоник оркестрның чираттагы затлы, сыйфатлы традицион концерты иде.


Мәгълүмат өчен. Фуат Мансуров – СССРның халык артисты Натан Рахлин вафатыннан соң, сиксәненче елларда Татарстанның дәүләт симфоник оркестрын кабул итеп алган шәхес. Үзенең Казанга кайтуын «Кан тарта… Мин - татар, мин татар мәдәниятен йөртәм» дип аңлатуы билгеле. 2010 елда, Фуат Мансуровның вафатыннан соң, ул җитәкләгән оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры итеп Александр Сладковский чакырылды.

Сладковскийсыз...

Ни гаҗәп, Фуат Мансуровның 90 еллыгына багышланган Казан концертында Александр Сладковский катнашмады. Аның Юрий Башметның юбилеена багышланган фестивальгә чакырылган кунак буларак, Мәскәүдә икәнлеге билгеле иде. Дөрес, программага карасак, ул көнне күренекле музыкант һәм дирижер Юрий Башметның 65 еллыгына багышланган фестивальнең концерты юк иде. Фуат Мансуровны искә алу кичәсе 27есе үтсә, «Бенефис Альта» исемле концерт гыйнварның 28ендә иде. Әмма Александр Витальевич багышлау концертын коллегасы Василий Вәлитовка тапшырып, Мәскәүдә калуны хуп күргән булса кирәк. Бәлки, аның ул көнне Мәскәүдә булуының бик җитди сәбәпләре булгандыр – анысы безгә мәгълүм түгел.



 Сүз уңаеннан, Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының 50 еллыгына багышланган саллы китапта да Мансуров чорына зур урын бирелмәгән. Сүз сөреше Натан Рахлин чорына багышланган 1нче өлештән, Александр Славковскийга багышланган 2нче өлешкә күчкән. “До появления Александра Сладковского симфоническое дело в Казани давно уже не рифмовалось с такими понятиями, как “раскрученность” и “перспективность”... С 1985 по 2010 год сифонический оркестр Татарской филармонии держался, скажем так, на последнем дыхании...” – дип яза Казанда туып-үскән һәм Рөстәм Яхин, София Гобәйдуллиналар укыган 1нче музыка мәктәбен тәмамлаган музыка белгече Елена Черемных.

“Фуат Мансуровның исеме үзе бренд иде. Оркестрның репертуарында милли әсәрләр күп иде, гастрольләргә дә күп йөрдек”, - диде Фуат Мансуров чорында оркестрда эшләгән музыкант.

Вәлитов белән...




“Фуат Мансуровка багышлана” концертының дирижеры Василий Вәлитов иде. Нәсел тамырлары Казаннан, үзе Мәскәүдә туып, Мәскәүдә яши.

“Мин – диплом алган гына яшь режиссер, Мәскәүдә Фуат Мансуровның юбилей концертыннан канатланып, аның чираттагы концертына Казанга килдем. Репетициягә килеп, аннан аудиенция сорадым. Ул башта мине кочак җәеп каршыламаса да, аннары без уртак тел таптык. Ул дустыма, остазыма әверелде. Аның соңгы көннәренә кадәр без янәшә идек. Бергә гастрольләргә йөрдек. Мин ул киткәч кенә аның миңа нинди зур багаж калдыруын аңладым. Бөтен нәрсәгә өйрәнеп була, музыканың техник ягын камилләштерергә мөмкин, әмма син әсәргә, аның музыкаль теленә ачкыч ярата алмасаң, мануаль камиллекнең бер кыйммәте дә юк. Ул мине музыканы тоемларга өйрәтте”, - дип сөйләде Василий Вәлитов.

“Фуат Мансуровның сезне кабул итүе татар булуыгызга да бәйле идеме?” дип кызыксындым мин Василийдан. “Бәлки, бу да бардыр, әмма бу төп сәбәп түгелдер. Минем бөек маэстродан күбрәк алып каласым килү теләге якынайткандыр безне”, - диде ул һәм үз фикерен дәлилләр өчен Фуат Шакировичның интернациональ булуын әйтте. “Аны Казахстанда казах итеп, Мәскәүдә – москвич буларак яраттылар”, - диде ул. Шулай да, әллә минем соравыма каршы килеп кәефемне төшермәс өчен, әллә ихластан, “Әлбәттә, кан тарткандыр” дип, аларны бер милләт булу да берләштерүен таныды.

Пиарсыз...

Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска шалтыраттым. Дөресен әйткәндә, аның искә алу концертында булмавы гаҗәбрәк иде. Ул үзенең белми калуын әйтте. Гаҗәпләнмим – бөтен кеше Дәүләт зур концертлар алдыннан үтеп йөрми бит, ә башка җирдә концерт игъланын күрмәдем. Күрәсең, Фуат Мансуров шәхесе белән бәйле иҗади шәхесләргә дә махсус чакырулар таратылмаган.



Ренат Мәгъсумович Фуат Мансуровның бик милли җанлы шәхес булуына басым ясады. “Ул Нәҗип Җиһанов әсәрләрен, Фәрит Яруллинның “Шүрәле”сен бик ярата иде. Үзенең татар кешесе булуы белән горурлана иде. Үзенең Мәскәүнең Большой театрында дирижер булып эшләгән бердәнбер татар кешесе булуына горурлана иде, - диде Ренат Харис. - Без аралашып яшәдек. Без хәтта аның белән Рөстәм Яхин музыкасына балет та язарга җыенган идек. Композиторның төрле әсәрләреннән музыкалар алып, мин либретто язарга тиеш идем. мин ул либреттоны яздым да... Әмма ләкин соңгы елларында авырды да бит инде, без хыялыбызны тормышка ашыра алмый калдык”.

Дәвамы булачак...

Фуат Мансуровка багышланган икенче концерт Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестивале кысаларында булачак. Ягъни, Татарстан Дәүләт симфоник оркестры инициативасы белән гамәлгә куелган фестивальнең беренче концерты күренекле дирижерга багышлана. Программада – милли композиторлар Нәҗип Җиһанов, Әнвәр Бакиров, Заһид Хәбибуллин, Резеда Әхиярова, Шамил Шәрифуллин һәм башкаларның милли әсәрләре. Дирижер - Александр Сладковский. Фестивальнең арт-директоры – музыка белгече, профессор Вадим Дулат-Алеев.

Димәк, 17 февральдә булачак концерт Фуат Мансуровның милли җанлы шәхес булуын ачар дип өметләнергә нигез бар.



Өченче концерт та була. Анысын 18 февральдә үзләренең “Брависсимо” абонементы кысаларында “Яңа музыка” оркестры тәкъдим итәчәк. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анна Гөлишәмбарова – Фуат Мансуровның яраткан укучысы. Мин данлыклы дирижерның үз укучысын бер матбугат конференциясендә журналистларга тәкъдим итүен дә хәтерлим әле.

Татарстан Дәүләт симфоник оркестры «Рахлинские сезоны», «Белая сирень», «Казанская осень», «Concordia», «Денис Мацуев у друзей» һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” фестивальләрен уздыра. Их шулар янына тагын берсе – Фуат Мансуров исемен йөрткәне дә өстәлсен иде. Ул талантлы яшь дирижерларның үз-үзләрен таныту урыны булсын иде. Хыялмы? Бәлки...



Мәгълүмат өчен. Фуат Мансуров – Россия дәүләт академия зур театрында 40 ел дирижёр булып эшләгән бердәнбер музыкант. Ул Казахстан Дәүләт симфоник оркестры баш дирижеры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры баш дирижеры һәм Татарстан симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе (1986-2010 еллар), Мәскәү, Казан дәүләт консерваторияләре профессоры була.

Мансуров Фуат Шакирович 1928 елның 10 гыйнварында Алма-Ата шәһәрендә туган. 2010 елның 12 июнендә Мәскәүдә вафат була. Троекурово зиратында җирләнгән. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан моннан берничә ел элек аның каберенә һәйкәл-таш куелды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100