news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда көрәш буенча командалар беренчелеге узды – җиңүчеләр

news_top
Казанда көрәш буенча командалар беренчелеге узды  – җиңүчеләр
Фото: «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

Бүген Казанның «Тулпар» спорт сараенда 2008–2009 нчы елгы яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан Республикасы командалары беренчелеге узды.

17-18 яшьлек егетләр арасында ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 9 авырлык үлчәвендә – 50 кг га кадәр, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 90 кг һәм 110 кг га кадәр үлчәү авырлыкларында 250гә якын көрәшче бил алышты.

Ярышларда беренче урынга Казанның «Зилант» командасы лаек булды, икенче урында шулай ук Казаннан Яңа Савин районы командасы, өченче –Чаллы, ә дүртенче урынны Балтач районы командасы яулады.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Фото: «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар