news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда 11 кешене бәрдергән таксистның канында наркотик эзләре табылган

news_top

Казанның Вишневский урамында коточкыч юл-транспорт һәлакәте оештырган таксистның биоматериалында амфетамин һәм марихуана эзләре табылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.

«Биоматериалларны тирәнтен тикшерү нәтиҗәсендә амфетамин һәм марихуана эзләре табылды. Хәзерге вакытта административ кулга алу мәсьәләсе хәл ителә», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Бу экспертиза тыелган матдәләрне куллануның конкрет вакытын билгеләргә мөмкинлек бирми, дип ассызыклана. Машина йөртүче сүзләренчә, ул наркотикларны 1 айдан артык элек кулланган.

Хәбәр ителгәнчә, кичә Вишневский урамында таксист тукталыш янындагы кешеләр төркеменә барып керә. 11 кеше төрле җәрәхәтләр ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар