Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланы төшереп җибәрүләрен өшкерүче-күрәзәчедән белдем, әмма исбатлый алмыйм»

news_top_970_100
«Баланы төшереп җибәрүләрен өшкерүче-күрәзәчедән белдем, әмма исбатлый алмыйм»
Аида Искәндәрованың шәхси архивы

Казанда яшәүче Аида Искәндәрованың язмышын кайнанасы аша белдем. Аның белән дә очраклы рәвештә таныштык. Бүгенге көндә Аида ире Илгиз белән өч бала үстерә. Өч баланың берсе - инвалид. Иренең сәламәтлеге нык какшау сәбәпле, ул да өйдә генә.

- Үзем мин Биектау районыннан. Казан дәүләт педагогия университетында география һәм биология укытучысы һөнәренә укып чыктым. Ирем Илгиз белән Казанда таныштык. Гаилә корып җибәрдек. Ирем, кайнанам белән бергә яши башладык. Беренче улыбыз Радик дөньяга килде. Ул сау-сәламәт булып туды. Барысы да яхшы иде. Радикка 2 яшь тулгач, икенче мәртәбә балага узганымны белдем. Ул вакытка ике балам булыр дип планлаштырдым. Декреттан декретка сикердем килеп чыга.

Икенче йөклелек чорым җиңел булды дип әйтә алмыйм. Проблемалар булды. Улыбыз Әмир белән йөкле булганда, күп белгечләр баламның үсешен күзәтте. Барысы да яхшы дип әйтеп килделәр. Табибларны гаеплисем килми. Ашыгыч рәвештә кесарев кисеме белән бала таптырдылар. Минемчә бик үк дөрес эшләмәделәр. Бала үз вакытына җитешеп тумады. Аны инкубаторга салдылар. Ярар, монысы белән. Табиб баланы караган вакытта төшереп җибәргән. Бала үлмәде, әмма баш миенә зыян килгән. Мин моны исбатлый алмыйм. Рәсми документлар миндә юк. Әмма мин моны беләм. Баш миенә кан сауган. Балам инвалид булып калды.

Баланы төшереп җибәрүләрен ел ярым элек массажга йөргән өшкерүче-күрәзәчедән белдем. Ул карады да, «Балагызны төшереп җибәргәннәр бит», диде. Әмирнең баш формасына игътибар итте. Бәрелүдән аның баш формасы дөрес формалашмаган. Өшкерүченең ярдәме белән баланың баш сөяген турайта алдык. Шәхсән үзем Әмир инкубаторында яткан аппарат белән нәрсәдер булган дип тә шикләндем, - дип күңелендәгесе белән уртаклашты Аида.

Хәзер Әмиргә 6 яшь. Аида аны Республикабызның клиник хастанәсендә тапкан була. Әмирнең авыр формадагы балалар параличы (ДЦП) һәм структур эпилепсия. Ул йөрми дә, утырмый да, сөйләшми дә, үз куллары белән ризыкны кабып та ашый алмый. Әнисе күкрәк баласын карагандай карый. Әмирнең сау-сәламәт абыйсы, сеңлесе бар. Сеңлесе Риана исемле. Аңа 5 яшь. Абыйсы да, сеңлесе дә Әмирне бик яраталар. Кызганыч, бер-берләре белән уйный да, аралаша да алмыйлар. Әлбәттә, бу күренешне күрү якыннарына гына түгел, чит кешегә дә авыр.

- Ирем авыр эштә эшләде. Пневмония белән авырды. Эшкә чыгып эшләргә рәте юк. Җитмәсә, бу көннәрдә аягын сындырды. Илгиз эшкә чыгып эшли алмагач, аның да эче нык поша. Гаиләгә булыша алмыйм, ди. Кайнанабыз ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша. Үзем дә булдыра алган кадәр тырышам. Кыйммәтле дарулар алырга кушалар. Аңа да зур акчалар кирәк, - ди Аида.

2018 елдан бирле Әмиргә Сабрил дигән препарат эчәргә кушалар. Моңарчы төрле дару препаратлары кабул иткән булалар, шул исәптән гормональ булганнарын да. Сабрил безнең Россия территорисендә теркәлмәгән. Аны чит илдә генә сатып алырга мөмкин. Башта Германиядән заказ белән кайтара торган булганнар. Бер дару кабы 17000 сум. Хәзер Әмиргә әти-әнисе Чехия җитештергәнен заказ белән кайтарта. 1 кабында 100 таблетка һәм ул 11500 сумга төшә. Әлеге Сарбил препаратын Мәскәү профессоры, невролог, эпилептолог Петрухин Андрей Сергеевич яза.

- Казанның 7 нче балалар дәваханәсеннән юллама алып, психоневрологик авыруы булган инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгендә булдык. Анда безгә массаж ясадылар. ЛФКга йөрдек. Әмма уңай нәтиҗәләр күрмәдек. Әйтергә кирәк, төп күзәтү һәм дәвалауны Казанның 8 нче неврологик хастаханәсендә уздык. Ел ярым элек өшкерүче-күрәзәчедә 3 курс дәвалау массажы алдык. Шуннан соң Әмирнең сәламәтлеге бераз яхшырып китте. Мускуллары барлыкка килде. Ничек тә булса, утырырга тырыша башлады. Куллары, аяклары хәрәкәтләнергә тотынды. ​Дәвалаучы апаның бер сеансы 1500 сум тора. Ә безгә 10-15 көнгә сузылган массаж курсы алырга кирәк. Тагын акча дигән сүз. Өйдә утырган ата-ата өчен бу зур сумма. Моңарчы бер дә газеталарга чыгып, ярдәм сораганым булмады. Нәрсә эшләргә дә белмим. Аптырагач, сездән ярдәм сорыйм. Интертат.ру аша безнең гаиләгә ярдәм итә алучылар табылса, бик рәхмәтле булыр идек, - диде Аида.

​Кечкенә Әмиргә ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны 2202200418036180 номерлы Сбербанк картасына яки 89063225245 номерлы Сбербанк онлайнга (Аида Вагизовна И) күчерә ала. Бер тамчыдан күл җыела, диләр. Кем күпме булдыра ала. Изге гамәлләр эшләп калыйк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100