Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда ике бала атасы булган полицейскийны бәрдереп үтергән Артурның психик авыруы булуы ачыкланган (җинаять хроникасы)

Бер инспектор үлде, икенчесе хастаханәдә, "БМВ" йөртүчесе үзе дә имгәнеп, хастаханәдә ятты.

news_top_970_100
Казанда ике бала атасы булган полицейскийны бәрдереп үтергән Артурның психик авыруы булуы ачыкланган (җинаять хроникасы)

31 яшьлек Артур Сатрутдиновны полиция хезмәткәрен үтерүдә гаепләп, хөкем итәләр. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

27 апрельдә полиция хезмәткәрләре Казанда Восстание урамында юл кагыйдәләрен бозган машинаны туктатырга җыенган. Тик ул буйсыйнмыйча, качып киткән. Полиция машинасы аның артыннан куа башлаган.

Машина рулендә исерек Сатрутдинов утырган. Автомобиль исә аның әнисенеке булган. Гаепләнүче полиция хезмәткәрләренә буйсынмыйча, урыннан качарга тырышкан. Бу машина Волгоградская һәм Декабристов урамнары чатына җиткәч, каршыга килүче полиция машинасына махсус бәрелгән. Полиция хезмәткәрләре утырган “Лада Приора” зәңгәр утларын яндырып Артурга каршы килә торган булган. 

Сатрутдинов килеп бәрелгәч, ике полицейскийны төрле травмалар белән, хастаханәгә илткәннәр. Аларның берсе соңрак үлгән.

  • Бер инспектор үлде, икенчесе хастаханәдә, "БМВ" йөртүчесе үзе дә имгәнеп, хастаханәдә ята, дип "Татар-информ" хәбәр иткән иде.

Моннан тыш, патруль хезмәте машинасы җитди җимерелгән. 393 меңлек зыян килгән.

Артур Сатрутдинов гаебен танымаган. Суд аны сак астына алырга карар чыгарган.

Суд-психиатрия экспертизасы буенча, Сатрутдиновта психик тайпылышлар булуы ачыкланган. Аның берничә төрле психоактив матдәгә бәйле булуы билгеләнгән.

  • Казанның Юл патруль хезмәте инспекторы вафат булган юл һәлакәтендә гаепле кеше ике ел элек судны Республика наркология диспансерыннан алган ялган белешмә белән алдаган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр иткән иде.

Тикшерүчеләр Сатрутдиновның гаебен исбатлау өчен җитәрлек дәлилләр туплаган. Җинаять эшен Татарстан Югары судына тапшырганнар.

Казанда "БМВ" машинасын тоткарлаганда ЮХИДИ инспекторы һәлак булган авария видеосы чыккан иде.

Әлеге фаҗигадән соң, ЮХИДИ идарәсендә узган брифингта Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдерахманов аңлатма бирде.

"Экипаж аңлы рәвештә эш иткән. Видеодан күренгәнчә, "БМВ" шәһәр үзәгенә юл тоткан, ә юл-патруль хезмәте аны тоткарлау максатыннан, каршысына чыккан. "Приора"ның "узышчы"ның юлына каршы басуы һәм бәрелүе нибары 4 секунд эчендә булган хәл", - диде Габдрахманов.

  • Һәлак булган полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калган

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100