Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда һәлак булган ЮХИДИ инспекторының ике баласы ятим калды (авария видеосы)

Казанда "БМВ" тоткарлаганда төнге авариядә полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булган.

news_top_970_100
Казанда һәлак булган ЮХИДИ инспекторының ике баласы ятим калды (авария видеосы)

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр иткән.

Бүген төнлә юл-патруль хезмәте инспекторлары үзен адекват тотмаган «БМВ» шоферын туктатырга тырышып караса да, ул полицейскийларның таләбенә буйсынмаган һәм аны куа киткәннәр.

Немец автомобиле гаять зур тизлектә светофорның кызыл утына чыккан һәм ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәте машинасына килеп бәрелгән, дип язган идек.

Авариядә җитди тән җәрәхәтләре алган Юрий Матренинны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калган. 

Казанда юл-патруль хезмәте машинасы белән бәрелешкән "БМВ" шоферына карата җинаять эше ачылган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән. 

"БМВ"ның 31 яшьлек йөртүчесенә РФ Җинаять кодексының "Юл йөрү кагыйдәләрен һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча гаепләү белдерелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100