Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызларны җыя алдык, ә егетләрне эзләве авыр булыр»: гыйффәтле туташлар өчен ифтар узды

Кичә Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина гыйффәтле туташлар өчен ифтар уздырды. Вокзал янындагы ресторанда ифтар кылган Казанның 150 «энҗе бөртеге» белән «Интертат» журналисты аралашты.

news_top_970_100
«Кызларны җыя алдык, ә егетләрне эзләве авыр булыр»: гыйффәтле туташлар өчен ифтар узды

Казанда «гыйффәтле туташлар өчен ифтар уза» дигәнне ишеткәч, башта гаҗәпләнеп калдым. Әллә никадәр сорау туды күңелемдә. Нәрсә?! Нигә? Ни өчен? Ничек? Шул сорауларга җавап табу өчен, ифтар уздыручылардан рөхсәт алып, шунда юл тоттым.

Солтан сарае капкасына охшаган ишек төбенә якынлашканда каршыма бер төркем яшь мөслимәләр килә иде. Араларында өлкәнрәк яшьтәге апа да күренде. Бер тапкыр да никахта булмадымы икән дип уйлап куйдым. Гыйффәтле туташлар өчен ифтар дигәч тә.... Тукта, нигә башта шундый уй килде соң әле? Бәлки, ул оештыручыларның берседер.

Шулай уйлана-уйлана хан сарае ишеген ачып кердем. Ул ишек бөтен бинаны яңгыратырлык көчле тавыш белән ябылды. Әстәгъфирулла! Куркуымнан сискәнеп киттем. Ишектән керүгә үк көзге эленеп тора, шунда тиз генә яулыгымны бәйләдем дә, кызыл келәм түшәлгән баскычлардан менеп киттем. Пәлтәне гардеробта торган егеткә тапшырдым да залга уздым. 

Шәрык стилендәге залның диварлары аркалар белән ясалган. Бөтен тишектән дә кереп була диярлек. Залда шактый гына халык җыелган иде инде – барысы да яшь кызлар. Төп өстәл янында олырак апалар күренә. Официант егетләр узып китте. Гардеробта торучы егет һәм официантлар ифтарның төп темасын беләме икән? Яннарында шулкадәр саф кызлар йөргәнен белсәләр, нәрсә хис итәрләр иде икән?

Оештыручы – Наилә ханым Җиһаншина кызлар утырган өстәлләр янына килеп: «Кызлар, барысы да әйбәтме, ошыймы?» - дип сораштырып йөри иде. Барып исәнләштем дә, читкәрәк китеп сөйләшеп алдык.

«Монда барысы да гыйффәтле!»

Наилә ханым, нигә ифтарны гыйффәтле кызлар өчен генә үткәрергә булдыгыз?

Безнең ният – 17-25 яшьлек кызларыбызны дуслаштыру, таныштыру. Урыннарыбыз чикле булгач, 150 кыз-баланы гына җыя алдык. 30 яшькә кадәр дип билгеләгән булсак, урыннар күбрәк кирәк булыр иде. 

Менә, мәсәлән, еш кына яулык мәсьәләсе килеп чыга. Яшьләр «бәйли алмыйбыз», «оялабыз», ди. Татар халкында яулык булган бит, яулыкны бәйләргә оялмаска кирәк. Кызлар бер-берсе белән аралашкач, көчләре арта, бер-берсенә ярдәм итәләр, киңәш бирәләр. 

Мөслимәләр берлеге 15 ел эшләп килә. Без һәрвакыт абыстайлар дип чабып йөрдек, абыстайлар белән эшләдек. Хәзер инде иҗтимагый хәрәкәткә күбрәк яшь буынны тартырга ният бар. Урта буын хатын-кызлар бала карый, аларны өйдән чыгарырга авыррак. Безгә яшьләр һәм олылар кала. Киләчәктә, иншаллаһ, яшьләр өчен төрле проектлар булачак. Гомумән, бу кызлардан лидерлар ясарга ният, проектларны алар җитәкли алачак.

Кызларны ничек сайлап алдыгыз?

Казан шәһәрендә һәр районда бер куратор бар – абыстайлар. Алар гыйлем белән дә, тәҗрибә белән дә аерылып тора. Кызларны шул абыстайларыбыз җыйды. Кызларның барысы да абыстайларның кул астында эшли.

Нинди критерийлар буенча сайландылар?

Җәмгыятьтә төрле кешеләр бар. Кемдер өйдә утыра, миңа берни дә кирәк түгел, үзем өчен генә яшим, ди. Тагын бер төркем кеше үзе өчен генә яшәми. Кайдадыр файдалы булыйм, ниндидер изгелек эшлим дип ашыгалар. Кызлар шул актив позицияләре буенча сайланды.

Ә гыйффәтле булу?

Монда барысы да гыйффәтле! Алар әле кияүдә түгел, бала тапмаган. Барысы да тәртип, тәүфыйк белән үскән. Гыйффәтле дигән сүзне иң әхлакый кагыйдәләр буенча тәрбияләгән чәчәк кебек кызга карата әйтәләр бит инде. Гыйффәтлелекне без дә ассызыкладык, чөнки алар чыннан да әле егет йөзе күрмәгән. Безнең татарда ул бик кыйммәт әйбер. Үзем төрле буын хатын-кызлар белән эшлим. 30-40 яшьлек гыйффәтле хатын-кызларыбыз килә. Мин аларга гаҗәпләнәм! Алар үзләре исламда да түгел – дөньявилар, үзләренең сафлыкларын саклыйлар. Ничек инде, дим. Менә ул бит тәрбия, әхлак. Гыйффәтлелек ул яулыктан тормый. Безнең милләт бик көчле ул, сөбханалла. Аның киләчәге зур.

Гыйффәтле булуны берничек тә тикшереп булмый...

Без ышанабыз инде.

Хатын-кыздан: «Син гыйффәтлеме?» - дип кем сорый ала? Әхлакый яктан дөресме ул? Хатын-кыз җавап бирергә тиешме?

Мин сорый алам. Гыйффәтлелек бит кешенең сөйләме, тырышлыгыннан да күренә инде. Кемдер җавап бирә ала, кемдер ояла. Кеше янына килеп, маңгаена бәреп сорый алмыйсың, әлбәттә. Аралаша торгач, дуслашкач, аңлыйсың инде.

Бер хатын-кыз икенче хатын-кыздан сорый аламы?

Әйе, сорый ала.

Ир-ат сорый аламы?

Ниндидер егет беренче күрешүдә үк кыздан сорый икән, ул инде кыз баланы бераз кимсетә торган әйбер. Белмәгән кеше сорагач, кыз бала оялырга да мөмкин. Менә мин үзем дә хатын-кыз, килеп сорасалар, кыенсыныр идем. Ул синең эчке дөньяң, бер күргән кешегә ачып бирергә дә тиеш түгелсең. Кызның әнисе, апасы, сеңлесе, кыз туганы бар. Егет алар аша белергә мөмкин.

Егет кеше кызны хатынлыкка алганда да аның гыйффәтлелеге турында сорарга тиеш түгел дигән сүзне ишеткәнем бар.

Сорый-сорый. Ул мәсьәлә аның өчен мөһим булса, кияүгә алганда сорарга тиеш. Ник? Никахлашалар да, иртә белән аерылышалар. Никах-туйларның чыгымнары да бар, зур мал түгәләр, шуңа алдан сорый ала. Иртә белән гыйффәтле булмау ачыкланса, алар аерылыша. Нәрсәгә кирәк алай!?

Бүгенге көндә кызның гыйффәтле булуы егетләр өчен мөһим. Егетләрнең күбесе кызыксына. Ул халыкның дингә якынаюы, традицияләрнең яңаруы белән бәйлеме икән, белмим. Беренче никах алдыннан егетләр сорый. Ул егет кеше өчен дә беренче булырга мөмкин. Кыз да егеттән сорый ала. Никахка кадәр чын, саф ният белән аралашалар икән, алар бер-берсе турында белергә тиеш. Белмәгән очракта никахлары тотрыклы булмаска мөмкин.

«Гыйффәтле егетләрне эзләргә авыр булыр»

Кызлар өчен егетләрнең гыйффәтле булуы мөһимме?

Мин кызлар белән егетләрне кавыштыру буенча да эш алып барам. Унике ел дәвамында ул сорауны берсенең дә биргәне юк. Егет кешегә мөмкин дип карыйлар, чөнки егетнең кызлыгы юк, ул бернәрсә югалтмый. Шуңа күрә башларында да юк ул сорау.

Гыйффәтле егетләр өчен очрашу уздыру турында уйламыйсызмы?

Андый егетләрне таба алсак (көлә)! Эзләргә авыр булыр. Исламга кадәр аларның күбесенең дөньяви тормыш булган. Дөньяви тормышта алар күпне күргән, күпне белгән, аннан соң дингә килгәннәр. Шундыйлар күбрәк. Гыйффәтле егетләрне балалар бакчасыннан яки мәктәптән эзләргә кирәк. Анда да югары сыйныфлардан түгел.

Кызлар арасында да дөньяви тормыш алып барганнан соң дингә килүчеләр бар. Ничек кенә теләсә дә гыйффәтлелекне кайтарып булмый инде...

Гыйффәтлелек бер тапкыр гына бирелә бит инде. Менә шуңа катнашучыларның яшен бик кыстык. Кешенең гомере башлана гына әле. Әйтик, алар әле өлгерделәр генә. Абыстайлар кызларны гаиләләре буенча да сайлады. Әти-әнисенең кайда эшләвенә дә игьтибар бирделәр.

Бүгенге көндә гыйффәтлелекнең кыйммәте бармы?

Ул бик кирәк. Безнең милләттә аны яңадан торгызырга кирәк. Хәзер күбесе европалаша бит инде. Европада бертөрле кием, бертөрле кыяфәт, бертөрле яшәеш. «Безгә ирек кирәк!», дип торлар. «Бала, ир кирәк түгел, үзем өчен генә яшим», дигән тенденция безгә дә килеп җитте. Андый әйбер күп. Ул проблема белән шөгыльләнергә кирәк.

Ифтарга гыйффәтле кызларны гына чакыру сафлыгын югалткан кызларның хис-тойгыларын кимсетмиме?

Ий Аллам, соң гыйффәтле булмагач, нәрсәгә үпкәләргә инде! Без бит инде шул энҗе бөртекләрен тартып чыгарып, үзебезнең арага утыртырга теләдек. Менә син гыйффәтле түгел, сине чакырмадылар дип үпкәләп утырасы юк, аларны да чакыручы булыр. Мәсәлән, иртәгә гомумән хатын-кызлар өчен ифтар үткәрәбез. Рәхәтләнеп килә алалар, анда 250 кешене җыябыз. Монда бары тик безнең шундый теләк булды.

Казанда шундый энҗе бөртекләренең күпме булуын күрәсебез килде. Хакыбыз бар бит. Бу беркемнең дә хокукын кысмый. Гыйффәтле туташ - ул бик күркәм, никахларына кадәр тугры булып калсыннар иде, никахлары да гомерлек булсын, - диде ифтарның хуҗабикәсе.

Ифтарга килгән бердәнбер егет

Чараны башларга вакыт җиткән иде, ифтарга кадәр аз гына вакыт калып килә, Наилә ханымны килеп кисәттеләр. Мин урын эзләп залга кердем. Буш урыннарны күзлим. Бер өстәл артында дүрт урын буш, берсенә утыра башлаган идем, урыннар буш түгел, диделәр. Икенче өстәл артына утыра башлаган идем, анысы да буш булмады. Яныма зәңгәр күлмәкле кыз килде дә, үз өстәлләре артына чакырды. Аллаһының рәхмәтләре яусын.

Утырдым, урнаштым, карасам, өстәл артында каршы якта ике бәләкәй бала да утыра. Берсе – кыз, берсе – малай. Икесе дә мәктәп формасыннан.  Бу егет гыйффәтле кызларның нинди булырга тиешлеген күзаллап калачак инде. Ул минем янда утырган кыз белән күз кысышып, уйнашып утыргач, ул кыздан: «Туганыгызмы әллә?» - дип сорап куйдым. Юк, ди. Күршем Гөлия башлангыч сыйныфлар укытучысы булып чыкты. Шуңа ул бала белән уртак телне тиз тапкандыр. Бәләкәй кыз планшет тотып утыра иде, уенчыгы белән дә уйнап алды. Балалар ифтарны оештыруда ярдәм итүче бер ханымның җимешләре булып чыкты. Ул ханым үзе күрше өстәл артында утыра иде.

Наилә ханым килгән кунакларны сәламләгәндә, күзем түшәмгә төште. Ярымшар формасындагы ялган тәрәзәләрдән имеш зәңгәр күктәге ак болытлар күренә. Болытлары гына йөзми. Икенче караштан күктән җиргә төшәсең: биология дәреслегендә үрмәкүч күзенең зурайтылган рәсеме бар иде, шул искә төште.

Залны күзаллап чыккач, караш өстәл читенә барып төртелде. Аның бер чите кителгән. Ул урынны «шпаклевка» сыман нәрсә белән сылап куйганнар. Өстәл өстендәге пыяла селкенеп тормасын өчен кәгазь кыстырып куелган. Мәңгелек система инде ул. Ресторан хуҗаларына бераз шелтә әйтәсем килә. «Шах» рестораны дип атаганнар, шундый атамалы булса да, Хан сарае кебек биналарның да эчендә ямаулы урыннар бар. Шуны гына төзәтеп куйсалар булыр иде инде дип уйладым – татарның асыл кызлары җыелган бит монда.

Залда Коръән сүзләре яңгырады, авыз ачтык. Бер кыз массаж ясау буенча осталык дәресе күрсәтергә дип чыкты. Залда яулыкны мин генә ныклап бәйләмәгән икән. Башка, биткә, муенга массаж хәрәкәтләрен күрсәтү өчен минем чыгуымны сорадылар. Ризалаштым. Башта ятарга кирәк була дигәннәр иде, утырып тору да җитте. Муендагы гомер сизмәгән мускулларны сиздем. Шул халәттә урыныма кайтып утырдым.

«Кызларга хатын-кызның гаиләдәге роле турында аңлатам»

Тамак төбеннән төшә алмый интеккән коры дөге бөртекләрен су белән йотып җибәрергә тырышып утырганда, бер кыз «Ачы тау» җырын башкарды. Искиткеч моңлы итеп җырлады. Музыкага кушылып түгел, үзе генә җырлады. Мәликә исемле кыз иде ул. Ул әнисе белән килгән. Сөмбел апа Кәримова ифтарга өч кызы белән килгән. Кызларны чакырганнар да, үзегез дә килегез дигәннәр. Кызларның олысына – 15, икенчесенә – 12, кечесенә – 9 яшь. Кызларның чакырылуы сәер, юкса яшь чиге 17 яшьтән башлана диделәр бит.

Сөмбел ханым, кызлар гыйффәтлелекне сакласын өчен нинди тәрбия бирәсез?

Без әле ул чорга барып җитмәдек дип уйлый идем. Бер яктан15 яшь инде – күчү яше. Әни кешенең мисалында тәрбияләргә кирәк дип уйлыйм. Хәзерге заманда кирәкмәгән мәгълүмат та бик күп, шуңа күрә бала белән дөрес итеп сөйләшергә кирәк. Кызлар белән җенси мөнәсәбәтләр темасына сөйләшмәсәк тә, хатын-кызның гаиләдәге роле турында аңлатам: үзен ничек тотарга тиеш, нинди вазифаларны үз өстенә ала. Әни кешенең иренә карата ничек мөнәсәбәт белдерүе дә мөһим үрнәк. Ир – баш, хатын – муен, гыйбарәсе нигезендә тәрбияләргә тырышам. Артык сөйләшмәскә, иреңне тыңларга, хөрмәт итәргә кирәк дип аңлатам. Менә мин дәшми калдым, юкса ызгыш булыр иде, дип мисал китерәм, - дип сөйләде ул.

Аңлашылды: игълан ителгән яшь чикләре әлләни сакланмаган, монда балалар да, ханымнар да бар. Тагын шунысы да бар: мин инде гыйффәтле булу темасына карата гыйбрәтле вәгазь булмасмы дигән идем. Анысы булмады шул. Кием турында тыңладык, әйткәнемчә, массаж ясарга өйрәндек. Файдалы мәгълүмат юк түгел анысы. Нигездә пәйгамбәрләргә багышланган викторина да булды.  

«Ирең синнән тынычлык алырга тиеш»

Оештыручыларга рәхмәт әйтеп, тоткан уразаларның кабул булуын теләп, дога кылдык та, күркәм чара тәмамланды. Күмәк фото ясаганнан соң, кызлар чыгу ягына алмашты. Алдымда барган ике кыз белән сөйләштем. 

Наилә Давыдова педагогика көллиятендә укый, тумышы белән Пенза өлкәсеннән. Ифтар турында тулай торактагы комендант әйткән. «Мин шунда ук «әйе» дип җавап бирдем. Монда кешеләр белән аралашасың, бергә авыз ачасың. Ул үзе бер могҗиза бит», – ди Наилә.

«Монда эләгүемә мин дә бик шат, – дип сүзгә кушылды Пайгина Мәдинә. – Казанда һәр очрашу күңелле уза. Һәр очрашуда файдалы мәгълүмат ишетәсең, кешеләр белән танышасың. Соңыннан күңел нур белән тула. Рамазан аенда җыелган нур бер елга җитә. Бүген шундый сүзләр яңгырады: мөселман кызына карагач, кеше тынычлык алырга тиеш. Чыннан да, мөселман кызы тынычлык бөркеп торырга тиеш. Ирләр белән аралашканда да шулай. Кияүдә булган очракта, ирең синнән тынычлык алырга тиеш дип уйлыйм». Ул да Пенза өлкәсеннән икән, КФУда укый.

«Беренчедән, хатын-кыз тыйнак булырга тиеш дип саныйм», – дип өстәде Наилә.

Тыйнак, тыйнак… Хәзерге заманда артык тыйнак булу да дөрес әйберме икән ул? Татар хатын-кызларына тыйнаклык геннарына салынгандыр инде ул. Тагын да тыйнак булыргамы? Мин ул сүзләр белән килешеп бетмим.

«Ирем, ике яшьлек улым бар»

Ишек төбенә төшеп җиттек – урамда яңгыр коя. Ишек төбендә бер төркем халык җыелды. Кем кайсы якка кайта, ничек фәлән урамга кайтып җитәргә дигән сораулар күтәрелде. Шәһәр районына куратор итеп билгеләнгән бер ханымга Тукай урамына кайтырга кирәк иде. Шунда бер кыз: «Мине хәзер ирем килеп ала. Без сезне кайтарып куя алабыз», - диде. Үзләре авиатөзелеш районына кайта икән. Шулай да теге апа трамвай белән кайтырга булды.

Бер сорау калды. Ире?

«Сезнең ирегез бармы?» - дим. «Әйе, ирем, ике яшьлек улым бар», - диде яшел күлмәкле кыз.

Әлфинә Сәфәргалиевага 24 яшь. Ифтар турында ул «Halal market» проектын оештыручы Гүзәл Абдрафиковадан белгән. Аңлавымча, Әлфинә яшь чикләре турында гына хәбәрдар булган. 

«Бик рәхәт булды. Кызлар белән таныштым. Минем үземнең дә намаз юлына басасым килә», – диде ул.

Монда гыйффәтле кызлар гына чакырулы дип уйлаган идем, дим. «Яшь буенча гына чикләр бар дип белдем», – диде ул миңа. 

Нәтиҗә: ифтарга гыйффәтле кызлар гына җыелмаган иде. Шулай да 99 проценты гыйффәтле дип ышанасы. Шулай ачык игълан итеп, гыйффәтле туташларның җыелганы булмагандыр әле Казанда. Нинди генә ифтарлар юк! Монысы да булды. Бәлки киләчәктә ниндидер яңа модага нигез салып, республикакүләм дәрәҗәгә күтәрелер, кем белә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100